ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Республика халкының исенә төшереп китәбез,  киләчәк бәйрәмнәр кошлар өчен көчле сынау булып килә, иң элек вак чыпчыксыманнар – песнәкләр,купшыллар, сары чыпчыклар,яшел чыпчыклар, киндер чыпчыклары өчен. Бер яктан каты салкыннар килә, икенче яктан – пиротехника куллану кошлар өчен өстәмә стресс була.

Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошлар өчен җимлекләр ясарга өндибез. Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар белән күгәрченнәр керә алмыйлар. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән шактый биеккә эләргә кирәк. Җимлекләрне орлык                    ( тары, солы, арпа) белән ит кисәкләрен ( тавык тиресе,  май, вак сөякләр) кушып  тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын яраталар. Аны бирер алдыннан  яссыландырырга кирәк. Песнәкләр өчен җептә тозланмаган туңмайны элеп куярга була.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Питрәч районының  1 суд участогы хакименең  ике карары белән гражданин Газизуллин И.И. КоАп РФ 8.37 маддәнең 1.2 бүлеге һәм 20.8 маддәнең 4.1. бүлеге белән каралган  канун бозуда гаепле дип танылды һәм 5000 сум штраф, ату коралын һәм аулау хокукын бер елга тартып алу рәвешендә җаза бирелде. Газиззулин И.И. Питрәч муниципаль районының аучылык җир-суларында  корылган корал белән , исерек хәлдә, тиешле документларсыз аулады. Шуның белән  РФ административ канун бозулар Кодексының берничә маддәсен бозды.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк. Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның  22 декабрь көнендә Спасс районының Көйбышев сусаклагычы территориясендә,  Идарә һәм аның карамагындагы  оешманың хезмәткәрләре белән, ә шулай ук “Спасс”  тыюлыгы белгечләре катнашында сулык мәйданын чистарту буенча рейд уздырылды. Рейд барышында 47 ташланган тоту коралы( ятьмәләр) табылды һәи күтәрелде.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:дәүләт  экология экспертизасын уздырыгу әзерлек чикләрендә, Идарә белән район ( районара) хайваннар дөньясы объектларын  һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны  тәртипкә салу, тикшерү һәм саклау бүлеге башлыклары белән  киңәшмәләр уздырыла.

Киңәшмәләрдә,  Татарстан Республикасы территориясендә 2016-2017 елларның ау чорында  аучылык байлыкларын табу күләменен нигезләү сораулары буенча, республиканың муниципаль районнарында иҗтимагый киңәшмәләр уздыруны оештыру соравы карала.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 31 декабрь көнендә  Татарстан Республикасы территориясендә пошиларга һәм кыр кәҗәләренә ау тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә Идарә, барлык рөхсәтнамәләрне дә ау кагыйдәләрендә билгеләнгән вакытта ябу үтенече белән,  аучыларга мөрәҗәгать итә.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы  объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны  бәяләү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән (заказ бирүче), Татарстан Республикасы территориясендә 2016-2017 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары  әзерләнә.

Татарстан Республикасының  муниципаль районнарының  башкарма комитетлары белән дәүләт экология экспертизасына материалларны әзерләү чикләрендә, бу сораулар буенча иҗтимагый тикшерүләр үтәчәк. Тикшерүләрне уздыру вакыты һәм урыны турында  өстәмә әйтеләчәк.

 ОВОС материаллары белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.

Материалларның бу төре буенча тәкъдимнәрегез һәм кисәтүләрегез 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча, ә шулай ук электрон почта ojm@tatar.ru. кабул ителәчәк.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: аерым төр аучылык байлыкларының һәм территориаль шартларның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын   үрчетү һәм саклау өчен шартлар тудыру масаты белән, Идарә Татарстан Республикасы территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проектын әзерли. Хәзерге вакытта республикада аулау, ау кагыйдәләре белән бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен билгеләнгән ау чорларында булдырылуны  истә тотып, Татарстан Республикасы  өчен  җәйге-көзге чорда каурыйлы киекләргә, куяннарга, тиенгә, сусарга, чәшкегә, көзәнгә ау чоры вакыты проекты  фикер алышуга чыгарыла. Аучылык байлыкларының төре Ау кагыйдәләре буенча ау вакыты   Тəкъдим ителгән ау вакыты  Су йөзүче, саз-болын, кыр, дала. Урман киекләре ( җәйге-көзге ау чоры) Августның өченче шимбәсеннән сентябрьнең беренче шимбәсеннән куяннар 15сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр тиен, сусар, чәшке, көзән Августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр 15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр    Шуның белән бәйле рәвештә барлык аучы гражданнарга фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтына ojm@tatar.ru җибәрегез.

15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International