ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Кызыл китаптагылар сак астында!


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

          «Безнең елгаларга – чиста ярлар!» - шундый лозунг астында Арча шәһәре янындагы Казан суының ямьле ярында экологик чара үткән. Чарада МБББУ «2-нче номерлы Арча балалар бакчасы»ның тәрбияләнүчеләр катнашкан. Чараның максаты – балаларны табигать белән татулыкта яшәргә өйрәтү, кеше – табигать өлеше, аның төп дусты һәм яклаучысы дигән аңлауны гадәтләндерү. «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгының белгече Гөлнара Абдрахманова балаларга Казан суының табигать һәйкәле булуы турында, туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Казан суының яшәүчеләре турында, тирә-якны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кадыйдәлере турында сөйләгән.

      Тәрбиячеләр балалар белән театраль тамаша күрсәткәннәр, яттан шигырьләр сөйләгәннәр, табышмакларга җавап тапканнар. Чара Балыкчы көненә бәйләнүгә балалар янына кунакка Балыкчы – тамашаның төп герое килгән, ул елга янында күп кенә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгән икән. Балалар белән бергә ул да сулыклар янында нәрсәләр эшләргә рөхсәт ителгәнен һәм тыелганын белән танышкан. Бу кагыйдәләр чарада катнашкан ата-аналарга да файдалы булган. Чараның өлеше булып су буен җыештыру да узган, анда балалар ата-аналары белән рәхәтләнеп катнашканнар. Чараның ахырында тәрбиәчеләр Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты исеменнән мактау кагәзләре белән бүләкләнгәннәр, ә балаларга бүләкләр биргәннәр.

 

2018 елның 19 июлендә   Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, “Зөя” дәүләт табигый тыюлык территориясендә уздырылган рейд барышында,  су биологик ресурсларны хокуксыз тоткан өчен, Чуваш республикасы гражданины тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.


20
июль, 2018 ел
җомга

 

РФ Хөкүмәтенең 2018  елның 14 июленнән 821 номерлы “Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү турында”гы (үз көченә кермәде) карары белән, Россия Табигать министрлыгы турындагы Кагыйдәнамәгә төзәтмәләр кертелде.

Аучылык ресурсларын ярымирекле шартларда һәм ясалма мохиттә асрау һәм үрчетү тәртибен Министрлык билгеләячәк дип күрсәтелгән. Аерым алганда, аучылык инфраструктурасы объектларын файдаланып, аучылык ресурсларын асрау һәм үрчетү таләпләре билгеләнәчәк.

Шулай ук ул  ау токымы этләре һәм хайваннар арасында, хайваннарга карата рәхимсез мөгамәләне һәм  аларга  физик зыян китерүне булдырмый торган, киртәләү корылмаларын куллану тәртибен билгеләячәк.

Карар, Ау турындагы канунның хайваннар белән рәхимсез мөгамәләне булдырмау өлешендә, төзәтмәләр үз көченә кергән көннән кулланыла. (04.09.2018).


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 17 июлендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган  табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Тәтеш районы буенча район ( районара) бүлек башлыгы вазифасына кадрлардагы буш урынга кертү өчен бәйге уздырылды.

Кадрлардагы буш урынга кертү өчен бәйге нәтиҗәләре турында мәгълүмат  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында “ Кадрлар сәясәте” бүлегендә “Буш урыннар” өстәмә битендә урнаштырылды.

 

Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм биологик төрлелекне саклау кысаларында Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының белгечләре даими рәвештә күчмә чаралар үткәрәләр.

Бу елның июль аенда Комитет Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайван төрләренең тоткынлыкта һәм ярым иреклектә асрау шартларын тикшерү буенча 3 күчмә чара үткәргән. Аюларны, аккошларны һәм башка хайваннарны асрау буенча Казан шәһәренең Идел буе районының Петровский авылында хосусый зоопарк «ХП Скоблионок М.А.», Татарстан Республикасының Мамадыш төбәгендә кафе-мотель «Малина»ның кече зоопаргы һәм физик зат Ипкеев С.С. тикшерелгән.

Бу күчмә чаралар дәвам ителәчәк.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  22.05.2018 елдан 390 номерлы  карары белән,  2019 елның 28 февраленә кадәрге чорда, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларда аучылык байлыкларын тотарга рөхсәт ителгән нормалар расланды. Документ белән Сез  “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык  ресурсларын тоту”  өстәмә битендә таныша аласыз. http://ojm.tatarstan.ru/rus/dobicha-ohotnichih-resursov-672452.htm

 


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,күзәтчелек чараларын уздыру нәтиҗәсендә, Казан шәһәре яшәүчесенең фатирында 5 айлык арысланны хокуксыз тоту очрагы ачыкланды. Әлеге хокук бозу өчен бу гражданин административ җаваплылыкка тарттырылды.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 июль көнендә Дәүләт комитетында, комитет Рәисе Батков Федор Сергеевич җитәкчелеге астында, су биологик ресурсларын саклау  һәм Татарстан Республикасында браконьерлык белән көрәшү буенча идарәара хезмәттәшлек алгоритмын булдыру мәсьәләсенә багышланган  эш киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә, кызыксынган идарәләрнең вәкилләре катнашты:   ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе,  Россия ЭЭМның Транспортта Казан линиясе идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария Идарәсе һ.б.

Суда  хокуксыз балык тоту, сатып алу, сатыла торган продукцияне күчерү һәм рәсмиләштерү   өлешендә, (шул санда машина трассалары буенча), ә шулай ук  ветеринария документлары булуны тикшерү өлешендә күзәтчелек эшен көчәйтү кирәклеге турында карар кабул ителде.

«Зея буйлары» дәүләт тыюлыгының җитәкчесе Гибадуллин Илнур Искәндәр улы гаиләсе белән «ЭКО-ГАИЛӘ» Буа төбәге дәрәҗәсендәге экологик конкурсында катнашкан. Гибадуллинар гаиләсе беренче урын откан! Буа төбәгенең башлыгы Илнур Искәндәр улын диплом белән истәлекле бүләк тапшырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International