ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, 2015 елның 8,10 һәм 11 декабрь көннәрендә Идарә ауны кулланучылар белән киңә тәртибен шмә уздырды. Киңәшмәләрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруны һәм хисапны уздыру өчен  маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлекне  һәр яктан тикшерделәр. Шулай ук киңәшмәдә оештырылган территорияләр проекты каралды.

Барлык ау кулланучылар да оештырылган территорияләр проекты белән килешмәгәнне күздә тотып, Идарә проектка үзгәрешләр кертте.

Яңадан оештырылган прект Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” бүлегендә  “Кышкы маршрут хисабы” өстәмә битендә урнаштырылган.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 14 декабрендә сәгать 12.00  сәгать 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән туры килеп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә әгъзаларында Бөтен Россия  гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча алып барылачак.

Идарә компетенциясенә  түбәндәге сорауларны чишү керә:

- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый  территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен кертмичә,  Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклау һəм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтүе.

-Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый  территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларынсаклауны һәм үрчетүне оештыру һәм булдыру, ә шулай ук аларның яшәү тирәлекләрен саклау.

- Хайваннар дөньясы объектларының санын,  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү  функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән урнаштырылган тәртиптә көйләү, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.  

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә  хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм үрчетү максаты белән, аларны тотуга чикләүләр  кертү турында тәкъдимнәрен, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, үрчетү һәм тикшерү функцияләрен үти торган, башкарма хакимиятнең федераль әгъзалары  белән яраштырып Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетына  кертә.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу.

-  Татарстан республикасы чикләрендә хайваннар дөньясы объектларының санын тәртипкә салу, дәүләт мониторингын һәм дәүләт кадастрын, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән килешү буенча алып бару, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка хайваннар дөньясы объектларын куллануга рөхсәтнамәләр бирү.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы,  хайваннар дөньясы объектларын  ярым ирекле яки ясалма  яшәү тирәлегендә үстерү  һәм үрчетүдән кала, хайваннар дөньясы объектларын  ярым ирекле яки ясалма яшәү тирәлегендә үстерүгә һәм үрчетүгә (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала) рөхсәтнамәләр бирү.

- Ау продукциясе әйләнеше артыннан тикшерү

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләр, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке суларның биологик су ресурсларыннан кала, сәнәгый, һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру һәм тәртипкә салу.

- Эчке су объектларындагы биологик су ресурсларын саклау ( чыгарма булып Татарстан республикасының федераль әһәмиятендәге аерым саклана торган табигый территорияләр һәм чик буе зоналары тора) , ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау, анадром һәм катадром балык төрләрен, төрле чикләрдә торучы балык төрләрен һәм федераль әгъзаның үтәү комитеты раслаган исемлегенә кертелгән башка су хайваннарын саклау.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлекләреннән башка, табигый афәтләр һәм башка сәбәпләр буенча бозылган, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен яңадан җитештерү чараларын тормышка ашыру.

- Татарстан республикасының  хайваннар дөньясы объектларын саклау, тикшерү һәм файдалануны тәртипкә салу өлкәсендә, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә, кануннар төзелеше  белән урнаштырылган тәртиптә,   канун проектларын һәм башка норматив -хокук актларын  тирәнтен тикшерү һәм кулланылышка кертү.

 

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә уздырыла отрган чаралардан кала, башка хайваннар дөньясы объектларына һәм аларның яшәү тирәлегенә йогынты ясый торган чараларны ( проет ясау, төзү, халык яши торган пунктларны, предприятияләрне урнаштыру,машина юлларын, трубопроводлар һ.б. салу)  уздыруны яраштыру.

- Беркетелгән эшчәнлек сферасында, административ җинаятьләр турындагы эшләрне күзәтү һәм административ җәза чараларын кабул итү, ә шулай ук суд әгъзаларына гаепле затларны җаваплылыкка җәлеп итү турындагы материалларны юнәлтү.

- Хайваннар дөньясы объектларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыян өчен штрафлар түләтү һәм дәгъвалар күрсәтү.

- Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының, Идарә эшчәнлегенә караган, законнарын бозу эшләре турындагы материалларны әзерләп, тикшерү әгъзаларына, прокуратурага һәм судка тапшыру.

- Канун бозуларга юл куймау максаты белән, беркетелгән эш өлкәсендә  гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм хокукый затлар белән  таләпләрне бозу аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелгән, кануннар белән каралган  чикләүче, кисәтүче, профилактик чараларны куллану.

- Кирәкле экспертизалар, тикшеренүләр, сынаулар, шаһитлаулар, үлчәүләр, нәтиҗә чыгарулар, анализлау һәм бәяләү уздыруга  заказлар үтәү, шул санда беркетелгән  эш өлкәсендә  тикшерүне булдыру сораулары буенча  фәнни тикшеренүләр.

- Беркетелгән   эш өлкәсендә  булган сорауларны чишү өчен фәнни һәм башка оешмаларны, галимнәрне, белгечләрне һәм экспертларны тарту.

-Гражданнарны кабул итүне оештыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауны вакытлылыгын һәм тулылыгын  тәэмин итү, алар буенча карар кабул итү һәм  канун белән каралган тәртиптә җавап бирү.

- Билгеләнгән тәртиптә мәгълүматны сорау һәм  мәгълүмат базалары белән куллану.

- Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген,  ә шулай ук биологик су байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллануны тәртипкә салу өлкәсендә, кануннарны камилләштерү турында тәкъдимнәр әзерләү.

- Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген  саклау, үрчетү һәм куллану өлкәсендәге мәсьәләләрне  чишү максаты белән, гражданнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш.

-Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген,  ә шулай ук биологик су байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллануны тәртипкә салу өлкәсендә,  дәүләт кирәге өчен продукция( товарлар, хезмәтләр, эшләр) белән тәэмин итүгә  заказлар урнаштыру буенча дәүләт заказ бирүчесе функциясен үтәү.

-Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген  саклау һәм  үрчетү өлкәсендә региональ программаларны эшкәртүдә һәм тормышка ашыруда катнашу, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген  саклау һәм  куллану өлкәсендә дәүләт экологик экспертизасын уздыру.

- Башкарма хәкимият әгъзалары белән яраштырып, Татарстан Республикасы чикләрендә, үз эченә Россия Федерациясенең эчке сулык мәйданнарын керткән сәнәгый балык тоту бүлемтекләренең исемлеген раслау.

-   Канунар белән урнаштырылган тәртиптә,  биологик су байлыклары белән кулланучылар арасында, төче сулыкларда сәнәгый квоталарны бүлү.

- Сәнәгый, һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына  килешүнамә төзү бәйгесен оештыру һәм уздыру.

- Биологик су байлыклары белән кулланучылар арасында, һәвәскәрлек һһәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен, биологик су байлыкларын тоту квоталарын бүлү.

- Сәнәгый, һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен, балык тоту бүлемтеген алу килешүнамә төзү.

- Биологик су байлыкларын тәртипкә салуны оештыру өлкәсендә, федераль бюджетка керә торган керемнәр белән идарә итүне оештыра.

-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, ау ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклауны һәм куллануны оештыру һәм тормышка ашыру.

-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, башка аучылык байлыкларын табу өчен лимит һәм квоталарны санап чыгару.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау параметрларын һәм рөхсәт ителгән ау төрләрен билгеләү буенча  Татарстан Республикасының норматив хокукый акт проектын әзерләүне тормышка ашыру.

-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын уздыру һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару.

- Аучылык хуҗалыгы килешүен төзү ( шул санда андый килешүләрне төзү хокукын алыр өчен аукцион уздыру), ә шулай ук, әгәр дә  аукционны оештыручы булып, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән килешү төзү нигезендә эш итә торган махсус оешма чыкса.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, дәүләт   сәясәтен  эшләп чыгару һәм  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү  функцияләрен үти торган, башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән хайваннар дөньясы объектларын тартып алу.

- Аулаганда куллана торган капкыннарны һәм башка чараларны  тикшерү.

-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт  аучылык тикшерүен булдыру.

-Аларга карата тоту лимиты билгеләнми торган, аучылык байлыкларын тотуның рөхсәт ителгән нормаларын һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте нормаларын   раслау турында, Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый акты проектын әзерләү.

- Башкарма  хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары  белән урнаштырган тәртиптә аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару.

- Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру  буенча махсус дәүләт әгъзасына ел саен 1нче февральгә кадәр коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында хисап бирә.

- Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетына, Идарәгә карый торган сораулар буенча,  Татарстан Республикасы кануннарын камилләштерү турында тәкъдимнәр әзерләү һәм кертү.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә яши торган һәм  Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә бирүдән кала, башка аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә бирү (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән  аучылык байлыкларыннан башка).

-Башкарма  хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары  белән урнаштырган үрнәк буенча, җитештерү аучылык инспекторларына  таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен ясый.

-Башкарма  хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары  белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторларына  таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен бирүне һәм алмаштыруны, гамәлдән чыгаруны тәэмин итә.

-Башкарма  хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары  белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерә.

-Башкарма  хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары  белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторларын җитештерү аучылык тикшерүеннән азат итү.

-Гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары белән туры китереп,  гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен билгеләнгән тәртиптә, Идарә вәкаләтенә карый торган сораулар буенча, язмача яки телдән түләүсез квалифицияле хокукый консультация бирә.

-Россия Федерациясе кануннары һәм башка актлар белән билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда, иҗтимагый ярдәмлеккә мохтаҗ булган гражданнарга, гаризалар, үтенеч язулары һ.б. төзүдә,  гражданинның ихтыяҗларын судта, дәүләт һәм муниципаль әгъзаларда яклый, түләүсез квалифицияле хокукый  ярдәм бирә.

-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары белән туры килеп,  башка вәкаләтләрне һәм эш төрләрен тормышка ашыру.

 

Идарә вәкаләтләрен тормышка ашыру максаты белән хокуклы:

- Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә гаепле затларны административ җаваплылыкка тарттыру.

- Татарстан Республикасының башкарма  хакимият әгъзаларыннан, башкарма  хакимиятнең федераль әгъзаларыннан, Россия Федерациясе  субъектларының башкарма  хакимиятнең федераль әгъзаларыннан, җирле үзидарә     әгъзаларыннан,хокукый һәм физик затлардан, урнаштырылган тәртиптә, аның вәкаләтенә караган  сораулар буенча, карар чыгару өчен кирәкле  мәгълүматларны сорарга һәм алырга.

 - Беркетелгән   эш өлкәсендә  булган сорауларны чишү өчен фәнни һәм башка оешмаларны, галимнәрне, белгечләрне һәм экспертларны билгеләнгән тәртиптә эшкә кушу, үз вәкаләтендә булган чикләрдә  кирәкле эзләнүләр, экспертизалар уздыру, үлчәүләр, нәтиҗә чыгарулар, анализлау һәм бәяләү уздыруга  заказлар ясау, ә шулай ук аның өлкәсенә караган сораулар буенча фәнни тикшеренүләр уздырырга.

-Аның өлкәсенә караган сораулар буенча, физик һәм хокукый затларга аңлатмалар бирергә.

- Россия Федерациясе кануннары белән каралган,  беркетелгән эш өлкәсендә  гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм хокукый затлар белән  таләпләрне бозу аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелгән,чикләүче, кисәтүче, профилактик чараларны куллану, ә шулай ук күрсәтелгән бозуларның нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрергә.

- Беркетелгән эш өлкәсендә  координация, киңәшмә һәм экспертиза әгъзалары( киңәшмәләр, комиссияләр, төркемнәр) булдырырга, шул ук санда идарәара.

-Идарә вәкаләтенә караган сораулар буенча  киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр уздырырга.

-  Аучылык объекларына кертелгән, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының ихтыяҗларын регионара, бөтен Россия, халыкара оешмаларында күрсәтергә.

-Хайваннар дөньясы объектларын, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә кануннарны бозуны туктату, ә шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә  үзенең хокукларын яклау өчен, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә, суд һәм хокук саклау әгъзаларына мөрәҗәгать итәргә.

- Өлгер идарә итү хокукы нигезендә аның артында беркетелгән милек белән идарә итәргә.

- Үз эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар буенча сорауларны чишәргә.

- Икътисади-техник нигезләмәләрне, фәнни-техник эшләр башкаруга һәм проектлар эшкәртүгә техник биремнәрне, чыгым сметаларын, бер төрдәге проектларны,прокт-смета документларын,календарь планнарын һәм эш үтәү графикларын, төзелешләрнең һәм объектларның титул битләрен, ә шулай ук   федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан түләнә торган,  табигать саклау программаларының  һәм хайваннар дөньясы объектларын, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә чараларның проект документацисе катнашмасына таләпләрне билгеләнгән тәртиптә расларга.

-Үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендәге кануннары белән  эш итәргә.

- Үз вәкаләтләре чикләрендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, ә шулай ук эчке сулыкларда биологик су байлыкларын саклау өлкәсендәге эшчәнлеген эффектив үтәргә.

- Үзенең төп эшчәнлек сораулары буенча, аның белән кабул ителгән норматив хокукый актларны, билгеләнгән тәртиптә  рәсми бастырырга.

- Дәүләт серен саклау буенча билгеләнгән тәртиптә чараларны үтәргә.

- Үз вәкаләтләре чикләрендә мониторинг уздырырга.

 

Кабул итү язылусыз алып барыла.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез.

Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.

Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны  җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.

Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. 

Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итү өчен адрес: http://ojm.tatarstan.ru/.

Халыкара коррупциягә каршы тору көне чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы карамагындагы комиссия утырышында, быел коррупциягә каршы тору буенча алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре чыгарылды.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, Идарә аучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмә Идел арты һәм Казан бистәләре зоналары аучылары белән  уздырылды.

 Киңәшмәдә  2016 елда кышкы маршрут хисабын  уздыру тәртибе турында,  маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлек турында сораулар каралды һәм хисаплау уздырылачак территорияләрнең берләштерелгән территорияләр проекты тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта Идарә  хисаплауны уздыру турында боерык әзерләде.

Барлык материаллар һәм аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисаплавын уздыру методикасы  Идарәнең сайтында “Кышкы маршрут хисабы” бүлегендә  “ Хайваннар дөньясы белән кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:2015 елның ноябрь аенда Идарә белән 198 аучылык билеты бирелде.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлану белән бәйле рәвештә,  Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, алынган рөхсәтнамәләрне 2015 елның 5 декабрь көненә кадәр тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә.  Рөхсәтнамәне тапшырганда,  табылган кошларның төрен һәм санын күрсәтеп, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат”  таблицасын тутырырга кирәк.  Тоткан кошның нинди төргә каравын билгеләп( кыр үрдәге, чүрәкәй, бүрекле үрдәк  һ.б.), таблицаны ныклап тутыруыгызны сорыйбыз. Рөхсәтнамәләрне тапшырмау өчен административ җаваплылык каралган.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Дәүләт һәм муниципаль тикшерүне уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”  26.12.2008 елдан 294-ФЗ номерлы Федераль канунның  планлы тикшерүне оештыру һәм уздыру турындагы 9 нчы маддә белән туры килеп, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе планлы тикшерүләрнең расланган планын   рәсми сайтта, “ Дәүләт тикшерүе(күзәтүе)” бүлегендә “Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерүнең еллык планы” өстәмә битендә урнаштырды. План белән танышу өчен Сез  туры килә торган бүлеккә керә яки http://ojm.tatarstan.ru/rus/ezhegodnie-plani-proverok-yuridicheskih-lits-i.htm ссылка аша үтә аласыз.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 30 ноябрь  көнендә 1 нче Чирмешән суды хакименең  боерыгы белән Гришанин В.А., Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе белән каралган, җинаять эшләүдә гаепле дип танылды һәм коралны тартып алу һәм 45 000 сум штраф рәвешендә җәза бирелде. 2015 елның  9 октябрендә Гришанин В.А. белән Чирмешән районның  Аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә, техника чараларын кулланып, рөхсәтнамәсе булмаган килеш кабанны тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 45000 сумга тартты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International