«Урман атнасы-2019» республика табигать саклау акциясе кысаларында, 80нән артык кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмалар коллективлары, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган чистайлылар яшь каен һәм миләш үсентеләре утыртуга кушылды.
Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә керткән өлеше аркасында гына түгел, ә тарихны саклау белән дә истәлекле булды, чөнки ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Аллея утыртылды.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре оештырган, көнкүреш калдыкларын икенчел файдалануга багышланган «чүп-чар+фантазия»конкурсы зур уйланма һәм фантазия белән үткәрелде. Чараның максаты- кече яшьтән үк балаларның игътибарын тирә-якны көнкүреш калдыклары белән пычрату проблемаларына җәлеп итү, көнкүреш калдыкларны киметү һәм аларны икенчел файдаланырга ничек өйрәнү турында фикер алышу. Конкурс инде кулланылган көнкүреш материалларының яңа мөмкинлекләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Алар кулланыла торган материалның төрлелеге белән аерылып торды: бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пластик тара, калай банкалар, стаканнар, кашык һәм тәлинкәләр, пластик көпшәләр, иске әйберләр һәм башкалар. Әгерҗе муниципаль районының мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 45 катнашучы 50дән артык төрле эш тәкъдим итте. Балалар бакчаны, клумбаларны, балалар уен мәйданчыгын һәм башка урыннарны бизи ала торган, ташландык әйберләрнең икенче тормыш төрлелеген күрсәтергә тырышып, һәр эшкә күңеленең бер өлешен керттеләр, фантазиясен, тырышлыгын күрсәттеләр.
Чара программасында шулай ук укучыларның экологик проектларны яклау белән чыгышлары да каралган иде. Алар калдыклар белән эш итүнең мөмкин булган вариантлары турында сөйләделәр, хәзерге хәлне яхшырту өчен һәрберебезнең дә нәрсә эшли алуыбыз турында аңлаттылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, конкурс эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.
Яшь буында әйләнә - тирә мохиттә үз-үзеңне тоту, аны саклау өчен гражданлык җаваплылыгын формалаштыру максатыннан, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре 8 нче номерлы катнаш төрдәге «Дюймовочка» балалар бакчасында ( Чистай районы) тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге турында, 2001 елдан башлап Чистай муниципаль районы территориясендә «Чиста болыннар» тыюлыгы барлыкка килүе турында белделәр, тыюлык территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Балалар табигатьне сакларбыз, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәрбез дип ышандырдылар. Лекция ахырында тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан һәр төркемгә «ТР Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре»китабын бүләк иттеләр.
Лекциядән соң, тыюлык хезмәткәрләре, бик мөһим миссия белән, өлкән әзерлек төркеме балалары белән бергә урамга киттеләр. Алар планетабызның яшел киләчәгенә уртак өлеш керттеләр-агач үсентеләре утырттылар. Балалар өлкәннәргә чокыр казырга, ком ташырга, агач усентеләрен тотарга ярдәм итте. Агачлар утырту-балаларны һәм яшьләрне әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп итүнең бик яхшы ысулы. Очрашу бик файдалы узды, тыюлык хезмәткәрләре балаларга тагын бер тапкыр кунакка килергә чакыру алды.
"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре, балаларга республикабызның су биологик ресурслары һәм табигатьне саклау турында сөйләү өчен, Буа районындагы Р. Сагдеев исемендәге мәктәпкә бардылар. Дәресләрдә туган як табигатен саклау проблемалары, бигрәк тә Кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау проблемалары турында фикер алыштылар.
Материалны ныгыту өчен мәктәп укучылары белән викторина уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча аеруча зур уңышларга ирешкән балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.
«Чиста яр» акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шәһәр һәм муниципаль оешмалар администрациясе, мәгариф, мәдәният бүлекләре белгечләре һәм Спас районының башка халкы белән берлектә, Рабига күле тирәсендәге яр буйларын һәм ял итү зонасын чүп-чардан чистарттылар.
Кешеләрнең уртак изге эше, үз шәһәрләренә карата кайгыртучан мөнәсәбәтенең үрнәге булды.
2019 елның 2 октябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге конкурслар игълан итә:
Киләсе вазыйфаларга кадрлар резервына кертү:
- биологик төрлелек бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе»);
- Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе);
-Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе);
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Кирәкле документлар белән бергә конкурста катнашу өчен гаризаларны, аларны кабул итү турында мәгълүмат урнаштырылган көннән алып 21 көн эчендә (2019 елның 22 октябренә кадәр), конкурс комиссиясе сәркатибе киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 30 октябрендә булачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылык күзәтчелеге тармагында эшләгән өлкән яшьтәге кешеләргә барып күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бу якты көндә без аларга хезмәттәге казанышлары, дәртләре һәм патриотлыклары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген Комитетыбыз горурлана торган, анда беренче тапкыр барлыкка килгән күбесе нәкъ менә алар көче, хезмәте һәм таланты белән булдырылды.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм озын гомер телибез.
Кыска гына вакыт эчендә «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакайның 4 балалар бакчасына бардылар: 6 нчы номерлы «Звездочка», 10 нчы номерлы «Алтынчәч», 12 нче номерлы «Росинка» һәм 13-нче номерлы «Рябинка».
Өлкән һәм мәктпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр белән, «Тыюлыклы табигать» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Анда балалар беренче тапкыр «Чатыр-Тау» тыюлыгы территориясендә нинди сирәк үсемлекләр һәм хайваннар очравы, кыргый хайваннарның әһәмияте, аларның яшәү урыннары һәм гадәтләре турында белделәр. Балалар, үз чиратларында, табигать турында үзләренең кызыклы тарихлары һәм хатирәләре белән уртаклаштылар, кошларга һәм үсемлекләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр, зур кызыксыну белән викторинада катнаштылар. Иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре белән (2019 елның 25 сентябрендә узды) түбәндәге СЫЛТАМА буенча таныша аласыз:
1 октябрьдә барлык яшьтәге төркем кыр кәҗәләренә һәм пошиларга ау сезоны ачыла һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук 1 октябрьдә мускус күсесе, су тычканы, кондыз, селәүсән кебек төрләргә ау башлана.
Соры куянга ау чоры 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр, чәшкегә һәм сусарга ау 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр ачык.
2019 елга барлык ау вакыты белән дә аучы календаре бүлегендә танышырга була.