Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.
Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.
Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: май аенда Идарә белән 142 аучылык билеты бирелде.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча гына алырга була.
Кичә, 2016 елның 29 май көнендә Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан, Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү чарасы узды.
Чарада Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Валеев И.Г., Татарстан Республикасының Алексевск муниципаль районы башлыгы Козонков В.К., “ Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге директоры Семенов Л.Л. һәм Идарә башлыгы урынбасарыМатвев Ю.Б., ә шулай ук аучылар һәм балыкчылар катнаштылар.
“Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасы күптән түгел генә барлыкка килде, ләкин аучылар һәм балыкчылар элеккедән үк изгеләргә мөрәҗәгать иттеләр. Ул изгеләр суда батудан, каты салкыннарда өшүдән коткарып калганнар, югалганнарга юл күрсәткәннәр, давыллардан вакытында яклап калганнар, бай табыш биргәннәр.
2005 елда Мәскәү һәм бөтен Рус мөкатдәс Патриархы Алексий Икенче Рус аучылар клубы соравы буенча “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын язуга фатиха бирде.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 25 маеннан алып 26 маена кадәр Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә һәм “ТНВ” каналы журналистлары катнашында, “Уылдык чәчү” чарасы чикләрендә, Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында рейд уздырдылар. Чараларда 1 катер КС, 4 көймә катнаштырылды, 12 Идарә хезмәткәре, 4 иҗтимагый инспектор һәм 7 полиция һәм ОМОН хезмәткәре катнашты. Рейд барышында биологик су байлыкларын хокуксыз табу очрагы ачыкланды. Спасс районы торучысының моторлы “Казанка-2М” көймәсеннән 1336 данә төрле балык алынды. Хәзерге вакытта бу очрак буенча полиция хезмәткәрләре белән, РФ Җинаятьләр кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эшен ачу өчен, тикшерү эшләре алып барыла. Шулай ук рейд барышында 103 ташланган тоту коралы( ятьмәләр) җыелды.
Яз башлану белән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы Төньяк Норлат поселогы каршында урнашкан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”ндә торучы хайваннарның үрчү чорына әзерлек башланды.
Ана мараллар яшел үлән ашыйлар - аларга тиздән “татар” маралларының яңа буынын табасы бар.
Кыргыйлану программасын үтә торган куяннар, бер берсе артыннан йөриләр яки ана куян өчен ярышалар.
Узган елны алып кайтылган байбаклар уяна башладылар. Тиздән кыргый хайваннар питомнигы зур гына бер балалар бакчасына әйләнәчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Сезне хайваннар дөньясына якынрак булырга, һәм иң мөһиме балаларга барлык терелеккә карата аңлау һәм мәхәббәт тәрбияләүгә өнди.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 21 май көненә планлаштырылган Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан, Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү чарасы, 2016 елның 29 май көненә сәгать 10.30 күчерелә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: тиздән кош балаларының ояларыннан очып чыгу вакытлары җитәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә бөтен республика халкына мөрәҗәгать итәбез, кош балаларын тапкан очракта, аларны “коткару” буенча чаралар күрмәскә һәм кош балаларын алып китмәскә, чөнки, очып чыккан кошчыкларны ашата торган, ата-аналары янәшәдә очып йөриләр.
Ата-аналарыннан башка аларны беркем дә дөрес карый алмавы турында исегездә тотыгыз.
Ояларыннан очып төшкән кош балаларын өегезгә алып китмәгез!
18.05.2016 елны Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә һәм журналистлар катнашында, “Уылдык чәчү” чарасы чикләрендә, Болгар, Ржавец һәм Измери каршындагы Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында, рейд уздырдылар. Чарада 1 катер КС, 4 көймә, 7 Идарә хезмәткәре, 2 ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге” хезмәткәре, 3 иҗтимагый инспектор һәм 3 полиция хезмәткәре катнаштырылды. Рейд барышында 83 ташланган тоту коралы (ятьмәләр) табылды. Рейд сәгать 02.00 алып 08.30 кадәр дәвам итте. Елга агышы буенча, Болгар шәһәреннән 5 км түбән, хокуксыз куелган ятьмәләр табылды. Аларны карарга барган Идарә хезмәткәрләренә карата, билгесез заттан янау сүзләре ишетелде, һәм аннан соң ул зат хезмәткәрләр ягына атты. Билгесез зат ярда торган йорт эченә кереп качты. Идарә хезмәткәрләре ул йорт янына бардылар. Аның эчендә 3 билгесез зат бар иде. Аларны сораштырганнан соң, берсе Болгар шәһәре яшәүчесе, ятьмәләрне куючы һәм атучы кеше ул икәнен әйтте. Идарәнең урындагы затларына карата башкарылган канунга каршы эш урынына Болгар шәһәре полиция бүлегенең өлгер-тикшерү төркеме хезмәткәрләре килеп җитте. Вагыйга урыныннан теркәлмәгән ату коралы, 40 метр ятьмә, 55 данә балык, «Казанка-М» алюминий көймә тартып алынды.
Идарә хезмәткәрләре белән,өстә әйтелгән гражданга карата, РФ ҖК 318 маддәнең 2 бүлеге “Хакимият әгъзаларына карата, саулыкка яки гомергә яный торган көч куллану”буенча һәм РФ ҖК 256 маддәсе “ Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту” (азатлыкны 5 елдан 10 елга кадәр чикләү белән җәзалана) буенча җинаять эшенә тарттыру турында 2 гариза бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан Сезне (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.