Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.
Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.
Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итү өчен адрес: http://ojm.tatarstan.ru/.
Халыкара коррупциягә каршы тору көне чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы карамагындагы комиссия утырышында, быел коррупциягә каршы тору буенча алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, Идарә аучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмә Идел арты һәм Казан бистәләре зоналары аучылары белән уздырылды.
Киңәшмәдә 2016 елда кышкы маршрут хисабын уздыру тәртибе турында, маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлек турында сораулар каралды һәм хисаплау уздырылачак территорияләрнең берләштерелгән территорияләр проекты тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта Идарә хисаплауны уздыру турында боерык әзерләде.
Барлык материаллар һәм аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисаплавын уздыру методикасы Идарәнең сайтында “Кышкы маршрут хисабы” бүлегендә “ Хайваннар дөньясы белән кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:2015 елның ноябрь аенда Идарә белән 198 аучылык билеты бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлану белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, алынган рөхсәтнамәләрне 2015 елның 5 декабрь көненә кадәр тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә. Рөхсәтнамәне тапшырганда, табылган кошларның төрен һәм санын күрсәтеп, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырырга кирәк. Тоткан кошның нинди төргә каравын билгеләп( кыр үрдәге, чүрәкәй, бүрекле үрдәк һ.б.), таблицаны ныклап тутыруыгызны сорыйбыз. Рөхсәтнамәләрне тапшырмау өчен административ җаваплылык каралган.
“Дәүләт һәм муниципаль тикшерүне уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” 26.12.2008 елдан 294-ФЗ номерлы Федераль канунның планлы тикшерүне оештыру һәм уздыру турындагы 9 нчы маддә белән туры килеп, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе планлы тикшерүләрнең расланган планын рәсми сайтта, “ Дәүләт тикшерүе(күзәтүе)” бүлегендә “Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерүнең еллык планы” өстәмә битендә урнаштырды. План белән танышу өчен Сез туры килә торган бүлеккә керә яки http://ojm.tatarstan.ru/rus/ezhegodnie-plani-proverok-yuridicheskih-lits-i.htm ссылка аша үтә аласыз.
2015 елның 30 ноябрь көнендә 1 нче Чирмешән суды хакименең боерыгы белән Гришанин В.А., Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе белән каралган, җинаять эшләүдә гаепле дип танылды һәм коралны тартып алу һәм 45 000 сум штраф рәвешендә җәза бирелде. 2015 елның 9 октябрендә Гришанин В.А. белән Чирмешән районның Аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә, техника чараларын кулланып, рөхсәтнамәсе булмаган килеш кабанны тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 45000 сумга тартты.
Бүгенге көндә күп кенә кеше Инвалидлар көне турында белә. Россиядә, күп кенә илләрдәге шикелле, ул 3 декабрь көнендә билгеләнә. Бу көн, авырлыклар чигеп яши торган кешеләр өчен, махсус оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.10.2015елдан 2260-р номерлы боерыгы белән, 2015 елның 1 декабреннән 2015 елның 10 декабренә кадәр, республикада Инвалидлар көне чигендә чаралар уздырылачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, аучылык тикшерүе өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү сораулары буенча, сәбәпләре чикләнгән затлар өчен “кайнар” телефоннар эшләячәк. (843) 211 66 94, 211 73 81,дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00-18.00, җомга 9.00-16.45, төшке аш 13.00- 13.45.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: аерым төр аучылык байлыкларының һәм территориаль шартларның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын үрчетү һәм саклау өчен шартлар тудыру масаты белән, Идарә Татарстан Республикасы территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проектын әзерли. Хәзерге вакытта республикада аулау, ау кагыйдәләре белән бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен билгеләнгән ау чорларында булдырылуны истә тотып, Татарстан Республикасы өчен җәйге-көзге чорда каурыйлы киекләргә, куяннарга, тиенгә, сусарга, чәшкегә, көзәнгә ау чоры вакыты проекты фикер алышуга чыгарыла.
|
Аучылык байлыкларының төре |
Ау кагыйдәләре буенча ау вакыты |
Тəкъдим ителгән ау вакыты |
|
Су йөзүче, саз-болын, кыр, дала. Урман киекләре ( җәйге-көзге ау чоры) |
Августның өченче шимбәсеннән |
сентябрьнең беренче шимбәсеннән |
|
куяннар |
15сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр |
|
тиен, сусар, чәшке, көзән |
Августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр
|
Шуның белән бәйле рәвештә барлык аучы гражданнарга фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтына ojm@tatar.ru җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.