Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе башланган ау чоры белән бәйле рәвештә, куркыныч йогышлы авыруларны булдырмау өчен барлык чараларны да күрергә кирәклеге турында кисәтә.
Кыргый һәм йорт хайваннары арасында таралган авыруларның йогу юлларын һәм йоктырмау чараларын аучыларга бермәкләп белергә кирәк.
Кешеләр өчен трихиннар белән агуланган итне ашау, аеруча аучылар итне пешереп җиткермәгән очракта, иң зур куркыныч булып тора.Әгәр дә ит лабораториядә трихинелезга тикшерелмәсә, өйдә ысланган ризыклар, кабанның чи килеш ысланган бот һәм түш ите дә шулай ук зур куркыныч белән яныйлар. Трихиннар белән агуланган итне ашаган кешеләр, гадәттә трихинеллез белән авырыйлар.
Кешеләрдә трихинеллез төрле ешлык белән очрый һәм гадәттә төркем сыйфатлы була, еш кына үлемгә дә китерә. Кешеләрдә ул бизгәк, кискен хәлсезлек, тамак кибү, йокы килү, курку хисе барлыкка килү, тын кысылу, тоткарланганлык һәм газаплы мускул авыртулары белән беленә. Трихинеллезның мускул рәвеше булганда тулы сәләмәтләнү җитми. Трихинеллез табигый учаклы инвазия булып килә, күп очракларда йорт хайваннары (дуңгызлар, күселәр, песиләр, этләр) инвазиясе белән бәйләнештә тормый.
Кеше өчен куркыныч , хайваннан кешегә күчә торган авырулардан, хайваннар арасында бик еш котыру,туляремия, сальмонеллезлар, бруцеллез, листериоз, лептоспироз, ящур, орнитоз һәм өстә әйтелгән трихинеллез.
Хайваннан кешегә күчә торган авыруларның уятучысын йоктыру, авыру хайван белән туры элемтә аша, ерткычлар һәм кимерүчеләр тешләве аша, зур хайваннарның түшкәләрен эшкәрткәндә, мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда була. Шулай ук туры булмаган элемтә – авыру хайван пычраткан җир, су аша.
Шуның белән бәйле рәвештә Идарә бөтен аучыларга да, кешеләр һәм аучылык хайваннары өчен уртак авырулардан кешеләрне киртәләү өчен, бөтен кирәкле чараларны күрү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Гомуми планда бу чаралар түбәндәге таләпләрне саклауны күздә тоталар:
- тотылган трофейларны эшкәртүне һәм калдыкларын күмүне, аның өчен җиһазланган махсус урыннарда гына булдырырга;
- хайваннарның калдыкларын алдан эшкәртмичә этләргә ашатмаска;
- кыргый хайваннарның һәм кошланың итен тикшерүсез һәм ветеринария белгечләренең рөхсәтеннән башка, ә кабаннарның, бурсыкларның, байбакларның итен өстәмә трихинеллезга тикшермичә ашамаска; киекләрнең итен бик әйбәтләп пешерергә һәм аеруча кыздырырга кирәк;
- мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда шәхси гигиена кагыйдәләрен таторга кирәк; аеруча кимерүчеләрнең тиреләрен салдырганда кулларны киселүдән сакларга кирәк; кулның теләсә кайсы киселгән урынын тиз арада чистартырга киәк;
- аулаган вакытта, торган сулыклардан һәм күлдәвекләрдән су эчәргә ярамый; аны кайнатканнан соң яки химия препаратлары белән йогышсызландырганнан соң гына кулланырга ярый.