Гаризаларны тикшерү нәтиҗәсе буенча, катнашуа 585 гариза кертелмәде. Сәбәпләре түбәндәгеләр:
гаризалар билгеләнгән тәртипне бозып төзелгәннәр;
гаризаларда аулау каралмаган район күрсәтелгән;
гаризаларны тапшыру вакыты бозылган;
аучы гаризасында 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәтте.
Җирәбә салу 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00 Идарә бинасында узачак. Барлык теләгән кеше җирәбә салуда катнаша ала.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасы Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Бүген без республиканың су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен, беренче чиратта, сәнәгать балыкчылыгын оештырудагы һәм тотылган су ресурсларын бүлүдәге проблемаларны, карауга чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.
Ул билгеләп үткәнчә, балык запаслары торышына елгалар акваторияләрендә руда булмаган файдалы казылмаларны (ком, КГК) чыгару, елгаларга сәнәгать предприятиеләре калдыкларын агызып чыгару һәм экологик бөтенлекне торгызу өчен компенсатор чараларының җайга салынмавы йогынты ясый. «Республикадагы ситуация бу өлкәдә тәртип салуны таләп итә. Минем кушыум буенча Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан тикшерү уздырылды, аның материаллары бүгенге утырышка нигез булды», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда сулыкларның гомуми күләме – 4 мең кв. км. Республика территориясендә мәйданы буенча Иделдә иң зур булган Куйбышев сусаклагычы урнашкан.
«Шул ук вакытта анда тотылган су биологик ресурсларының хакыйкый күләме турында безнең мәгълүматыбыз юк. Ел саен республикада промысел алымы белән якынча 3,5 мең тонна балык тотыла, бу рәсми мәгълүматлар буенча, ә без белмәгәне экспертлар бәяләүләренә караганда легаль балык тотудан 3-5 мәртәбәгә артык», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың балык эшкәртү инфраструктурасы юк һәм ул өстәлмә бәяләргә керми, чөнки чимал эшкәртү өчен республикадан читкә китә.
Быел «Уылдык чәчү» операциясендә ведомствоара эшне әйбәт оештыру нәтиҗәсендә браконьерлыкка каршы көрәштә иң зур уңышларга ирешелде. Республика сулыкларыннан законсыз рәвештә тотылган 3115 ятмә алынды, 1663 зат административ җаваплылыкка тартылды.
Браконьерлыкның сәбәпләреннән берсе итеп Татарстан Президенты законсыз тотылган балыкны сатып алучы оешмаларның контрольсез булуын атады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук игътибар иткәнчә, күрелгән чараларга карамастан, чөгә балыгы популяциясе критик хәлдә. 90 нчы еллардан бирле аның саны 10 мәртәбә кимегән.
«Бүген республикада компенсатор рәвештә балык санын арттыру системасы каилләштерүне таләп итә. Балык хуҗалыклары үзләренең булган ресурсын кулланмый, ә аквакультураны үстерү буенча кабул ителгән программа дөреслектә эшләми», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу мәсьәләләрне хәл итү буенча бик күп федераль һәм республика контрольно-күзәтчелек органнары эшли. Һәрберсе үз участогында кирәген эшләп бетерми. Дөреслектә җайга салу юк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бу ситуация су биологик ресурсларын тотуда һәм эшкәртүне оештыруда тәртип салуга юнәлгән кичектергесез һәм системалы чаралар кабул итүне таләп итә».
Аннары нотыклар белән Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Марсель Сәмыйгуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов һәм сөләйман балыгын үрчетү берлеге президенты Александр Новиков чыгыш ясады.
Уытырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Ведомствоара совет оештыру тәкъдимен кертте, бу совет браконьерлыкка каршы көрәш эшчәнлеген җайга салачак.
Моннан тыш, Татарстан Президенты ассызыклаганча, браконьерларга каршы көрәштә граждан җәмгыятен активрак җәлеп итәргә кирәк, ягъни «Халык контроле» системасында аерым бүлек булдырырга кирәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 24 августында сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, җирәбә салу юлы белән, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча, Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 11 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур. 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
2016 елда Татарстан Республикасының аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын тоту өчен бирелә торган рөхсәтнамәләр бирү пунктлары
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына пөхсәтнамәләр алу өчен, җирәбәдә катнашуга гаризаларны кабул итү 2016 елның 12 августында сәгать 16.00 тәмамлана.
Идарә игътибарыгызны юнәлтә: бер төр хайванга бер үк заттан төрле районнарга бирелгән гаризалар каралмаячак. Шулай ук гаризаның бланкасын игьтибар белән тутыруыгызны, аңлаешлы язуыгызны һәм барлык каралган мәгълүматларны тутыруыгызны сорыйбыз.
Республикада ау вакыты киләсе норматив хокукый актлар белән билгеләнгән:
Өстә күрсәтелгән актлар белән тәңгәл килеп, су йөзүче киекләргә( үрдәк, каз, су тавыгы), сазлык-болын киекләренә( урман үрдәге, чуллык,гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге,бибек,тулес, улитлар,веретенник, кроншнеплар, тартар,сазлык үрдәге) , бүдәнәләргә, күгәрченнәргә һәм урман күгәрченнәренә аулау вакыты сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр , тәләттәвечкә сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр билгеләнде.
Мылтык асты этләре ярдәмендә (утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр) аучылык ату коралы белән аулау түбәндә күрсәтелгән вакытта алып барыла:
Сазлык – болын киекләре – 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәр;
Урман, болын һәм дала киекләренә - 5 августтан 31 декабрьгә кадәр.
Өстә күрсәтелгән ау Параметрлары белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы территориясендә соры кыр тавыгына, көртлеккә, суерга һәм боҗырга ау ябык.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны 2016 елның 12 август көненә сәгать 16.00 кадәр бирергә була.
Барлык аучылар да,15.01.2009 елдан № 5-ЗРТ Татарстан Республикасының Экологик кодексы һәм ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү комиссиясенең эш тәртибе турында Кагыйдәнамә белән урнаштырылган таләпләргә ( алга таба – Кагыйдәнамә) туры килеп, җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирә алалар.
Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучылар Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Гаризада Кагыйдәнамәнең 4.3. пункты белән билгеләнгән мәгълүматларны күрсәтәләр:
1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен,аучы аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;
3) аучылык байлыгының төре.
Игътибар итегез, Кагыйдәнамә белән билгеләнгән, гаризаларны кабул итмәү нигезләре:
1) Кагыйдәнамәнең 4.3. пунктында каралган мәгълүматлар күрсәтелмәгән;
2) гариза бирүче бер үк аучылык байлыгы төренә 1дән артык гариза биргән очракта;
3) гариза бирүче, үзенең гаризасында , 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәткән очракта.
Җирәбә салганда аучылык байлыклары киләсе тәртиптә уйнатылачак:
1) куышу вакытында ата хайваннар;
2) олы хайваннар;
3) 1 яшькә кадәрге хайваннар.
Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык төрләренә карата уздырылачак:
Кабан: Әгерҗе районы – 10 баш
Азнакай районы-3 баш
Алексеевск районы – 20 баш
Әлки районы – 3 баш
Лениногорск районы-5 баш
Мамадыш районы – 4 баш
Норлат районы – 4 баш
Поши: Әгерҗе районы – 2 баш
Азнакай районы – 1 баш
Алексеевск районы – 5 баш
Әлмәт районы – 2 баш
Лениногорск районы – 3 баш
Мамадыш районы – 2 баш
Норлат районы – 3 баш
Кыр кәҗәсе: Алексеевск районы – 2 баш
2016 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.
Спасс хөкем районы буенча 1нче хөкем участогының Хакиме белән гражданин С.-гахөкем чыгарылды. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 256 маддәсенең (Биологик су байлыкларын хокуксыз табу(тоту)) 1 бүлек «б.в» пунктлары һәм 119 маддәсенең 1 бүлеге ( үлем белән янау) белән каралган җинаять эшләрендә гаепле дип танылды һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзаланды, ә шулай ук дюраль көймә дәүләт кеременә бирелде һәм биологик су байлыкларына китерелгән зыян өчен 7257 сум акча түләттерелде.
18 май көнне, Болгар шәһәреннән 5 километр көньяк-көнбатышка табарак, гражданин С., дюраль көймә ярдәмендә, ятьмә куйды. Бу хокуксыз эш Идарә хезмәткәрләре һәм иҗтимагый инспекторлар белән рейдлар уздырган вакытта ачыкланды. Тоткарлау омтылышында, гражданин С, ату коралы кулланып каршылык күрсәтте, куркытам диеп, дәүләт инспекторының гомеренә реаль куркыныч ясады.