ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан N 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2015 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә танышырга була.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр  ярдәмендә каурыйлы киекләрне аулау түбәндә күрсәтелгән вакытта алып барыла.

Сазлык – болын киекләре – 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәр;

Урман, болын һәм далаы киекләренә - 5 августтан 31 декабрьгә кадәр.

Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында,  аучылык байлыкларын  табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр) мөрәҗәгать итә аласыз.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 17 июленнән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 боерыгы белән

 аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе;

андый рөхсәтнамәләрне бирү өчен сорау кәгазьләрен һәм гаризаларны бирү тәртибе;

тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны табуга рөхсәтнамә бланкларының формалары расландылар.

Шуның белән бәйле рәвештә Идарә барлык аучыларны да  өстә күрсәтелгән боерык белән танышуларын сорый.

Аучылык билетын күрсәтеп ,рөхсәтнамәне гариза бирүче шәхси, яки  шәхесен раслый торган документ һәм  ышанычнамә күрсәтеп,аның вәкаләтле вәкиле алуын  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибенең 19 пункты белән билгеләнүенә сезнең игътибарыгызны

21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә кич белән республиканың Алабуга районында, Мәскәү – Уфа машина юлының 1035 нче километрында 14 модель “Лада” машинасы пошины бәреп екты. Җиңел машина йөртүчесе, Мәскәү юнәлешендә барган вакытта, “Кыргый хайваннар” билгесе чигендә һәвефсез тизлекне сайламаган һәм пошины таптаган.машина эчендә булган ир кешеләр  төрле имгәнүләр белән хастаханәгә салындылар, поши  шунда ук һәлак булды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне урман юлга якын булган  урыннарда, эңгер-меңгер һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук  юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклыкларны тоту кайгылы нәтиҗәләргә китермәскә булышачак.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районында,  РФ ҖК 256 маддәнең ( Үзйөрешле йөзү транспорт чарасын кулланып, уылдык чәчү урыннарында, алдан килешү буенча затлар төркеме белән, биологик су байлыкларын ( балык) хокуксыз тоту( аулау)) 3 бүлеге белән каралган җинаять эшләүдә гаепле булып танылган ике браконьерга хөкем чыгарылды.

20015 елның 5 майында, кич белән, җинаятьтә катнашучылар Балык Бистәсе районының территориясендә урнашкан Кама елгасының култыгында, көймә кулланып,  уылдык чәчү вакытында балыкны тотарга ярамаганны белә торып ятьмә куйдылар. Икенче көнне җинаятьчеләр 94 балык тотып алдылар. Шуның нәтиҗәсендә РФ биологик су байлыкларына 4,6 мең сумлык зыян китерелде.

Гражданнар үзләренең гаебен  тулысынча таныдылар.Аны исәпкә алып,хөкем һәрберсенә,100 мең сум штраф хөкем итте. Хөкем  хокуклы көченә кермәде.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 1нче ярты еллыгына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  белән уздырылган тикшерү чаралары  барышында 399 хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча беркетмәләр төзелде һәм гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарттыру турында карарлар чыгарылды.

Шул ук вакыт эчендә  табигать саклау кануннары буенча 5 җинаять эше ачылды.

Яңа Шешмә районында Идарә хезмәткәрләре белән браконьерлык очрагы ачылды. С. гражданины урманда, транспорт чарасының утын кулланып, караңгы вакытта куяннарны аулады. 21.01.2015елдан  Яңа Шешмә хөкеменең карары белән, бозучы, РФ ҖК  258 маддә 1 бүлек б пункты буенча, җинаять эшләүдә гаепле булып танылды. Шуның нәтиҗәсендә җинаятьчегә 15 мең сум штраф салдылар, ВАЗ 21213 «Нива» машинасын һәм  аучылык ату коралын тартып алдылар, ә шулай ук  5 куян тотып аучылык  байлыкларына китерелгән зыян өчен 7, 5 мең сум түләттеләр.

Яшел Үзәнең Свияжск аучылык хуҗалыгында, караңгы вакытта куяннарны аулаганда ике кеше тоттылар. 05.03.2015 елдан Яшел Үзән шәһәр хөкеменең карары белән  бозучылар җинаятьтә гаепле булып танылдылар. Аларның һәрберсенә 50 мең сум штраф салдылар, 3 ел дәвамында аучылык белән шөгылләнү хокукыннан мәхрүм иттеләр, аучылык ату коралын тартып алдылар, ә шулай ук  куян тотып аучылык  байлыкларына китерелгән зыян өчен 1, 5 мең сум акча түләттеләр

Иҗтимагый инспекторлар әйтүе буенча,  Чистай районында Идарә хезмәткәрләре белән, хокуксыз пошины аулаган өчен, Т. гражданины тотылды. 20.01.2015 елдан Үзән шәһәр хөкеменең карары белән, РФ ҖК 2 маддә а рункты буенча, браконьерлыкта гаепле булып танылды. Аңа 1 ел дәвамында төзәтү эшләре һәм  эш хокукыннан 10% тотып калу, ә шулай ук аучылык  байлыкларына китерелгән зыян өчен 120 мең сум акча түләү билгеләнде.

2015 елның беренче ярты еллыгында аучылык хуҗалыкларында 8 планлаштырылган тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында,  беркетелгән аучылык җир-суларында, аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау буенча, кирәкле биотехник чаралар тулы күләмдә яки бөтенләй дә уздырылмаган. Бу очрак буенча административ баваплылыкка 7 вазифаи зат һәм 1 юридик зат тарттырылды һәм гомуми 67,5 мең сумга штрафлар салынды.

2015 елның 25 апеленнән 10 июненнән алып Татарстан Республикасында “ Уылдык чәчү- 2015” исемендәге комплекслы оператив-өлгер чара  уздырылды. Чараны уздыру биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга юнәлтелгән иде.

Барлыгы Идарә һәм ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре белән ”Уылдык чәчү” чарасы барышында 225 рейд уздырылды, 21 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, 1738  хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды, полиция хезмәткәрләре белән уздырылган бердәм рейдлар нәтиҗәсендә, РФ ҖК 256 маддәсе “Биологик су ресурсларын хокуксыз табу” буенча, 2 җинаять эше ачылды.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарәдә коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә  “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә бүлегендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.


10
июль, 2015 ел
җомга

2015 елның 10 июленнән  № 509 “2016 елның 28 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормаларны  раслау турында” гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары көчкә керде. Аның белән  аучылык хуҗалыклары территорияләре буенча аучылык байлыкларын табу нормалары билгеләнде. Алар белән Идарәнең рәсми сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә                          “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International