2015 елның 22 декабрь көнендә Спасс районының Көйбышев сусаклагычы территориясендә, Идарә һәм аның карамагындагы оешманың хезмәткәрләре белән, ә шулай ук “Спасс” тыюлыгы белгечләре катнашында сулык мәйданын чистарту буенча рейд уздырылды. Рейд барышында 47 ташланган тоту коралы( ятьмәләр) табылды һәи күтәрелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:дәүләт экология экспертизасын уздырыгу әзерлек чикләрендә, Идарә белән район ( районара) хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу, тикшерү һәм саклау бүлеге башлыклары белән киңәшмәләр уздырыла.
Киңәшмәләрдә, Татарстан Республикасы территориясендә 2016-2017 елларның ау чорында аучылык байлыкларын табу күләменен нигезләү сораулары буенча, республиканың муниципаль районнарында иҗтимагый киңәшмәләр уздыруны оештыру соравы карала.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 31 декабрь көнендә Татарстан Республикасы территориясендә пошиларга һәм кыр кәҗәләренә ау тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә Идарә, барлык рөхсәтнамәләрне дә ау кагыйдәләрендә билгеләнгән вакытта ябу үтенече белән, аучыларга мөрәҗәгать итә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны бәяләү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән (заказ бирүче), Татарстан Республикасы территориясендә 2016-2017 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары әзерләнә.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарының башкарма комитетлары белән дәүләт экология экспертизасына материалларны әзерләү чикләрендә, бу сораулар буенча иҗтимагый тикшерүләр үтәчәк. Тикшерүләрне уздыру вакыты һәм урыны турында өстәмә әйтеләчәк.
ОВОС материаллары белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.
Материалларның бу төре буенча тәкъдимнәрегез һәм кисәтүләрегез 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча, ә шулай ук электрон почта ojm@tatar.ru. кабул ителәчәк.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, 2015 елның 8,10 һәм 11 декабрь көннәрендә Идарә ауны кулланучылар белән киңә тәртибен шмә уздырды. Киңәшмәләрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруны һәм хисапны уздыру өчен маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлекне һәр яктан тикшерделәр. Шулай ук киңәшмәдә оештырылган территорияләр проекты каралды.
Барлык ау кулланучылар да оештырылган территорияләр проекты белән килешмәгәнне күздә тотып, Идарә проектка үзгәрешләр кертте.
Яңадан оештырылган прект Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” бүлегендә “Кышкы маршрут хисабы” өстәмә битендә урнаштырылган.
2015 елның 14 декабрендә сәгать 12.00 сәгать 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән туры килеп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә әгъзаларында Бөтен Россия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча алып барылачак.
Идарә компетенциясенә түбәндәге сорауларны чишү керә:
- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен кертмичә, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклау һəм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтүе.
-Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларынсаклауны һәм үрчетүне оештыру һәм булдыру, ә шулай ук аларның яшәү тирәлекләрен саклау.
- Хайваннар дөньясы объектларының санын, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән урнаштырылган тәртиптә көйләү, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм үрчетү максаты белән, аларны тотуга чикләүләр кертү турында тәкъдимнәрен, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, үрчетү һәм тикшерү функцияләрен үти торган, башкарма хакимиятнең федераль әгъзалары белән яраштырып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертә.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу.
- Татарстан республикасы чикләрендә хайваннар дөньясы объектларының санын тәртипкә салу, дәүләт мониторингын һәм дәүләт кадастрын, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән килешү буенча алып бару, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка хайваннар дөньясы объектларын куллануга рөхсәтнамәләр бирү.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы, хайваннар дөньясы объектларын ярым ирекле яки ясалма яшәү тирәлегендә үстерү һәм үрчетүдән кала, хайваннар дөньясы объектларын ярым ирекле яки ясалма яшәү тирәлегендә үстерүгә һәм үрчетүгә (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала) рөхсәтнамәләр бирү.
- Ау продукциясе әйләнеше артыннан тикшерү
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләр, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке суларның биологик су ресурсларыннан кала, сәнәгый, һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру һәм тәртипкә салу.
- Эчке су объектларындагы биологик су ресурсларын саклау ( чыгарма булып Татарстан республикасының федераль әһәмиятендәге аерым саклана торган табигый территорияләр һәм чик буе зоналары тора) , ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау, анадром һәм катадром балык төрләрен, төрле чикләрдә торучы балык төрләрен һәм федераль әгъзаның үтәү комитеты раслаган исемлегенә кертелгән башка су хайваннарын саклау.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлекләреннән башка, табигый афәтләр һәм башка сәбәпләр буенча бозылган, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен яңадан җитештерү чараларын тормышка ашыру.
- Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау, тикшерү һәм файдалануны тәртипкә салу өлкәсендә, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә, кануннар төзелеше белән урнаштырылган тәртиптә, канун проектларын һәм башка норматив -хокук актларын тирәнтен тикшерү һәм кулланылышка кертү.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә уздырыла отрган чаралардан кала, башка хайваннар дөньясы объектларына һәм аларның яшәү тирәлегенә йогынты ясый торган чараларны ( проет ясау, төзү, халык яши торган пунктларны, предприятияләрне урнаштыру,машина юлларын, трубопроводлар һ.б. салу) уздыруны яраштыру.
- Беркетелгән эшчәнлек сферасында, административ җинаятьләр турындагы эшләрне күзәтү һәм административ җәза чараларын кабул итү, ә шулай ук суд әгъзаларына гаепле затларны җаваплылыкка җәлеп итү турындагы материалларны юнәлтү.
- Хайваннар дөньясы объектларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыян өчен штрафлар түләтү һәм дәгъвалар күрсәтү.
- Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының, Идарә эшчәнлегенә караган, законнарын бозу эшләре турындагы материалларны әзерләп, тикшерү әгъзаларына, прокуратурага һәм судка тапшыру.
- Канун бозуларга юл куймау максаты белән, беркетелгән эш өлкәсендә гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм хокукый затлар белән таләпләрне бозу аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелгән, кануннар белән каралган чикләүче, кисәтүче, профилактик чараларны куллану.
- Кирәкле экспертизалар, тикшеренүләр, сынаулар, шаһитлаулар, үлчәүләр, нәтиҗә чыгарулар, анализлау һәм бәяләү уздыруга заказлар үтәү, шул санда беркетелгән эш өлкәсендә тикшерүне булдыру сораулары буенча фәнни тикшеренүләр.
- Беркетелгән эш өлкәсендә булган сорауларны чишү өчен фәнни һәм башка оешмаларны, галимнәрне, белгечләрне һәм экспертларны тарту.
-Гражданнарны кабул итүне оештыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауны вакытлылыгын һәм тулылыгын тәэмин итү, алар буенча карар кабул итү һәм канун белән каралган тәртиптә җавап бирү.
- Билгеләнгән тәртиптә мәгълүматны сорау һәм мәгълүмат базалары белән куллану.
- Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, ә шулай ук биологик су байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллануны тәртипкә салу өлкәсендә, кануннарны камилләштерү турында тәкъдимнәр әзерләү.
- Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, үрчетү һәм куллану өлкәсендәге мәсьәләләрне чишү максаты белән, гражданнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш.
-Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, ә шулай ук биологик су байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллануны тәртипкә салу өлкәсендә, дәүләт кирәге өчен продукция( товарлар, хезмәтләр, эшләр) белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру буенча дәүләт заказ бирүчесе функциясен үтәү.
-Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм үрчетү өлкәсендә региональ программаларны эшкәртүдә һәм тормышка ашыруда катнашу, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт экологик экспертизасын уздыру.
- Башкарма хәкимият әгъзалары белән яраштырып, Татарстан Республикасы чикләрендә, үз эченә Россия Федерациясенең эчке сулык мәйданнарын керткән сәнәгый балык тоту бүлемтекләренең исемлеген раслау.
- Канунар белән урнаштырылган тәртиптә, биологик су байлыклары белән кулланучылар арасында, төче сулыкларда сәнәгый квоталарны бүлү.
- Сәнәгый, һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына килешүнамә төзү бәйгесен оештыру һәм уздыру.
- Биологик су байлыклары белән кулланучылар арасында, һәвәскәрлек һһәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен, биологик су байлыкларын тоту квоталарын бүлү.
- Сәнәгый, һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен, балык тоту бүлемтеген алу килешүнамә төзү.
- Биологик су байлыкларын тәртипкә салуны оештыру өлкәсендә, федераль бюджетка керә торган керемнәр белән идарә итүне оештыра.
-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, ау ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклауны һәм куллануны оештыру һәм тормышка ашыру.
-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, башка аучылык байлыкларын табу өчен лимит һәм квоталарны санап чыгару.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау параметрларын һәм рөхсәт ителгән ау төрләрен билгеләү буенча Татарстан Республикасының норматив хокукый акт проектын әзерләүне тормышка ашыру.
-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдәге аучылык байлыкларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын уздыру һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару.
- Аучылык хуҗалыгы килешүен төзү ( шул санда андый килешүләрне төзү хокукын алыр өчен аукцион уздыру), ә шулай ук, әгәр дә аукционны оештыручы булып, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән килешү төзү нигезендә эш итә торган махсус оешма чыкса.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, дәүләт сәясәтен эшләп чыгару һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү функцияләрен үти торган, башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән хайваннар дөньясы объектларын тартып алу.
- Аулаганда куллана торган капкыннарны һәм башка чараларны тикшерү.
-Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт аучылык тикшерүен булдыру.
-Аларга карата тоту лимиты билгеләнми торган, аучылык байлыкларын тотуның рөхсәт ителгән нормаларын һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте нормаларын раслау турында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый акты проектын әзерләү.
- Башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары белән урнаштырган тәртиптә аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару.
- Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру буенча махсус дәүләт әгъзасына ел саен 1нче февральгә кадәр коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында хисап бирә.
- Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетына, Идарәгә карый торган сораулар буенча, Татарстан Республикасы кануннарын камилләштерү турында тәкъдимнәр әзерләү һәм кертү.
- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә яши торган һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә бирүдән кала, башка аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә бирү (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аучылык байлыкларыннан башка).
-Башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары белән урнаштырган үрнәк буенча, җитештерү аучылык инспекторларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен ясый.
-Башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен бирүне һәм алмаштыруны, гамәлдән чыгаруны тәэмин итә.
-Башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерә.
-Башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзалары белән урнаштырган тәртиптә, җитештерү аучылык инспекторларын җитештерү аучылык тикшерүеннән азат итү.
-Гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары белән туры китереп, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен билгеләнгән тәртиптә, Идарә вәкаләтенә карый торган сораулар буенча, язмача яки телдән түләүсез квалифицияле хокукый консультация бирә.
-Россия Федерациясе кануннары һәм башка актлар белән билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда, иҗтимагый ярдәмлеккә мохтаҗ булган гражданнарга, гаризалар, үтенеч язулары һ.б. төзүдә, гражданинның ихтыяҗларын судта, дәүләт һәм муниципаль әгъзаларда яклый, түләүсез квалифицияле хокукый ярдәм бирә.
-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары белән туры килеп, башка вәкаләтләрне һәм эш төрләрен тормышка ашыру.
Идарә вәкаләтләрен тормышка ашыру максаты белән хокуклы:
- Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә гаепле затларны административ җаваплылыкка тарттыру.
- Татарстан Республикасының башкарма хакимият әгъзаларыннан, башкарма хакимиятнең федераль әгъзаларыннан, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятнең федераль әгъзаларыннан, җирле үзидарә әгъзаларыннан,хокукый һәм физик затлардан, урнаштырылган тәртиптә, аның вәкаләтенә караган сораулар буенча, карар чыгару өчен кирәкле мәгълүматларны сорарга һәм алырга.
- Беркетелгән эш өлкәсендә булган сорауларны чишү өчен фәнни һәм башка оешмаларны, галимнәрне, белгечләрне һәм экспертларны билгеләнгән тәртиптә эшкә кушу, үз вәкаләтендә булган чикләрдә кирәкле эзләнүләр, экспертизалар уздыру, үлчәүләр, нәтиҗә чыгарулар, анализлау һәм бәяләү уздыруга заказлар ясау, ә шулай ук аның өлкәсенә караган сораулар буенча фәнни тикшеренүләр уздырырга.
-Аның өлкәсенә караган сораулар буенча, физик һәм хокукый затларга аңлатмалар бирергә.
- Россия Федерациясе кануннары белән каралган, беркетелгән эш өлкәсендә гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм хокукый затлар белән таләпләрне бозу аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелгән,чикләүче, кисәтүче, профилактик чараларны куллану, ә шулай ук күрсәтелгән бозуларның нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрергә.
- Беркетелгән эш өлкәсендә координация, киңәшмә һәм экспертиза әгъзалары( киңәшмәләр, комиссияләр, төркемнәр) булдырырга, шул ук санда идарәара.
-Идарә вәкаләтенә караган сораулар буенча киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр уздырырга.
- Аучылык объекларына кертелгән, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының ихтыяҗларын регионара, бөтен Россия, халыкара оешмаларында күрсәтергә.
-Хайваннар дөньясы объектларын, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә кануннарны бозуны туктату, ә шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә үзенең хокукларын яклау өчен, кануннар белән билгеләнгән тәртиптә, суд һәм хокук саклау әгъзаларына мөрәҗәгать итәргә.
- Өлгер идарә итү хокукы нигезендә аның артында беркетелгән милек белән идарә итәргә.
- Үз эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар буенча сорауларны чишәргә.
- Икътисади-техник нигезләмәләрне, фәнни-техник эшләр башкаруга һәм проектлар эшкәртүгә техник биремнәрне, чыгым сметаларын, бер төрдәге проектларны,прокт-смета документларын,календарь планнарын һәм эш үтәү графикларын, төзелешләрнең һәм объектларның титул битләрен, ә шулай ук федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан түләнә торган, табигать саклау программаларының һәм хайваннар дөньясы объектларын, биологик су байлыкларын саклау һәм куллану өлкәсендә чараларның проект документацисе катнашмасына таләпләрне билгеләнгән тәртиптә расларга.
-Үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендәге кануннары белән эш итәргә.
- Үз вәкаләтләре чикләрендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, ә шулай ук эчке сулыкларда биологик су байлыкларын саклау өлкәсендәге эшчәнлеген эффектив үтәргә.
- Үзенең төп эшчәнлек сораулары буенча, аның белән кабул ителгән норматив хокукый актларны, билгеләнгән тәртиптә рәсми бастырырга.
- Дәүләт серен саклау буенча билгеләнгән тәртиптә чараларны үтәргә.
- Үз вәкаләтләре чикләрендә мониторинг уздырырга.
Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез.
Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак.
Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.