ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:2015 елның 11 сентябрь көненә Идарә белән 39689 аучылык билеты бирелде.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) барлык аучыларга да Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 17.06.2014 елдан № 269 “Дәүләт аучылык хуҗалыгы рестры  формаларын раслау һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару тәртибе һәм аның катнашмасы, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыю һәм саклау  тәртибе һәм аны, Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 06.09.2010 елдан № 345 боерыгы белән расланган, кызыксынган затларга тапшыру Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы ( алга таба – 265 нче боерык)  көчкә керү  турында хәбәр итә.

Шуның белән бәйле рәвештә, барлык аучыларга да, бу боерык белән танышырга һәм 1 сентябрьгә кадәр 269 нчы боерык белән расланган  формалар буенча, Идарәгә документлаштырылган мәгълүмат җибәрергә.

1.1.         (ЧМ)

1.2.         (ЧП)

1.3.         (ПЛ)

1.4.         (ГР)

3.1.         (ЮЛ.ИП)

4.1.         (ДК)

4.2.         (ДП)

4.3.         (ДПТ)

4.4.         (ДГП)

4.5.         (ДВ)

5.1.         (ВР)

5.2.         (РЧ)

6.1.         (ОУХ)

7.1.         (ОХ)

8.1.         (ИО)

8.3.         (НОР)

8.4.         (НТБ)

 

269 нчы боерык белән  Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә  “ Хисапнамә бирүнең вакыты һәм рәвеше” өстәмә битендә танышырга була.

269 нчы боерык көчкә керү сәбәпле,  Идарә белән,  01.06.2014елдан 89-од номерлы “ Хисапнамә бирү вакытын һәм рәвешен раслау турында”гы Идарә боерыгы белән расланган, хисапнамә бирү вакытына һәм рәвешенә үзгәртүләр әзерләнә.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, Көзге кошлар күченүе башлану турында, хәбәр итә. Хәзер инде күчмә ерткыч кошларны күзәтергә була. Болар – карчыгалар, тилгәннәр,саз карчыгалары, кечкенә лачыннар,ә кайбер очракта сирәк очрый торган төрләрдән – балыкчы карчыгасы, кабер бөркете, ак койрыклы диңгез бөркете. Тиздән үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның зур өерләрен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта чыпчыксыман кошлар өерләренең күченүе бара.  Нәкъ  бу чорда табигать хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын күрсәтә.

Кайбер төр хайваннарның бу вакытта куышу вакыты җитә. Андыйларга кыр кәҗәсен һәм пошины кертергә була. Бу төр ата хайваннарның тавышларын республика урманнарында ишетергә була. Сезне сак булырга өндибез, чөнки поши куышу вакытында куркыныч буларга мөмкин.

Сезне табигатькә чыгарга чакырабыз, чөнки бу сезнең өчен дә, балаларыгыз өчен дә бик кызыклы вакыт.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ачыла торган  ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе“Ау кагыйдәләре”нең төп кагыйдәләрен исегезгә төшереп китә.

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

Аучылык билеты:

аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән  аучылык нормалары чигендә һәм күрсәтелгән территориядә генә ауларга.

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куярга кирәк.

Ау кагыйдәләре буенча,  ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.

 

 Иминлекне булдыру максаты белән аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китү;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка ату;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга ату;

- атучылар сызыгы буйлап ату; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- түгәрәк эчендә калган хайваннарны  чолгап алганда, аучылар түгәрәк эченә керә торган ау хайваннарын куып кертүне оештыру.

 Кыйммәтле мехлы хайваннарны аулаганда, аларның ояларын казу һәм җимерү тыела. Искәрмәне түбәндәге очраклар гына тәшкил итә:

Бүреләрнең ояларын һәм башка бала табу урыннарын җимерү һәм көчекләрен алу;

Үзтоткычларны кую өчен кондыз буаларын, су күселәренең  ояларын җимерү;

Ояда булган ау токымы этләренә булышу өчен, бурсык, төлке, янутка охшаган этнең ояларын җимерү;

Кыйммәтле мехлы хайваннаны аулау тәмамланганнан соң, аларның казылган оялары тулысынча җир белән капланырга тиеш.

 

Йомраннарга, сукыр тычканнарга, әрләннәргә, су күселәренә,ләтчәләргә, су тычканына ау үзаткычлар ярдәмендә алып барыла.

  Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга,  патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.

Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.

 Аучылык хайваннарын тоту һәм ату, хайваннар белән шəфкатьсез ысулларны кулланмыйча гына алып барыла.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;искәрмәгә бүреләрне тоту гына кертелә;

-бүреләрне, янутка охшаган этләрне, селәүсәне, бурсыкны, урман сусарын, кондызны, су күсесен аулаганда, аякларны тотып ала торган капканнар куллану;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар.Искәрмә булып су күсесен һәм чәшкеләрне тотканда, 50 миллиметрдан ким булмаган күзәнәкләрдән ясалган мордушкалар һәм сусарларны тотканда җәнлек ятьмәләре тора;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

-бүрене тотудан кала, төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану, ә шулай ук таләпләрне саклап яраланган хайваннарны җыю өчен куллану;

- бүредән кала, хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- коллектив ауда, аучылык хайваннарын табу өчен, кибетле ярымавтоматик корал куллану;

 - урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән  корал куллану;

-пневматик ау коралын куллану, искәрмәне тиенне аулау очрагы гына тәшкил итә.

Аерым саклана торган табигый территорияләлрдә ау токымы этләре белән һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын алып бару тыела.

 Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә  белгеч таләп ителә.

Квалификация  таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе

Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның август аенда Идарә белән 214 аучылык билеты бирелде.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе башланган ау чоры белән бәйле рәвештә, куркыныч йогышлы авыруларны булдырмау өчен барлык  чараларны да күрергә кирәклеге турында кисәтә.

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында таралган авыруларның йогу юлларын һәм йоктырмау чараларын аучыларга бермәкләп белергә кирәк.

Кешеләр өчен трихиннар белән агуланган итне ашау, аеруча аучылар итне пешереп җиткермәгән очракта,  иң зур куркыныч булып тора.Әгәр дә ит лабораториядә трихинелезга  тикшерелмәсә, өйдә  ысланган ризыклар, кабанның чи килеш ысланган бот һәм түш ите дә шулай ук зур куркыныч белән яныйлар. Трихиннар белән агуланган итне ашаган кешеләр, гадәттә трихинеллез белән авырыйлар.

Кешеләрдә трихинеллез  төрле ешлык белән очрый һәм гадәттә төркем сыйфатлы була, еш  кына үлемгә дә китерә. Кешеләрдә ул бизгәк, кискен хәлсезлек, тамак кибү, йокы килү, курку хисе барлыкка килү, тын кысылу, тоткарланганлык һәм газаплы мускул авыртулары белән  беленә. Трихинеллезның мускул рәвеше булганда тулы сәләмәтләнү җитми. Трихинеллез табигый учаклы инвазия булып килә, күп очракларда  йорт хайваннары (дуңгызлар, күселәр, песиләр, этләр) инвазиясе белән бәйләнештә тормый.

 Кеше өчен куркыныч , хайваннан кешегә күчә торган авырулардан, хайваннар арасында бик еш  котыру,туляремия, сальмонеллезлар, бруцеллез, листериоз, лептоспироз, ящур, орнитоз һәм өстә әйтелгән трихинеллез.

Хайваннан кешегә күчә торган авыруларның уятучысын йоктыру, авыру хайван белән туры элемтә аша, ерткычлар һәм кимерүчеләр тешләве аша, зур хайваннарның түшкәләрен эшкәрткәндә, мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда була. Шулай ук туры булмаган элемтә – авыру хайван пычраткан җир, су аша.

Шуның белән бәйле рәвештә Идарә бөтен аучыларга да, кешеләр һәм аучылык хайваннары өчен уртак авырулардан кешеләрне киртәләү өчен, бөтен кирәкле чараларны күрү  үтенече белән мөрәҗәгать итә. Гомуми планда бу чаралар түбәндәге таләпләрне саклауны күздә тоталар:

- тотылган трофейларны эшкәртүне һәм калдыкларын күмүне, аның өчен җиһазланган махсус урыннарда гына булдырырга;   

-    хайваннарның калдыкларын алдан эшкәртмичә этләргә ашатмаска; 

  - кыргый хайваннарның һәм кошланың итен тикшерүсез һәм ветеринария белгечләренең рөхсәтеннән башка, ә кабаннарның, бурсыкларның, байбакларның итен өстәмә трихинеллезга тикшермичә ашамаска;  киекләрнең итен бик әйбәтләп пешерергә һәм аеруча кыздырырга кирәк;  

-   мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда шәхси гигиена кагыйдәләрен таторга кирәк; аеруча кимерүчеләрнең тиреләрен салдырганда кулларны киселүдән сакларга кирәк; кулның теләсә кайсы киселгән урынын тиз арада чистартырга киәк;

- аулаган вакытта, торган сулыклардан һәм күлдәвекләрдән су эчәргә ярамый; аны кайнатканнан соң яки химия препаратлары белән йогышсызландырганнан соң гына кулланырга ярый.

28
август, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, республика халкы!  Барлык коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән сезне 30 август – Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!

Хәзерге Татарстан  –    ул көчле сәнәгый һәм яңа кодрәтле хәрәкәтчән үсешле икътисат, сирәк очрый торган милли күпьяклылык, сәләтле һәм кунакчыл халык.

Моның барысы да республика башлыкларының нәтиҗәле җитәкчелегенә һәм Татарстанның куанычлы җирендә татулыкта һәм тынычлыкта тора торган күп милләтле халыкның эше аркасында ирешелде.

Сезгә иминлек, тынычлык, яхшылык һәм   республика игелегенә уңышлы эш телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International