2014 елның 19 апреленнән 28 апреленә кадәр кыргый кошларга язгы ау чоры узды. Рейдлар вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка 39 зат тартылды.
Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2010.6.09.№ 345 “Дәүләт аучылык реестрының катнашмасы һәм аны алып бару, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыеп бару һәм саклау һәм кызыксынган затларга бирү турында Кагыйдәләрне раслау турында”гы боерык нигезендә, Сезгә аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару турындагы документлаштырылган мәгълүматны билгеләнгән формада 1 майга кадәр тапшырырга кирәклеген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәтерегезгә төшереп китә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планы белән тәңгәл килеп, “ Татарстан Республикасының Динамо физкультура һәм спорт җәмгыяте” иҗтимагый – дәүләт оешмасына карата тикшерү үткәрделәр.