ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ел саен үткәрелә торган “ Уылдык чәчү” чарасы турында”   80 номерлы карары чыкты. Бу карарның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән эшкәртелде. Анда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләрен раслау турында” боерыгы нигезендә, ел саен, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр,Татарстан Республикасының сулыкларында, биологик су байлыкларын хокуксыз тоту белән бәйле канун бозуларны булдырмау буенча, ”Уылдык чәчү”  комплекслы өлгер-профилактика чарасы уздырылу турында язылган. Бу чарада канун саклау һәм башкарма хакимият әгъзалары үзара йогынты ясыйлар һәм катнашалар. Алар арасында Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль балык тоту агентлылык Урта Идел территориаль Идарәсенең су  биологик байлыкларын дәүләт тикшерүе, күзәтүе һәм саклау бүлеге, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Гражданнар саклануы эшләре, хәлдән тыш  ситуацияләр һәм табигый афәтләр нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе, бастыру һәм  массакүләм коммуникацияләре буенча  “Татмедиа” Республика агентлылыгы һәм җирле үзидарә әгъзалары.

Карарның тулы тексты белән Сез  Идарә сайтында таныша аласыз. Аның өчен сез  “Документлар” бүлегенә керегез аннары “ Норматив-хокукый актлар” аннары “ Хокукый документлар”, яки сылтамадан үтегез- http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_465818.pdf


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Ел башыннан Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән,30.12.2001 195-ФЗ  Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 1 бүлеге 8.37 маддәсе буенча, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы “ Ау кагыйдәләрен раслау турында” боерыгының 3.8. пунктын бозу өчен,атап әйткәндә аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе гамәлдән чыгү,яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән саннан артык тоту, ә шулай ук бу Кагыйдәләр белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә кулланылган  дип танылган очрак,  аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе белән каралган вакытта  табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматны тутырып, рөхсәтнамәне алган урынга юнәлтү очраклары өчен, 21 административ материал төзелде.

Аулау өчен рөхсәтнамә алган һәм 2014 елның 29 августыннан 370 номерлы “  Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризаларны бирү тәртибен,һәм  тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кошларны  табу өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау  турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы белән туры килеп, барлык гражданнарның да исенә төшерәбез: рөхсәтнамәнең “ Табылган аучылык байлыклары  һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып , каралган вакытта тапшырырга.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе,  аучылык байлыкларын саклау, җитештерү һәм  куллану максаты белән, “ Ау вакыты буенча чикләүләр кертү турында” норматив-хокукый акт проекты әзерләнүе турында Сезгә хәбәр итә. Анда ауның региональ вакытлары билгеләнгән. Бу документның раслануы һәм гамәлгә керүе турында мәгълүматны Идарә сайтында күзәтүегезне сорыйбыз.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның гыйнвар аенда Идарә белән 138 аучылык билеты бирелде.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:27.01.2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 78-р номерлы боерыгы белән, 2016-2020 елларда Татарстан Республикасында котыру авыруын булдырмау буенча комплекслы чаралар планы расланды.

Котыру авыруын булдырмас һәм таратмас максаты белән, ау этләрен тоткан барлык аучыларны да, аларга вакцинация уздыруыгызны сорыйбыз. Шулай ук аучылык җир-суларында булган вакытта, аеруча кыргый ерткыч хайваннарга карата, хәвефсезлек чараларын тотуыгызны сорыйбыз. Хайваннарның гадәти булмаган тотышларын күргән очракта,  соңармыйча аның турыда  районның ветеринария хезмәтләренә һәм  хайваннар дөньясы  объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген тәртипкә салу,саклау һәм тикшерү буенча район (районара) бүлекләре башлыкларына белдерүегезне сорыйбыз.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

25.01.2016 елның 25 гыйнвар көнендә  Татарстан Республикасының Әлки районында машинаны тикшерү вакытында ике кыргый хайван түшкәсе                  ( кабан) табылды. Хәзерге вакытта Әлки районы буенча полиция бүлеге белән  тикшерү чаралары алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International