ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 31 май көнендә спортның су төрләре сараенда , Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре олимпиадасы кысасында йөзү буенча ярышлар узды, алар программада 5 төр спорт булып киләләр. Йөзү буенча ярышларда 22 командадан дүртешәр кеше катнашты. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре дә бу ярышларда актив катнаштылар.

30
май, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы проектының Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт экологик экспертизасында уңай йомгак алуы, Идел регионара табигатьне саклау прокуратурасында , Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында, Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яраштыру алуы һәм хәзерге вакытта   Татарстан республикасының Министрлар Кабинетына күзәтүгә юнәлтелүе турында хәбәр итә.

 


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
экологик хәвефсезлек, табигый байлыкларны куллану һәм санитар- эпидемиологик иминлек буенчаТармакара комиссия карары белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасында 2014 елның 24 апреленнән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 25 апрельдән 25 майга кадәр түбәндәге эшләр үткәрелде:
Министрлык белән туры килүче РФ Хөкүмәте боерыгы проекты әзерләнде һәм һәр яклап иҗтимагый тикшерү узды, бөтен кызыксынган башкарма хакимият әгъзалары белән яраштырылды, тыюлыкларның һәм милли паркларның региональ ширкәтләреннән ярдәм алды. Россияның Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской: “ Без, профессиональ бәйрәм - аеруча нык саклана торган табигый территорияләрдә эшләүче хезмәтчеләр Көнен булдыру соравын күп тапкыр һәр яклап тикшердек. Бу тәкъдим ООПТ системасының хезмәткәрләре һәм иҗтимагый экологик оешмалар арасында киң ярдәмлек таба. Бәйрәм, тыелулы эштә эшләгән хезмәткәрләр өчен, бик зур мәгънәгә ия булачак, аларның биологик һәм ландшафт күптөрлелеген, табигатьнең байлыгын саклауга керткән өлешләрен ассызыклап үтәчәк.” Бәйрәм көнен ел саен 22 майда, Генераль Ширкәт белән 1995 елда билгеләнгән Халыкара биологик төрлелек көнендә, билгеләргә тәкъдим итәләр.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 май көнендә Идарә бинасында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең “2012 елның 7 маеннан РФ Президенты боерыкларын тормышка ашыру” сораулары буенча киңәшмә узды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 27 май көнендә Россиянең Табигать министрлыгы Россия күләмендәге , Россия Федерациясе субъектларының, аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә вәкаләтле, дәүләт хакимияте әгъзалары башлыклары белән киңәшмә үткәрүе турында хәбәр итә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенә тиз арада өлкән белгеч кирәк. Тулы мәгълүматны 211-73-81( кадрлар бүлеге) телефоныннан белергә була.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 ел өчен Татарстан Республикасының дәүләт аучылык хуҗалыклары реестры буенча мәгълүматларның эшкәртелүе турында хәбәр итә. Сез , югарыда күрсәтелгән мәгълүматның әсбаплары белән, безнең сайтның “ Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә таныша аласыз.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Кама районының башлыгы Иванов Э.П. белән, Кама елгасының ярларын көнкүреш һәм сәнәгать чүпләреннән чистарту буенча чыгыш уздырылды. Бу чарада 12 аучы актив катнашты. 800 метр яр буе чистартылды, 1 трактор арбасы чүп җыелды.

23
май, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә, максималь 29-31 градус температуралы, аномаль эссе һава торышы урнашты. Мондый һава торышы республикада 27 майга кадәр торачак. 2014 елның 23 маеннан №959-р Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының боерыгы белән республиканың урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде. Шуның белән бәйле рәвештә гражданнарга һәм машиналарга урманга керү чикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International