ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, гамәлдәге канунчылык белән яраштырып, Татарстан Республикасының урманнарында лимитлаштырылган тояклы  хайваннар төрен  тотуга рөхсәтнамәләрне  бүлү, тоту лимитларын раслаганнан соң,  җирәбә салу аркылы үтәчәге турында хәбәр итә.

Җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында мәгълүмат безнең сайтта урнаштырылачак. Белдерүләрне игътибар белән карагыз.

 


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 10 хезмәткәре һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең 1 хезмәткәре Киров шәһәренең  Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендәге   профессиональ белем алу һәм һөнәрчелекне күтәрү Үзәгендә профессиональ белем алдылар. 2014 елның 26 июнендә курсларны бетерүчеләргә “ Биолог” квалификациясе, “ Аучылыкны алып бару” белгечлеге буенча тантаналы рәвештә диплом тапшырдылар.


27
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Россия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 16.11.2010 № 512  боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апреленнән  № УП-303  “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый җирләрне кертмичә,Татарстан Республикасы территориясенең аучылык җир-суларында ауны булдыру күләмен билгеләү турында” гы боерыгына туры килгән үзгәрешләр кертү турында хәбәр итә. Алар белән Идарәнең рәсми сайтында “ Норматив-хокукый актлар” бүлегендә танышырга була.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында  дуңгызларда африка чумасын булдырмау буенча тактик – махсус укуларны әзерләү белән бәйле рәвештә, 25.06.2014 елны Яшел Үзән Шәһәрендә бу сорау буенча тармакара киңәшмә узды. Киңәшмәдә, укулар үткәргәндә кулланылачак, авыру таралган учактны бетерү өчен  куллана торган эш планы каралды.


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Июнь ае эчендә питомникта 8 кечкенә марал баласы дөньяга килде.

Ата-аналарыннан аермалы буларак, алар матур тимгелле тиреле. Һәзерге чакта аларның ризыгын күбрәк ана сөте тәшкил итә, ләкин инде хәзердән үк алар үлән башларын тешләп алып йотмакчы булалар. 10 килолы болан балаларыннан 400 кило авырлыкта һәм мөгезе 14  килога тарта торган гайрәтле хайваннар үсеп җитүен күз алдына китерүе авыр


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсе Республика территориясендә көрән аю белән очрашу очракларының ешаюы турында хәбәр итә.

Республика территориясендә көрән аю белән очрашу очраклары турында соңгы хәбәрләр Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Арча муниципаль районнарыннан килде. Бу төр аюларның җитди куркыныч китерүен  истә тотып,  урманнарга кергәндә сак булуыгызны, балаларны ялгыз калдырмавыгызны сорыйбыз.


20
июнь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле аучылар !!!! Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан N 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2014 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 400 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә танышырга була.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә (соңыннан – Идарә) Идарә карамагындагы Киңәшмә утырышы узды.

Киңәшмәдә, хайваннар дөньясы  объектларының  735-760 км участогында проектлаштырыла торган “Мәскәү- Казан” югары тизлектәге магистраль аша махсус чыгу юлларын  билгеләү соравы каралды.

Комиссиянең карары, тәкъдимнәр белән бергә, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юнәлтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International