1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә тыныч тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда татарстан Республикасы территориясендә дә, Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 141 рейд уздырылды, 326 ташланган тоту коралы җыелды,19 зат административ җаваплылыкка тарттырылды һәм 3 затка җинаять эше ачылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның язгы ау чоры Татарстан Республикасы территориясендә 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шуның белән бәйле рәвештә, Сезне, ау кагыйдәләре белән каралган, язгы ау режимын тотуыгызны сорыйбыз.
Ау чоры тәмамланганнан соң “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау чоры тәмамланган көннән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга юнәлтергә онытмагыз.
Мәгълүматны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә:
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: җитештерү аучылык инспекторы кандидатына 15.04.2016елда узган белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәрнамә белән Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе ( күзәтүе) бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 нче апреленнән, Татарстан Республикасы, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарны кабул итү көннәре билгеләнде:сишәмбе,пәнҗешәмбе 9.00-13.00
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 73 рейд уздырылды, 188 ташланган тоту коралы җыелды,12 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2016 елның 23 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 2 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.
Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.
Барлык аучыларга да уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә: