ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә,  бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Хисаплау сәгать  20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җир-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала.

Хисаплауны уздырганнан соң  мәгълүматларын  карточкага тутырып   Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауны уздыруның методикасы белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә,  бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Хисаплау сәгать  20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җир-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала.

Хисаплауны уздырганнан соң  мәгълүматларын  карточкага тутырып   Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауны уздыруның методикасы белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 21 май көненә планлаштырылган Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан,  Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов  гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү чарасы, 2016 елның 29 май көненә сәгать 10.30 күчерелә.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 204 рейд уздырылды, 616 ташланган тоту коралы җыелды, 35 зат административ җаваплылыкка тарттырылды һәм 3 җинаять эше ачылды.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 21 май көнендә сәгать 10.30., Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан,  Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов  гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү булачак.                 ( Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Масловка авылы Пролетарская урамы, 116 йорт).

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе барлык аучыларны һәм балыкчыларны бу вакыйгада катнашырга чакыра.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 11 май көненә Идарә белән барлыгы 42967 аучылык билеты бирелде.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

07.05.2016 елны Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 29-ЗРТ номерлы  Кануны расланды.

Т атарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексы 3.1. маддәсенең яңа басмасында,  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, кисәкләрен яисә ясалмаларын хокуксыз әйләнеше өчен җаваплылык каралды һәм шул канун бозулар өчен каршы чаралар күтәрелде.

Әйләнелеш төшенчәсенә керде: күрсәтелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, өлешләрен яки ясалмаларын хокуксыз рәвештә яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, яки  Татарстан Республикасының башка норматив-хокукый актлары белән билгеләнгән шартларны бозып, табу, саклау, күчерү,җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү.

Бу хокук бозулар өчен каршы чаралар: гражданнарга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр; урындагы затларга – ун меңнән унбиш мңгә кадәр, хокукый затларга – йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр административ штраф түләтүне тәшкил иттеләр.


6
май, 2016 ел
җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы  урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.

Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм тыл эшчеләренә тыныч  тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт  белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда татарстан Республикасы территориясендә дә,  Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җирр-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала.

Хисаплауны уздырганнан соң  мәгълүматларын  карточкага тутырып   Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауны уздыруның методикасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  урнаштырылган. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International