ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

          Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  ДБҺБО  “Лубян урман-техник колледжы”на  ,  студентларны укыту буенча “ Аучылык белгече һәм җәнлекләр белгече” исемле яңа юнәлеш кертеп, Татарстан Республикасының  аучылык хуҗалыгы  үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерә. Без алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанабыз һәм сезнең үсешегездә уңышлар телибез.

          Татарстан Республикасының  Минзәлә районында су биоресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика киңәшмәсе эшчәнлеге  кысаларында,  Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ташландык тоту коралларыннан чистарту буенча чаралар үткәрелә.

 

         Районара бүлек башлыгы Шайхетдинов Р.Я. һәм иҗтимагый оешмалар катнашуында, соңгы атна эчендә, сулыктан 173 браконьерлык кысла тоткычлары һәм 15 ятьмә тартып чыгарылды. Шул  ук вакытта  415 кысла, 6 җәен балыгы һәм 31 корбан балыгы  кире суга кайтарылды.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

              «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ахмәтзанов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. «Без – Тукай оныклары» укучылар өчен төбәк палаткалы лагерьдә кунакта булганнар. Балалар белән очрашу ТР Арча районының Яңа Кырлай авылының Мәдәният йортында узган. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык бала катнашкан. Балалар аерым сакланган табигать территорияләре, Татарстан Республикасының үсемлекләре һәм хайваннары, безнең республикабызның Кызыл китабының яшәүчеләре турында күп кенә яналыклар һәм кызык фактлар белгәннәр.

              Шунсы гаҗәп, лагерь «Тукай-Кырлай урманы» дип аталган табигать һәйкәленнән ерак түгел урнашкан, бу чара катнашучыларны бигрәк тә кызыктырган. Балалар сораулар биргәннәр, тәэсирләре белән уртаклашканнар. Чара ахырында актив катнашучылар ТР биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының мактау кәгазләре белән бүләкләнгәннәр.

          Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 18 августында, Татартан Республикасы Президентының  12.04.2013 елдан УП-303 номерлы “Аерым  саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала,  Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә, ауның параметрларын билгеләү турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, 2018 елның  язгы-көзге ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне тоту өчен рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башлана. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының  дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында, түбәндәге график буенча  алып барылачак.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

      Чистай районында рейд барышында, Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,  кыслаларны хокуксыз тоткан бер төркем зат тоткарланды. Тоткарлау барышында 193 кысла һәм 144 кысла тоткыч  тартып алынды. Хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 һәм 3 өлеше буенча (бер төркем зат алдан сөйләшү буенча яки  оешкан төркем тарафыннан , үзйөрешле йөзүче транспорт чарасын кулланып,  су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) (500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салына яки хөкем ителгән затның 3 елдан 5 елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яки башка керем күләмендә, яки 2дән 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә яки 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа яки эшчәнлек  белән шөгыльләнүне тыеп, яки тыймыйча)  җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

      Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Идел-Каспий төбәгендәге  балыкчылык кагыйдәләре нигезендә һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгында,   бер гражданинның  өчтән артык булган кысла тоткычы белән су биоресурсларын тоту тыела. Рөхсәт ителгән кысла тоткычларның һәрбер параметры(озынлыгы, киңлеге, биеклеге  - күппочмаклылар өчен, биеклеге, диаметры конус һәм цилиндр  өчен ) 80 см артмаска тиеш, шулай ук  кыслаларны суга кереп  яки  чумып, кул белән тоту тыела.

 


27
июль, 2018 ел
җомга

          24 һәм 25 июльдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, аеруча саклаулы табигый территорияләрнең   хәзерге хәлен контрольдә тоту һәм тикшерү максатлары белән, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш муниципаль районнарының  биләмәләренә  чыгу уздырылды.

         Кондызларның яшәү урыннары һәм кошларның оя ясау урыннары тикшерелде.

         Тикшерү барышында Түбән Кама сусаклагычы сулык мәйданыннан километрдан артык ятьмә тартып чыгарылды, андагы балык кире  суга җибәрелде.

          Фоторепортажны ССЫЛКА буенча карый аласыз. 


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

         2010 елдан РФ Федераль Җыелышының Совет Федерациясенең милләтнең табигый мирасын саклау Советы Бөтенроссия программасы «Агачлар – табигать һәйкәлләре» тип аталган уникаль проектын үткәрә. Россиянең бөтен төбәкләрендә аерым кыйммәтле саналган уникаль күпеллык агачларны эзләп табу һәм саклау оештырылган.

        Бүгенге көндә безнең республикабызда «Агач – табигать һәйкәле» бөтенроссия әһәмияте статусына бер генә агач – ТР Тәтеш төбәгендә үсүче тау-алтай (себер) чыршысы ия. Шундый статус аңа 2011 елда Бөтенроссия программасы Сертификат комиссиясенең карары белән бирелде.

        Бу 130 елдан картрак һәм биеклеге 30 м артык тау-алтай (себер) чыршысы Picea obovata Ledeb. «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә, Молоствовлар байлар утарында үсә. 2012 елда агач НПСА «Сәләмәт урман» Агач тикшерү үзәгенең белгечләре (Мәскәү ш.) тарафыннан тикшерелгән.

       2017-2018 елларда Программа кысаларында «Агачлар – табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия фотоярышы уздырыла (http://rosdrevo.ru). «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгының белгечләре Татарстан Республикасының вәкилләре буларак бу ярышта катнашканнар.

         Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 21.07.2018 елдан УП-520 номерлы боерыгы белән, 2018 елның 1 августыннан  2019 елның 1 августына кадәрге чорда, Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын тоту лимитлары расланды.

       Бу Боерык белән Сез Комитетның рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегендә “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” кече бүлегендә “Тоту лимитлары” өстәмә битендә таныша аласыз, яки ССЫЛКА  буенча күчә аласыз.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

          Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты төгәлләнде яңадан рәсмиләштерү процедурасы «Су биологик ресурсларын чыгару (балык тоту) квотасының өлешен беркетү турында гариза бирүчеләрнең исемлеген раслау турында» килешүләр үтте.

     Барлыгы 9 килешүләр, 8 кулланучылар һәм 13 балык тоту урыннарының участоклары Куйбышев һәм түбән Кама сусаклагычларында урнашкан.

           Әлеге язылган килешүләрнең срогы 2033 елга кадәр.

Тулырак мәгълүмат кулланучылар турында түбәндәге ССЫЛКА буенча танышырга була.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

“2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” 
 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Комитет) хәбәр итә: 2018 елның 16 августында көндезге сәгать икедә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, тартып чыгару ысулы аша (җирәбә салу),кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне  бүлү булачак.

     Җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирү вакыты, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 24.07.2018 елдан 193-од номерлы  боерыгы белән билгеләнде ( боерыкка имза куйган вакыттан алып 2018 елның 7 августына сәгать 16.00 кадәр).

     Һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу  хокукын алу өчен, аучылар Комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә. Гариза  түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:

- шәхси;

- электрон рәвештә  Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;

- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.

Барлык сораулар буенча, 8(843)-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә

      2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул исәптән җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы,   Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru «Эшчәнлек» бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылдылар.  РАЗДЕЛГА ССЫЛКА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International