ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: ФДБО “ Татар регионара ветеринария лабораториясе”ндә кабанның ит сынауларын тикшергәндә, Лаеш районының ҖЧҖ “Салават күпере” аучылык хуҗалыгы” ннан килгән кабан ите сынауларында трихинеллез табылды. Сак булыгыз.

 

Аучылар өчен белешмә.

Игътибар булыгыз трихинеллез !!!

 

Татарстан Республикасында  трихинелез белән авырый торган кабан табылды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүматны белергә  кирәк:

      Авыруның тасвирламасы:

Трихинеллез –  эшләү сәләтлелеген югалту белән яный торган,ә аерым очракларда үлемгә китерә торган кеше һәм имезүче хайваннар гельминотозы. Инвазиягә лихорадка, мускул авыртулары,бит  шешү, тире бетчәләве, ә авыр очракларда –миокард, үпкә,үзәк нерв системасына тию характерлы.

Инфекция чыганагы  –  капсула эчендә триххинеллакортлары булган, зарарсызландырылмаган трихинеллезлы итне ашау. Бу авыруны ияртү өчен 10-15 грамм  трихинеллезлы итне ашау җитә.

 Инфекция йөртүчеләре– аучылык хайваннары - аю, кыргый кабан, бурсык, байбак. 

 

       Кабан , бурсык, байбак  тота торган Татарстан Республикасы аучылары тиеш:

     Трихинеллоскопия уздыру өчен тоткан хайваннарның ит сынауларын ветеринария лабораториясенә бирергә.

Лабораториядән паразит юклыгы турында белешмә алмыйча бу төр хайваннарның итен ашамаска.

Трихинеллезлы итне  үзлегеңнән зарарсызландырмаска.

Авыру хайванның  гәүдәсен  юк итү өчен лабораториягә бирергә.


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә.Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 ”Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне  бирү һәм рәсмиләштерү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәк гаризаларны бирү тәртибен, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту  өчен рөхсәтнамә бланкасы  формаларын раслау турындагы”  боерыгы белән тәңгәл килеп, 17.06.2015 елдан аучылык байлыкларын табуга яңа рөхсәтнамә формалары кертелә.


7
июль, 2015 ел
сишәмбе

Җәй уртасына якынрак Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәләре, аю балалары ныгыдылар һәм шактый хәрәкәтчән була башладылар. Алар ризык эшләп кырларга баралар,  еш кына юл аша чыгалар һәм шунда  һәлак булалар.

Шуның белән бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш кырлары аша узганда,  аеруча игътибарлы булырга өндибез.  Шуның белән сез хайваннарның гомерен генә  түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

3
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның июнь аенда  Идарә белән 132 аучылык билеты бирелде.


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.07.2015 елдан № 479 Карары белән, 2015 елның 29 июнь көненнән Матвеев Юрий Борисович  Идарә башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнде.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Еш кына юлларга зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яралана. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр. Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга. Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин. Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Свияжск аучылык хуҗалыгында”, ә атап әйткәндә  ДБО “ Хайваннар саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында  Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен  экскурсия оештырды. Анда инде ике ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов ярдәмендә,  алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен  ярым ирекле шартларда үрчетү программасы тормышка ашырыла. Бу көнне Идарә хезмәткәрләре белән,  Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларга,  мараллар һәм кыр кәҗәләре өчен төзелгән яңа вольер буенча экскурсия оештырылды. Экскурсиянең ахыры  уенлы бәйгеләр һәм саф һавада уздырылган көндезге аш белән тәмамланды.


26
июнь, 2015 ел
җомга

1985 елдан башлап, ел саен 27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләнә. Бәйрәм, Римда 1984 елның  июль аенда узган,  Балыкчылыкның тәртибе һәм үсеше буенча халыкара конференция карары белән билгеләнде.

Ул көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар уздыралар. Уздырыла торган чаралар  тәҗрибәле балыкчыларны да, яңа башлаучы һәвәскәрләрне дә җыялар. Соңгы елларда  балык тоту ярышында  катнашучылар арасында  хатын-кызларны да ешрак күреп була. Һичшиксез, балык тоту – рухи һәм физик көчләрне ныгыту өчен яхшы чара булуын аңлаучы кеше күбәйгәннән күбәя бара.

Россиядә Балыкчы көне июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләнә.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүген, 25 июнь көнендә  Идел елгасында ( Аракчино бистәсе янында) «ProAnglersLeague» исемле көймәдән спиннинг белән балык тоту турнирының беренче этабы башлана. Ул турнир 2015 елның 2 июленә кадәр дәвам итәчәк.

«ProAnglersLeague» турниры 2012 елда барлыкка килде һәм бүгенге көндә Европада  көймәдән спиннинг белән балык тоту буенча иң зур  профессиональ турнир булып санала.  Турнир “тоттың-җибәр” принцибы буенча алып барыла, ягъни бар тоткан балык та суга тере килеш җибәрелә. Шуның белән турнир  актив яшәү рәвешен һәм илнең биологик байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International