ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, планетаның тереклекне тәэмин итү системаларына арта торган йөк, кискен ноктагакилеп җитмәсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк кешене булышырга өнди. Бәйрәм 1973 елдан  алып ел саен 5 июндә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча урам митинглары, велосипедчылар парады, «Яшел» концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агачлар утырту, калдыкларны торгызу  һәм территорияне җыештыру кампанияләре һәм башка чаралар оештырыла.

Ел саен аның тематикасы һәм девизы билгеләнә, төп халыкара чараларны үткәрү урыны сайлана. 2019 елда бу “Һаваны пычратуга каршы көрәш” һәм кабул итүче ил Кытай булды.

Халыкара көннәр катгый сораулар буенча киң җәмәгатьчелеккә белем бирү, глобаль проблемаларны хәл итү өчен, сәяси ихтыярны һәм ресурсларны мобилләштерү, ә шулай ук кешелек казанышларын таныту һәм ныгыту өчен сәбәп булып торалар. ​


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре Арча шәһәренең күп функцияле мәдәният йорты  карамагындагы «Күренми торган сак» клубы әгъзалары белән «Мин табигать дөньясына китәм» дип исемләнгән экологик акция үткәрделәр.

Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Фазылҗанова И. М. «Күренми торган сак» клубын оештырды һәм ул клуб  күп еллар дәвамында «Ашыт» тыюлыгы администрациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, экологик акцияләрдә: «Урман утырту көннәре», «Татарстанның чиста урманнары», «Кошларны ашатыгыз», «Сыерчык оялары ясау», төрле конкурсларда һәм өмәләрдә  катнаша, клуб әгъзалары ел саен Арча станциясендә чишмә территориясен чистарталар.

Акциядә «Арча район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре, 4 нче Арча урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Барлыгы 40лап  кеше иде.

Катнашучылар «Ашыт» тыюлыгы эшчәнлеге  турында, Татарстан һәм Арча районының аеруча саклаулы табигый территорияләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Тыюлык белгечләре үткәргән викторинада актив катнаштылар. Мәдәният йортына җыелып, балалар һәм олылар лозунг һәм плакатлар белән чыктылар  һәм чишмәгә кадәр бара торган экологик маршрутныуздылар.

Чара бик матур тау битендә  узды һәм  җырлар, уеннар, тыюлык хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр булган чын бәйрәмгәәверелде. Чараның төп максаты - һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итәргә, җиребезнең табигый байлыкларын сакларга һәм үстерергә, табигать белән гармониядә яшәргә теләген булдыру.​


31
май, 2019 ел
җомга

29 майда РФ Федераль Җыелышының Федерация Советында «Эчке сулыкларда балыкчылыкны үстерү: проблемалар һәм перспективалар» темасына «түгәрәк өстәл»утырышы узды.

Утырышта балык хуҗалыгы фәнен үстерү кирәклеге, балык фондына антропоген йогынты белән бәйле проблемалар турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклауны тәэмин итү турындагы доклады белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы чыгыш ясады. Докладта Татарстанда су биологик ресурсларын саклауда  күзәтчелекнең, яңадан җитештерүнең һәм саклауның төрле яклары каралды.

Утырышта Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Людмила Талабаева, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты әгъзасы, РФ субъектларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте, фәнни, коммерция, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.​


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 майда Әлмәт районында африка дуңгызлар чумасын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.

Эпизоотия барлыкка килү куркынычы булганда гамәлләрне ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор, Роспотребнадзор, медицина хезмәте һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре өйрәнде.

Укулардан фоторепортаж​


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре урнаштырылды.  

Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар  өстәмә битендә урнаштырылды (ССЫЛКА ).


28
май, 2019 ел
сишәмбе

«Спас» тыюлыгында эшләүче Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, бу чарада катнаштылар.  Алар ТР Спас муниципаль районындагы Танкеевка авылының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендәге барлык балаларны да уку елы тәмамлану белән котлап, «Парклар маршы-2019»  Халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар.

Моңа кадәр  «Парклар маршы - 2019» акциясе кысаларында «Кызыл китап битләре» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Чистай мәдәни үзәге»ндә узды.

«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык  хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен, конкурсның барлык эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ул күргәзмәгә теләге булган һәркем кереп, эшләр белән таныша алды.

Ә Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес уздырдылар һәм шунда ук  конкурста җиңүчеләрне котладылар.  Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

“Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең язгы этабында актив катнашалар. Әлеге акция кысаларында урманнарны каты коммуналь калдыклардан чистарту, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмати щитларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрелә.

Ел саен акцияне үткәрүдә тыюлык хезмәткәрләренә Кичкетаң урта мәктәбенең «ЭкОС» түгәрәгенә (Экология, саклау, коткару) йөрүчеләр булышалар. Алар бу юлы да “Сложный бор” табигать һәйкәлендә  коры ботаклар  җыюга кулдан килгәнчә өлеш керттеләр.

Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларга бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырды.


24
май, 2019 ел
җомга

2019 елның 23 маенда Комитет хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә узган «Эко-мәктәп/ Яшел флаг» («Eco-schools») халыкара программасы кысаларында Экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале эшендә катнаштылар.

Әлеге программа Foundation for Environmental Education (FEE) экологик белем бирү буенча халыкара оешма тарафыннан үткәрелә.

Программа әйләнә-тирә мохитне саклый, аның байлыкларын  арттыра һәм командада эшли белүче яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итә. Программаның мәҗбүри темалары: «Су», «Энергия», «Чүп-чар», «Климат үзгәрү».

IX Бөтенроссия фестивале эшендә Санкт-Петербург, Киров, Подольск, Волжск, Казан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Фестиваль секцияләре кысаларында белем бирү учреждениеләре командалары тарафыннан 112 иҗади экологик эш тәкъдим ителде. Пленар утырышта фестивальгә йомгак ясадылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Программа координаторларына Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. ​

Бүген Спас районында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык булсын!» исемле  ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру буенча акциядә катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

Укучылар Куйбышев сусаклагычында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда ярдәм иттеләр. Алар чыршы ботакларын бергәбәйләделәр  һәм бауга беркеттеләр, аннары ясалган уылдык чәчү урыннарын  Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, якынча 2 метр тирәнлектә, суга урнаштырдылар.

Укучылар ярдәме белән Спас районы акваториясендә 1500 оя урнаштырылды. ​


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Зөя буйлары” дәүләт  табигать тыюлыгы белгечләре экологлар һәм аучылар белән берлектә АСТТ Зөя елгасы  территориясендә "Чиста яр" акциясе үткәрделәр. Тыюлык башлыгы һәм хезмәткәрләре үзләре эшләп үрнәк күрсәттеләр, район халкын чисталыкка һәм тәртипкә өндәделәр. Зөя ярларын җыештырырга барлыгы 30 кеше чыкты.

Зөя елгасы 1978 елда табигать һәйкәле дип танылды, аның озынлыгы 377.4 км тәшкил итә, табигый су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы булып тора, хуҗалык һәм мәдәни-көнкүреш әһәмияткә ия , һәйкәл территориясендә елга экосистемасына куркыныч яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International