ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама аръягы зонасы бүлеге җитәкчесе Вячеслав Жарехин «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул даими рәвештә фронтка ярдәм күрсәтә. Аның катнашында сугышчылар өчен кирәкле җиһазлар, кирәк-яраклар һәм гуманитар йөкләр илтү, шулай ук сугышчан бәрелешләр зонасында яшәүче тыныч халыкка ярдәм оештырылды.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны, шул исәптән Себер язвасын утильләштерү объектларының гамәлдәге законнар таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте.
2026 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин ур., 29 йорт адресында 2026 елгы ау сезонында гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләренә байбак аулауга рөхсәтләр бүлү (алга таба – жирәбә) була.
29 апрельдә Казан Кремлендә булачак һәм гамәлдәге катнашучылар өчен «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» бергәлегенең танышу очрашуы узачак. Программада – максатларны, төп юнәлешләрне һәм перспективаларны тәкъдир итү, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы» ДБУ, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе,Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе командасы һәм экспертлары белән танышу, шулай ук катнашу форматлары һәм үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышу. Катнашучылар яңа белемнәр алачак һәм республиканың кадрлар резервына эләгү мөмкинлеге булачак. Чарага теркәлү – сылтама буенча.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Айдар Мортазинны Татарстан Республикасы Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелүе белән котлады. Республика рәсми порталындагы әлеге бүлек һөнәрләрендә иң яхшылар дип танылган хезмәткәрләрне яктырта.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать инспекторлары инде җиденче ел рәттән «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашалар. Бүген Биектау һәм Лаеш районнарында алар нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Бу атнада акция Әгерҗе районында узды, икенче атнада Арча районында узачак.
25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2026» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстанда 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты байбак-сөркәне аулауга рөхсәтләрне шобага аша бүлеп бирә торган аучылык ресурслары төрләре исемлегенә кертте. Элегрәк шундый ук тәртип тояклы хайваннар, селәүсен һәм бурсык өчен дә гамәлдә булган.
Бүген Чистай районында «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгының 25 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узды. Юбилейга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, тыюлыклар администрацияләре һәм аеруча саклана торган табигый территория белән хезмәттәшлек итүче социаль партнерлар вәкилләре җыелды. Фойеда кунакларны зур буйлы аниматор-курчаклар каршы алды, алар җанлы, ихлас бәйрәм атмосферасын булдырырга ярдәм итте. Шунда ук мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлегендә кулланыла торган күрсәтмә әсбаплар күргәзмәсе һәм мавыктыргыч мастер-класслар оештырылды. Программаның кульминациясе хезмәткәрләр арасында һөнәри конкурслар һәм кош очышы биеклегеннән тыюлык ландшафтларын һәм аларда яши торган сирәк төрләрне карарга мөмкинлек биргән 3D-күрсәтү булды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре саксызлык аркасында Болгар шәһәренең җанлы урамнарының берсенә килеп кергән кондызны коткарган. Гадәти булмаган җәяүле турындагы хәбәр җирле халыктан Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша килгән. Инспекторлар вакыйга урынына тиз арада килеп җитәләр. Белгечләр хайванны бик ипләп кенә тоталар, аңа бернинди зыян китермиләр.