Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, 2014 елның 14 август көнендә, 2014 елда көзге – кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды. Анда Идарәнең белгечләре һәм районара бүлекләренең хезмәткәрләре катнашты. Идарәнең башлыгы Д.А. Иванов белән ауны ачу, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында биотехник чаралар үткәрү буенча вазифалар куелды.
Киңәшмәдә хайваннар дөньясы объектларын лицензияләү һәр тәртипкә салу бүлегенең башлыгы Р.Э. Чиспияков, ә шулай ук хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең белгече В.М.Давлетшин чыгыш ясадылар.
12 августта сәгать 17.00 һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды.
Хәзерге вакытта бирелгән гаризаларны таләпләргә туры килүгә тикшерәләр.
Кайбер аучылар, бер үк төр аучылык байлыгын табуга, гаризаларны берничә районга бирүләрен хисапка алып, комиссия үз ихтыяры белән җирәбә салуда катнашу районын билгеләячәк.
Регистрация барышында техник хата барлыкка килде һәм керүче номерларның кайбер өлеше ( 890-899) төшеп калды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә: бүген, 2014 елның 12 август көнендә, сәгать 17.00, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү тәмамлана.
Гаризаларны үз вакытында җибәрүегезне сорыйбыз.17.00 соң гаризалар кабул ителмәячәк.
2014 елның 7 август көнендә Идарә башлыгы Д.А. Иванов Яңа Шешмә муниципаль районы Киңәшмәсенең 35 утырышында катнашты. Яңа Шешмә муниципаль районы Киңәшмәсенең утырышында , Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгы В.М. Козлов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләүче Идарәнең өлкән кинәшчесе И.И. Гузаиров,ә шулай ук районның депутатлары һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Көн тәртибендә иң мөһим сорауларның берсе - Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгының урынбасарын сайлау иде. Утырыш барышында Н.И. Попкованы сайладылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, язгы-көзге ау чорына аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләрне бирүен дәвам итә.
Исегезгә төшереп китәбез:каурыйлы киек кошларга җәйге-көзге ау чоры 16 августта башлана.
Ау вакыты төрле төркемнәргә ау кагыйдәләре белән урнаштырылган. Ау кагыйдәләренең соңгы үзгәрешләрен исәпкә алып, ау вакыты түбәндәге:
су йөзүче, сазлык- болын һәм кыр киек кошларына – 2014 елның 15 ноябренә кадәр;
урман киек кошларына – 2014 елның 31 декабренә кадәр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп,Идарә Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтүне ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru)порталы аша электрон рәвешкә күчерергә тели.
Сервисны тәҗрибәле эксплуатациягә кертүнең якынча вакыты- 2014 елның 3 кварталы, сәнәгый эксплуатация режимына – 2014 елның 4 кварталы.
Бүген, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе территориясендә, Татарстан Республикасының Премьер- министры И.Ш. Халиков катнашында, Республика бюджетыннан бүленеп чыгарылган акчага алынган, 14 “УАЗ” машинасы, 14 “Yamaxa “кардан йөрү машинасы һәм 2 катер ачкычларын тантаналы рәвештә Идарәнең районара бүлекләре башлыкларына тапшырдылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган, физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү, очраклы сайлау (җирәбә салу) ярдәмендә булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирү вакыты 12.08.2014 елның сәгать 17.00 кадәр урнаштырылды. Җирәбәдә катнашу өчен бөтен аучылар да, Татарстан Республикасының Экологик кодексының 2009.15.01 № 5-ЗРТ белән урнаштырылган таләпләренә туры китереп, гариза бирә алалар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүматны белер өчен бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.