Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.
Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын әзерләү чикләрендә, Татарстан республикасы районнарында иҗтимагый тыңлаулар узды. Тыңлауларда пошиларны, кыр кәҗәләрен, селәүсеннәрне һәм бурсыкларны тоту квоталары тикшерелде.
Хәзерге вакытта Идарә белән, дәүләт экология экспертизасын узарга тиешле, документлар әзерләнде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе язгы ау чоры башында ,тышкы һәм тавыш сыйфатлары буенча,казларның төп аермалары белән танышырга тәкъдим итә. Алар Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә урнаштырылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елда Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасы чыкты.
Иске басма белән чагыштырганда, яңа басмада аучылык байлыкларына кагылышлы, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде. Яңа басма белән тәңгәл килеп, Кызыл китапка аучылык байлыкларына кагылышлы түбәндәге төрләр кертелде:
Ак куян, гадәти очкалак, Азия борындыгы,тимгелле йомран, соры аю, таш сусар,Европа чәшкесе, елга су күсесе.
Кызыл бугазлы казарка, соры каз, чыелдык каз, кызыл үрдәк, саз көтүчесе, камыш үрдәге, зур улит, үлән үрдәге, зур кроншнеп, саз шөлдие, клинтух, гадәти урман күгәрчене.
Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) өстәмә битендә урнаштырылган.
Хөрмәтле гражданнар! «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә сезгә Идарәдә коррупция чагылышлары турында сорау-анкеталаштыру узарга тәкъдим итәбез.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын күтәрергә,ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупция чагылышларын булдырмау максаты белән өлгер чаралар кабул итәргә булышачак.
Безгә сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим!
Яшел массивларны саклау кирәклеге турында җәмгыятькә белем бирә тоган, үзенчәлекле чараларны уздыру рәвешендә урманнарны олылау, инде ХХ гасырда ук башланды. бу сорауда хәлиткеч булып 1971 ел килде – нәкъ шул елны Халыкара урман көне оештырылды.
Булган бәйрәмнәр исемлегенә яңа мөһим экологик көнне кертү идеясен Европа конфедерациясенең авыл хуҗалыгы вәкилләре яклап чыкты. Инициатива алар белән 23 нче Төп ассамблеяда авыл хуҗалыгы конференциясе чикләрендә күрсәтелде. Һәм бу уй ООН(ФАО) карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белән якланды. Халыкара урманнар көнен билгеләү өчен, Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезлеге көнен, ә Көньяк көзге ярымшарда көн белән төн тигезлеге көнен сайладылар. Кагыйдә буларак, ул март аена, 20нче яки 21 нче числога туры килә.
Бу гаҗәп түгел, чөнки яз башы, озак кышкы йокыдан һәм аңа кадәр килгән көзге йокымсыраудан, табигатьнең уянуын гәүдәләндерә: шул санда урман да яңа яфраклар белән киенә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.
Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бүген, Татарстан Республикасының Кызыл китабындагы фәнни очерклар авторлары һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм югалу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төре буенча, даими эшләүче Комиссия әгъзалары булып килгән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Чиспияков Р.Э., Павлов Ю.И., Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы Кызыл Китабының өченче чыгарылышы белән таныштыруда катнаштылар. Кызыл китап, күрсәтелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектлары турында, ә шулай ук аларны саклау һәм үрчетү буенча кирәкле чаралар турында мәгълүматлар җыелмасын үз эченә алган, рәсми документ булып килә.
Бүгенге көнгә сирәк төрләр исемлеге 224 төр умырткалыларны һәм умырткасызларны, 340 төр үсемлекне, 24 төр мүкне һәм 49 төр гөмбәне үз эченә алган ( барлыгы 612 төр).
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.