ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2015» исемендәге Бөтен Россия йөгерү көнендә катнаштылар. Старт “Казан Арена” территориясе янында булды.

Чабышта мәктәп балалары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, ЮДСШ укучылары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре һәм сәләмәт тормыш рәвеше яклылар катнаштылар. Барлыгы чабышка 24 меңнән артык кеше чыкты.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичә иртә белән Казанда, Васильченко урамында, “Дэу Матиз” машинасы  пошины бәрдерде, хайван үлде.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе 2015 елның 30 сентябрь көнендә байбакларга ау чоры тәмамлануы турында хәбәр итә.

Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан  379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.

Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичәТукай муниципаль районында урнашкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы территориясендә, Аучылык хуҗалыгы хезмәткәре көне чигендә спорт чаралары узды. Аркан тарту, чаңгы чабышлары,  кармак белән күлдә балык тоту һәм күп кенә башка  кызыклы спорт ярышлары булды.

Гомумтөркем  хисабында урыннар түбәндәгечә буленделәр:

1 урынны һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең күчмә җамын МО Аксубай РООиР  алды;

2 урынны Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме алды;

3 урынны Идел буе хәрби округының  Казан гарнизоны  хәрби-аучылык оешмасы алды.

Урыннар алган барлык төркемнәргә дә  истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелде, шулай ук ярыш чикләрендә, Идарә башлыгы Ф.С.Батков бүләккә лаек булган хезмәткәрләрне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Идарә спорт чараларында актив катнашкан барлык аучыларга, ә шулай ук хаким катнашмасына рәхмәтен белдерә

Чараны оештырырга булышкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә, 15 сентябрьдә, кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры ачылды.

Шуның белән бәйле рәвештә,  Идарә барлык аучыларны да билгеләнгән Ау кагыйдәләрен сакларга  өнди. Хайваннар дөньясының  торышы, аңа сезнең мөнәсәбәтегездән торуын исегездә тотыгыз. Шулай ук сезгә билгеле булган хокуксыз ау очраклары трында Идарәгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә  белгеч таләп ителә.

Квалификация  таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе

Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Бакчасарай аучылык хуҗалыгы нигезендәТатарстан Республикасының аучылар төркемнәре арасында спорт чаралары узачак.

Чара сәгать 11.00 башлана. Катнашучыларны теркәү  сәгать 10.00.

Бару схемасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хуҗалыклары һәм аулау сораулары буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International