ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле аучылар !!!! Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 20 май көнендә Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында биологик су ресурсларын хокуксыз табу очракларын ачу өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус эшләр авиа төркеме белән бергә КА-226 вертолетында Татарстан республикасы территориясен очып чыктылар.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында ФКО Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәге инженерыА.Х. Вазагиев белән хезмәткәрләр өчен өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.Бирелгән вакыт эчендә бөтен хезмәткәрләр (20 кешегә якын) бинадан эвакуацияләнделәр.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе төркеме йөгерү буенча ярышларда – Казанда «Манеж» җиңел атлетика копплексында узган 400 метрлы эстафетада уңышлы чыгыш ясады.

16
май, 2014 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып, ААҖ «Түбән Кама Нефтехим»га карата тикшерү уздырылды.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген сәгать 10.00 Россия балыкчылыгы Дәүләт фәнни-тикшеренү институтының күл һәм елга балык хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең белгечләре һәм җитәкчеләре өчен бердәм киңәшмә узды. Киңәшмәдә чик һәм Татарстан Республикасының балык тоту участоклары исемлеге проекты, ә шулай ук республиканың балык табу тармагында төп мәсьәләләркаралды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең киек кошлар питомнигында иң җаваплы чор башлана – монда тора торган ау кыргавылы токымының тууы һәм аларны үстерүе.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 13 май көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “ Хокуксыз балык тоту белән көрәш һәм Уылдык чәчү – 2014 операциясенең барышы” темасына тармакара киңәшмә узды. Киңәшмәдә операциянең арадагы нәтиҗәләре һәр яктан тикшерелде һәм тикшерүче әгъзалар арасында мөнәсәбәтне яхшырту буенча максатлар куелды.
2014.14.05. Спасс районында Идел елгасында уылдык чәчү урыннарын ясау һәм ярларын чистарту буенча чаралар үткәрелде. Чараларны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыгы Коптелов А.А., ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәре Корчагин А.Н. һәм Спасс районы ихтиологлары уздырдылар. Шулай ук бу чарада коррекция мәктәбенең укучылары да катнашты. Яр территориясен җыештырган вакытта, алар ятьмәләрдә буталган керпене азат итәргә булыштылар. Азат ителгән керпе, җибәргәннән соң урманга кереп качты

13
май, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның  12 май көнендә, Халыкара экологик белем берү Көненә багышланган, республикабызның “ Бердәм экологик дәрес” акциясе чикләрендә, яшь буында табигатька сак караш тәрбияләү максаты белән, барлык мәктәпләрдә бердәм экология дәресе узды.

Шулай, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район (районара) бүлек башлыклары Иванов Э.П., Филин М.А., Макаров В.И., Хрычев В.С. белән Түбән Каманың 26 нчы урта белем бирү мәктәбендә 1 а һәм 1 б сыйныфларында, Буа шәһәренең 5нче урта белем бирү мәктәбендә 7сыйныфларда, Балык Бистәсенең 1нче гимназиясендә 2 сыйныфларда, Яшел Үзәннең 7 нче урта белем бирү мәктәбендә 4 сыйныфларда лекцияләр укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International