ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 9 февралендә Казанда XXXII Бөтен Рәсәй массакүләм чаңгы узышы "Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” узды. Чабышлар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уздылар. Төп старт Залесный поселогының “Солнечный” лагерендә үткәрелде.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Иҗтимагый рәвештәге хайваннар клиникасы. Биек тау районының Ямәширмә авылындагы Гәбдельәхмәт Котдусовның эшчәнлеген шулай диеп билгеләргә була. Ул беркайчан да яраланган яисә көчсезләнгән кош яныннан үтеп китми. Гәбдельәхмәтнең “кечкенә дусларыбызга” киң күңелле булуы турында хәбәр еракка таралган.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе лачын (балобан) (Ruo 192Hn) табылганы турында мәгълүмат бирә. Лачынның хуҗасын, Идарәдә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча көтәбез. Элемтә өчен телефон (843)211-70-78

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – канун буенча эш итүне һәм гамәлдәге канун кагыйдәләрен саклау.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елда хокукый затларга һәм шәхси эшмәкәрләрга карата планлаштырылган тикшерүләрнең планын үтәү максаты белән, 2014 елның 3 февралендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” исемле иҗтимагый региональ оешмага карата планлаштырылган тикшерүне уздыра башлады.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә кабан дуңгызларына ау чоры дәвам итә. Ау кагыйдәләренең 52.4.матдәсе белән тәңгәл килеп, 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабан дуңгызларын киртә куеп, куып, этләр ярдәмендә тоту тыела. Яраланган кабан дуңгызларын гына тоту рөхсәт ителә. Үткән атна эчендә республиканың аучылык хуҗалыкларында 48 кабан дуңгызы табылды ( 2014 елның башыннан – 270 баш). Ау чоры 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк, ә 1 июнь көненнән яңадан ачылачак.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Яшел Үзән районы буенча районара башлыгы Виктора Хрычев сүзе буенча, аюны, аның танышлары, КаМАЗ машинасының йөртүчесе һәм экспедиторы, күрделәр. 14 гыйнвар көне алар урау трасса буенча күрше Волжск шәһәренә юл тоталар иде. Виктор Хрычёв, кайсы хайван турында сүз баруын белә, чөнки Яшел Үзән районының сул як ярында 3 кенә төр аю яши. Бу аюның билгеләре түбәндәге: аңа 3-4 ел, авырлыгы – 70 килограмм. Аюны, бу суыкларга хәтле булган, җылы һава торышы уяткандыр. Бу хайваннар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, аларны республика территориясендә ату тыела. Ләкин кешеләргә куркыныч янаса, кыргый хайванны юк итәргә дә мөмкиннәр. Аны үткәрү өчен максус рөхсәт алырга кирәк. Аюны соңгы мәртәбә күргәннән соң, һава торышы үзгәрде, аюның эзләре кар астында калды. Аюның табыш эзләп урман буйлап йөрүе турында, хәзер әйтү авыр. Ләкин саклану чараларын барыбер күрергә кирәк.
2014.28.01. № 44 “ 2014 елга ТР идарәләренең һәм министерстволарның квартал эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары белән тәңгәл килеп, 2014.31.01. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Д.А. Иванов катнашында Идарә хезмәткәрләре белән, “ ачык татарстан” порталында “ Идарә отчетлары” бердәм дәүләт системасында отчет урнаштыруның квартал күрсәткечләрен үтәү буенча , киңәшмә уздырылды.

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика халкын бу салкын көннәрдә кошларны ашатырга өнди. Бу эшчәнлек, безнең якларда кышларга калган һәм шуңа күрә суыктан һәм ачтан күпләп һәлак була торган, песнәкләрнең күбесенә (зур песнәк, бүрекле песнәк, озын койрыклы песнәк, зәңгәр песнәк, мыеклы песнәк, гаичка.), үрмәкошларга, купшылларга,сары чылпыкларга һәм бүтән вак чыпчыклар гаиләсендәге кошларга исән калырга булышачак. Әгәр дә теге яки бу кошның нинди җим яратканын белсәгез, аларны җим салып үзегезнең бакчагызга, балконыгызга, ишек алдыгызга ияләштерергә була

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мəглүмəт белдерә,2014 елның 16 гыйнварында Рәсәйнең Табигать министрлыгы аучылык байлыкларын аулау һәм саклау өлкәсендә хокуклы, РФ субъект ларының дәүләт хакимияте әгъзалары өчен уздырылган киңәшмә уздырды. Кидәшмә эшчәнлегендә 80 регионның вәкилләре, Идарә башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, ә шулай ук дәүләт кадастрын барлауны лицензияләү һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртипкә салу бүлегенең башлыгы Чиспияков Ринат Электронович катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International