Узган ялларда республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе чикләрендә, Дәүләт комитетының “Зөя буйлары” дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре коммуналь калдыклардан урманнарны чистартуда һәм урманның санитар хәленә ярдәм итүдә актив катнаштылар.
Шулай итеп, бу акция чикләрендә, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, республиканың Әгерҗе, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Спасс районнары территориясендәге урманнарны чистарту буенча чаралар уздырылды.
Республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе 13.04.2018 елдан 859-р номерлы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән расланды һәм 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорларда, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда, уңай санитария-экология хәлен булдыру максаты белән уздырыла.
Профессиональ бәйрәм - чик сакчысы көне белән котлау!
Чик сакчысы көне яз ахырында диярлек үткәрелүен күбесе инде белә, ә нәкъ менә 28 нче майны һәм елдан - елга үзгәрми.
Әмма аның максаты шактый әһәмиятле- Россиянең нинди куәтле дәүләт икәнлеген барысына да күрсәтергә һәм исбат итәргә, безнең чик корал сакчыларының хәрби рухын күтәрергә.
Татарстан республикасының дәүләт комитеты да , хезмәткәрләрне, ветераннарны, чик сакчысы әгъзаларын "Чик сакчысы көне" белән тәбрик итәләр һәм үзләренең хезмәти бурычларына намуслы мөнәсәбәттә булуларына рәхмәт белдерәләр.
Алга таба да сезгә яңа идеяләрнең , уйланылган планнарның тормышка ашырылуын , ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз!
Белемнәрне тикшерү 2018 елның 13 июнь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.
Документларны кабул итү вакыты:
- 2018 елның 24 апреленнән башлана;
- 2018 елның 4 июнендә тәмамлана.
Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин - 29 адресына җибәрелергә тиеш.
Мәгълүматның яңаруы артыннан Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Валериан Иванович 1928 елның 24 маенда ТАССРның Спасск шәһәрендә туган. 1952 елда Казан дәүләт университетының биология һәм җир факультетын тәмамлаган. 1965 елда «Идел-Кама төбәге җир-су хайваннары турындагы экологик-фауна фәнни очерк» исемле кандидат диссертациясен яклаган. 1967 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр университетта эшен дәвам итә.
Валериан Ивановичның фәнни кызыксыну өлкәсенә хайваннар экологиясе, дүрт аяклылар турындагы фән, табигать саклау, фән тарихы керә. Ул 350-дан артык бастыралган язмалар авторы һәм соавторы, шул исәптән 30-лап монография һәм китап авторы, Татарстанның Кызыл китабының авторларның берсе.
В.И.Гаранин фәнни төркем составында Куйбышев ГЭСның су басу зонасы тирәсендәге хайваннар дөньясын тикшерү буенча экспедиция эшләрендә катнашкан; Татарстанда Спасск төбәгендә генә яшәүче дала кара еланының яңа төрчәсен – Башкиров кара еланын Vipera renardi bashkirovi тасвирлауда катнашкан.
Аның укучылары арасында – табигать тыюлыкларның башлыклары, министлык җитәкчеләре, факультет деканнары, танылган фәннәр докторлары, фәнни институтлар хезмәткәрләре һәм башкалар.
В.И.Гаранин – фронтта катнашкан, 50 елдан артык стажлы укытучы, Халыкара педагогия академиясының әгъза-хәбәрчесе, Бөтенроссия табигать саклау җәмгыятенең һәм А.М.Никольский исемендәге Сөйрәлүчеләр җәмгыятенең мактаулы әгъзасы. «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигать министрлыгының 2010 елның 16 ноябрендәге 512 нче номерлы боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты буенча табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турындагы мәгълүмат (рөхсәтнамә) ау чоры тәмамлаганнан соң 20 көн дәвамында рөхсәтнамә алынган адрес буенча җибәрелергә тиеш (шәхсән яки хат белән).
2018 елның язгы ау чорында кош-корт табуга дип бирелгән рөхсәтнамәләрне рөхсәтнамә алынган адрес буенча 28 майга кадәр кайтарырга кирәк.
Мәгълүматны (рөхсәтнамәне) тапшырмаган очракта аучы Россия Федерациясенең административ хокук бозу кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла һәм аңа штраф салына.
22 майда Татарстан Республикасының Югары Ослан районында урнашкан Свияжск елгасы култыгында, “Балык – Булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру акциясе кысаларында булган йомгаклау чарасы булды .
Акцияне Татарстан Республикасының сәнәгый балык тоту оешмалары, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Төп идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, район белем бирү оешмалары булышуында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештырды.
Чара 11 майдан алып 20 майга кадәр булды.Акция Татарстан Республикасының тугыз муниципаль оешмасын чолгап алды (Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай) һәм 12 километрга чаклы ясалма уылдык чәчү урыннары ясалды һәм урнаштырылды.
Акциядә региональ әһәмияттәге Дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре, ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре, Казан энергетика университетының “Су биоресурслары һәм аквакультура” кафедрасы студентлары, ҖЧҖ «Биосфера – ФИШ», районның белем бирү оешмалары укучылары, иҗтимагый оешмалар, һәвәскәр балыкчылар катнаштылар.
Тулырак мәгълүмәтне түбәндәге ссылка буенча үтегез.
http://www.tatar-inform.ru/news/2018/05/23/612436/
http://trt-tv.ru/news/v-uste-reki-sviyaga-svili-gnezda-dlya-ryb/
Республиканың Балтач районында табигать саклау чаралары уздырылды
2018 елның 22 маенда Балтач районы буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, Балатач урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында Нормабаш тыюлыгы территориясендә урманны чистарттылар һәм “ Татарстанның чиста урманнары” һәм “Парклар маршы-2018” Республика табигать саклау акцияләре чикләрендә агач үсентеләре утырттылар.
Катнашучылар белән ясалма сулыкның су саклау зонасында нарат үсентеләре утыртылды һәм су янындагы урман каты көнкүреш чүпләреннән һәм чыбык-чабыклардан чистартылды.
Чарада 25 укучы катнашты, 300 агач үсентесе утыртылды һәм 3 гектар территория чистартылды.
Эш тәмамланганнан соң “ Парклар маршы” акциясендә катнашучыларны Комитет грамоталары белән бүләкләделәр, чәй һәм пәрәмәч белән сыйладылар.
Балык –булсын!” акциясенең алдан чыгарылган нәтиҗәләре
Су биологик ресурсларны саклау һәм үрчетү һәм Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының сулык мәйданнарында уылдык чәчүне уңай уздыру максатлары белән, 11 май көнне “Балык-булсын!” акциясе старт алды.
Бу чара барышында суга ясалма уылдык чәчү урыннары ясала һәм урнаштырыла. Уылдык чәчү урынының корылышы, үзе белән һәр метр саен ылыслы ботаклар(оялар), ә шулай ук (алга таба уылдык чәчү урыннарын белү өчен) йөкләр һәм калкавычлар эленеп куелган (100-150 метр озынлыктагы) бауны күз алдына китерә. Уылдык чәчү урыннары, вак балыклар чыкканнан соң, сулыктан алыналар һәм юк ителәләр.
18 май көненә инде 29670 оялык уылдык чәчү урыны куелды.
Фәнни мәгълүматлар буенча, бер оядан якынча сәнәгый файда 1,1-1,2 кг балык тәшкил итә. Туры килгәнчә 29670 оядан =34120,5 кг.
Бөтен Россия күләмендә тәләттәвечне санау
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 26 май көнендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә Бөтен Россия күләмендә тәләттәвечне хисаплау узачак.
Хисаплау сәгать 20.00 алып сәгать 22.00 кадәр узачак. Барлык теләүчеләр, аучылык биләмәләренә чыгып, бу чараны уздыруда катнаша алалар. Хисаплаудан соң, 15 июньгә кадәр хисаплау карточкасын тутырып, хисаплау мәгълүматларын алга таба эшкәртү өчен, Комитетка җибәрергә кирәк.
Хисаплауны уздыру методикасы белән безнең сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” >”Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы” бүлегендә танышырга була. Хисаплау карточкасын Дәүләт комитетында алырга яки үзлегеңнән принтер аша чыгарырга була. Ул карточчка тәләттәвечне хисаплау методикасына кушымта итеп бирелгән.