ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр комплекслы  өлгер – профилактик «Уылдык чәчү -2014» операциясе уздырылды.  Үткәрелгән чаралар биологик су байлыкларын  рациональ куллануга һәм  саклауга, күл – елга балыыкларын тотуга рөхсәтнамәләре булган, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшләрен тикшерүне булдыруга, язгы – җәйге чорда браконьерлыкка юл куймауга юнәлтелгән иде.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм янәшәдәге  территорияләрдә биологик су байлыкларын  хокуксыз табу очракларын ачыклау өчен, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе (соңыннан – Идарә) Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының  махсус авиаотряды белән берлектә территорияләрне очып чыкты.

Идарә хезмәткәрләре ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” белән берлектә «Уылдык чәчү -2014» операциясе барышында, бирелгән вәкаләт чикләрендә 24 затны җаваплылыкка тарттырдылар,1014 хокуксыз тоту коралы ( ятьмәләр) тартып алынды, полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд нәтиҗәсендә 256 УК РФ буенча 10 җинаять эше ачылды.


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2014.11.04.           № 651-р  боерыгы  белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район              ( районара) бүлек башлыклары, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар  һәм аучылар белән берлектә республикабызның “Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, 2014 елның 14 апреленнән алып 14 июненә кадәр республика территориясендәге  урманнарны, урман юлларын   өемнәрдән чистарту чыгышлары уздырылды.  Җыелган чүпләрне чыгару оештырылды.

Якында яшәп, урманга йөрүче халык белән, янгын булдырмау кагыйдәләре һәм ял итү урыннарында  чисталык һәм пөхтәлекне саклау буенча аңлату чаралары үткәрелде.


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, республика халкы! Сезне бөтен коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән дәүләт бәйрәме 12 июнь – Россия Көне белән котлыйм! Россия Көне – азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешенең ризалык бәйрәме! Бу бәйрәм – милли берләшүнең һәм  безнең Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Сезгә саулык – сәламәтлек , башлаган эшләрегездә казанышлар, иминлек, бәхет телим!

 Ихтирам белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А.Иванов


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 ел. № 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында” Боерыгы белән тәңгәл килеп, 2014 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачыла

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең киек кошлар питомнигында  иң җаваплы чор башлана – ау кыргавылының үсеш вакыты.

 Бер ай элек туган кыргавыллар инде 250-300 граммга тарталар. Хәзерге вакытка кадәр бүлмә шартларында  асралган кыргавыллар, хәзер өстәмә җылылыкка мохтаҗ түгел һәм шуңа күрә аларны саф һавага чыгардылар. Анда алар үзләрнең яңа вольерларына ияләшәләр.

 


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының  06.06.2014 елдагы №387 Боерыгы белән 2014 елның 6 июненнән алып һәм аерым боерык булганчыга кадәр  республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу режимны, Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы һәм бишенче сыйныф янгын куркынычы аркасында, гражданнарның гомеренә һәм саулыгына куркыныч янамасын өчен, тирә-якка зяын һәм зур материаль югалтулар булдырмау максаты белән кертелә. Аннан башка, янгынга каршы аерым режим, хәвефле табигый күренеше ( “коры җил”) нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркынычын булдырмау максаты белән  кертелде.Татарстан Республикасы Президентының  Боерыгы  беренче чиратта идарә итүче әгъзаларга һәм  Татарстан Республикасында гадәттән тыш очракларны бетерү һәм кисәтү көчләренең территориаль подсистемасына кагыла.


6
июнь, 2014 ел
җомга

06.06.2014 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә видеоконференция рәвешендәге киңәшмә нәтиҗәләре буенча “  Татарстан Республикасында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик эшләрнең хәле һәм    очракны стабильләштерү буенча  ашыгыч чаралар турында” темасына  пресс-конференция узды. Анда кызыксынган министрлыкларның һәм идарәләрнең вәкилләре, Татарстан Республикасының муниципаль районнарының җирле үзидарә әгъзаларының урындагы затлары һәм Идарәнең территориаль бүлекләренең башлыклары катнаштылар.


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
5 июньдә ватаныбызның экологлары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгелиләр. Владимир Путин № 933 “ Экологлар көне турында” туры килүче боерыкка 21.07.2007 елда кул куйды. Бөтен дөнья тирә-як көне, яки Экологлар көне, бөтен европа илләрендә дә диярлек билгеләнеп үтә. Бу бәйрәм 1972 елның 15 декабрендә Бердәм милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы инициативасы белән, “ җәмгыятьнең игътибарын тирә-якны саклауга һәм яхшыртуга юнәлтү” өчен урнаштырылды. Вакыты да очраклы түгел: 1972 елның 5 июнендә Бердәм милләтләр оешмасының тирә-якны саклау сораулары буенча беренче тапкыр махсус конференциясе үткәрелде.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 4 июнь көненә Идарә белән 34000 аучылык билеты бирелү турында, хәбәр итә.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы катнашуында коррупциягә каршылык күрсәтү сораулары буенча комиссия утырышы узды. Утырышта хезмәткәрнең үзенең, ә шулай ук ире ( хатыны) һәм яше тулмаган балаларының кереме, милке һәм милке йөкләмәләр характерындагы мәгълүматны тутырганда; хезмәткәрнең үзенең , ә шулай ук ире ( хатыны) һәм яше тулмаган балаларының чыгымы турында мәгълүматны тутырганда чыга торган типик хаталар каралды ; керемнәре һәм чыгымнары турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат бирү өчен җаваплылык тоту очраклары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International