ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Байбакны  гадәттә  оясы янында көтеп аулыйлар. Ләкин  байбакны браконьерлык чаралары ярдәмендә  ауларга да теләүчеләр бар. Мәсәлән, Бөгелмә аучылык хуҗалыгы территориясендә Карабаш бистәсенең яшәүчесе корыч арканнан элмәкләр ясады һәм аларны байбакларның оялары янына куеп чыкты. Аучылык инспекторларының сизгерлеге генә эшне ахырына кадәр эшләп җиткерергә бирмәде. Ул кеше браконьерлык ау җирендә тоткарланды һәм аңа административ беркетмә төзелде.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июленнән № 543 карары белән, 2015 елның 28 февраленә кадәр Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир - суларында һәм дәүләт табигый аучылык тыюлыклары территориясендә, кабан дуңгызын табуга рөхсәт ителгән нормалар расланды. Документның тексты белән Сез                   “Норматив документлар” бүлегендә таныша аласыз.


25
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 20 август көнендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукын алуга җирәбә салу белән бәйле рәвештә,сайтның  Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә кыргый тояклы хайваннарны табу квоталары һәм нормалары, җирәбә салуны үткәрә торган Комиссия составы, җирәбәдә катнашу өчен гариза формасы, ә шулай ук җирәбә салуның һәм гариза бирүнең вакыты турында боерык.

Аучы, һәрбер төр аучылык байлыгына, үзе сайлаган 1муниципаль районга, 1 гариза гына бирә алуы турында исегезгә төшереп китәбез.

Тулы мәгълүмат (исем, фамилия, атасының исеме тулаем язылмаса, федераль аучылык билетның мәгълүматлары тулы булмаса яки федераль аучылык билеты язылмаса, тору урынының тулы адресы, элемтә өчен телефоны булмаса, аучылык байлыгының төре, аучылык җир-суларының районы күрсәтелмәсә) чагылмаган гариза бирү очрагында, алар уйнатуга кертелмиләр. Гариза бланкларын  игътибар белән һәм аңлаешлы итеп тутырыгыз.


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган, физик затлар арасында,  кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү, очраклы сайлау (җирәбә салу) ярдәмендә булачак. Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирү вакыты 12.08.2014 елның сәгать 17.00 кадәр урнаштырылды. Җирәбәдә катнашу өчен бөтен аучылар да, Татарстан Республикасының Экологик кодексының 2009.15.01 № 5-ЗРТ белән урнаштырылган таләпләренә туры китереп, гариза бирә алалар.

Кыргый тояклы хайваннарны табу квотасы һәм нормасы, җирәбә салуны үткәрә торган Комиссия составы, җирәбәдә катнашу өчен гариза формасы, бу сайтта 15.07.2014 елны, “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә урнаштырылачаклар.


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр  ярдәмендә каурыйлы киек кошларга  ау түбәндә күрсәтелгән вакытта булдырыла.

Сазлык – болын киек кошларына – 25 июльдән алып 31 декабрьгә кадәрге чорда;

Урмандагы, болындагы һәм даладагы киек кошларга- 5 августтан алып 31 декабрьгә кадәр.

Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында,  аучылык байлыкларын  табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр), ә шулай ук муниципаль районнарда Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз.


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

2014елның  21 июль көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Батков Ф.С.  киңәшмә уздырды.  Анда Идарәнең төп эшчәнлеге буенча сорауларны һәр яктан тикшерделәр һәм үткән атнаның эш нәтиҗәләренә йомгаклау ясадылар, шулай ук киләсе атнага башкару өчен йомышлар бирелде.


18
июль, 2014 ел
җомга

2014.17.07. Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында дуңгызларда африка чумасын юк итү буенча тактик-махсус укулар узды. Эләктерү учагын юк итү буенча чаралар үткәргәндә, кыргый кабаннарның санын тәртипкә салу буенча төркемгә урнашкан, аучыларны да чакырдылар.  Төркемнең максаты тоташ тирә-якны тикшерү һәм кабаннарның санын тәртипкә салу буенча чаралар күрү, ә шулай ук  үлгән кыргый кабаннарны табу иде.


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 17 июленнән № 450 Татарстан Республикасы Президентының Боерыгы  белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 1 августыннан 2015 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын тотуга киләсе лимитлар раслануы турында хәбәр итә.

Поши – 424 баш,

Кыр кәҗәсе – 14 баш,

Селәүсән – 0 баш,

Бурсык - 167 баш.

Боерыкның тулы тексты белән  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында “ Норматив – хокукый актлар” бүлегендә танышырга була.


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 16 июль көненә Идарә белән 35043 аучылык билеты бирелү турында, хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International