ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көнгә 2018 ел өчен, һәвәскәр һәм спорт аучылыгы максаты белән, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаләр буенча, аучылык байлыкларын тотуга 5329 рөхсәтнамә бирелде.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 1 сентябреннән кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итү бара.  Гаризалар Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре Порталы аша, “Ау” бүлегендә (https://uslugi.tatarstan.ru), ә шулай ук рөхсәтнамәләр бирү пунктларында кабул ителә.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар, "Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган төр хайваннарны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне исәпкә алу буенча мәгълүмат карточкасын" тутыра алуыгыз турында, Сезгә хәбәр итәбез.

Әгәр дә Сез төрен билгели алсагыз, хайванны, үсемлекне яки гөмбәне очрату карточкасын, Сез бу СЫЛТАМА буенча тутыра аласыз. Карточкада очрату датасын, урынын, төрен, баш санын һ.б. теркәргә, шулай ук  үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, элемтә өчен телефон номерыгызны яки электрон почтагызны язарга кирәк.

Әгәр дә Сез хайванның, үсемлекнең яки гөмбәнең төрен билгели алмасагыз, Сез киләсе СЫЛТАМА буенча бирелгән карточканы тутыра аласыз. Бу карточкада фотографияне кушарга яки аның тулы тасвирламасын язарга, урынын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Һәм шулай ук элемтә өчен телефон номерыгызны яки электрон почтагызны калдырырга кирәк.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлегенә барлык мәгълүмат анализлау һәм саклау өчен тапшырыла һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабының киләсе басмасын төзегәндә кулланылачак.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 1 октябрендә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ау күзәтчелеге тармагында эшләгән өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, азык-төлекле пакетлар тапшырдылар.

Бу якты көндә без сезгә хезмәт казанышларыгыз, куәтегез һәм ватанпәрвәрлегегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә безнең оешма горурлана торган, монда беренче тапкыр барлыкка килгәннәрнең  күбесе, сезнең тырышлылыгыз, хезмәтегез һәм талантыгыз белән дөнья күрде. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм озын гомер телибез.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Чулпан” тыюлыгы хезмәткәрләре, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгында көртлексыманнарны (суерлар, боҗырлар) исәпләүдә катнаштылар.

Исәпләү тасмалы ысул белән уздырылды, терлекләр саны һәм аларның иң күп җыелган урыннары билгеләнде. Шул рәвешле кошлар өчен оптималь шартлар билгеләнде. Алынган белем һәм күнекмәләрне безнең хезмәткәрләр региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдә кулланачаклар.

Шимбә көнне, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары, Спас районы буенча штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән берлектә, Татарстан Республикасының Спасс районнындагы Ржавец авылы янында, Идел елгасының яр буен чистарту буенча чара үткәрделәр.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу буенча комиссия утырышы уздырылды.

Утырышта, Дәүләт комитетында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүче затның чыгымнарын тикшерүне гамәлгә ашыру барышында алынган нәтиҗәләр каралды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, Сезгә рөхсәтнамәнең 3 нче таблицасын тутырырга һәм рөхсәтнамә алу урыны буенча, күрсәтелгән соңгы ау көненнән соң 20 көн эчендә, тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Әлеге таблицаны билгеләнгән вакытка тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Чәршәмбе көнне, 26 сентябрьдә, Зөя утрау-шәһәрлеге буенда, чөгә балыгының маймычларын чыгару буенча "Минем алтын балыгым" исемле экологик- мәгариф чара узды.

 Безнең яшь буынны су биологик ресурсларын саклауга җәлеп итү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада, Нурлат балалар йортыннан һәм Яшел Үзән шәһәренең Пушкин исемендәге тугызынчы лицейдан 60 бала катнашты.

 Һәр бала чөгә балыгының маймычлары белән чиләкләр алды, һәм теләген теләп,  аларны Зөя култыгына чыгарды. Аннан соң балалар өчен,  Зөя утрау-шәһәре музейлары һәм истәлекле урыннары буенча экскурсия һәм җирле кафеда кичке аш оештырылды.

Чара Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, “Биосфера –Фиш”балыкчылык комплексы -  алар әлеге комплекста беренче тапкыр үстерелгән чөгә маймычларын бирделәр, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе һәм Зөя утрау-шәһәре администрациясе ярдәмендә оештырылды.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген сәгать 15.00, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, яшь буынны Татарстанның табигый байлыкларын саклауга җәлеп итү максаты белән, региональ әһәмияттәге комплекслы профильле "Зөя" дәүләт табигый тыюлык территориясендә, беренче тапкыр чөгә балыгымаймычын табигый яшәү мохитенә– Куйбышев сусаклагычы акваториясенә чыгару буенча экологик – мәгариф чарасы үткәрә.

Бу чарага ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен "Нурлат балалар йорты» дәүләт белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы Лицей" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 4-5 нче сыйныф укучылары кушылачак.

Чөгә балыгының маймычын «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексы бирә, ул инде быел ук маймыч үстерү буенча үз процессын башлап җибәрде. Хәзерге вакытта анда 54 мең чөгә балыгының маймычы үсеп килә.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Татарстанда су биоресурсларын саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Татарстанда 1750 гектар мәйданлы «Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары» региональ  әһәмиятендәге дәүләт табигый зоологик тыюлык булдырылды инде. Җир бүлемтекләре республиканың тугыз муниципаль районында урнашты.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында исегезгә төшерә.

 РФ Административ хокук  бозулар кодексының 32 маддәсе белән тәңгәл килеп, административ штраф, административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән  соң, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

 Түләмәү тагын бер административ хокук бозуга китерә. Мәсәлән, гражданин Р-га билгеләнгән вакытка 2000 сум күләмендә штраф түләмәгән өчен, 4000 сум күләмендә тагын бер штраф билгеләнгән.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, административ җәза 15 тәүлеккә административ ирекне чикләү рәвешендә дә була ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International