8 май көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, шул исәптән «Спас» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгы инспекторлары белән берлектә, завод тибындагы 4500 данә күләмендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.
Күбрәк фото безнең фоторепортажда.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкәнең Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе, балалар елмаюы,безнең, сугыштан соң туган буынның Ватан сугышының нәрсә икәнлеген белмәве өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.
Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм Уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдыру максаты белән, икенче ел рәттән, ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру һәм урнаштыру буенча, «Балык-Булсын!» дигән акция үткәрелә.
Чаралар Татарстан Республикасының барлык унҗиде яр буе муниципаль берәмлегендә дә үткәреләчәкләр.
Акция Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм район белем бирү учреждениеләре ярдәмендә оештырыла.
2019 елның 6 маенда Тәтеш муниципаль районының Идел елгасы яр буе зонасында «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар. Чарада Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт комитеты карамагындагы « Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре(Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС), урманчылык, балык сәнәгатчеләре һәм җәмәгатьчелек катнаштылар. Беренче көнне ылыслы ботаклардан 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.
Якын арада акция Идел елгасы ярындагы «Озын Алан» тыюлыгы һәм Урюм авылы янында дәвам итәчәк.
30.04.2019 елны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде.
Үткәрелгән конкурс нәтиҗәсендә җиңүче дип Грищук Дмитрий Федорович танылды.
Кадрлар резервына кертелүгә конкурс дәгъвачыларына документлар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына адресланган язма гариза буенча, конкурс тәмамланганнан соң өч ел дәвамында (420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт) кире кайтарылырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгында эшләүче белгечләре хәрби хезмәт ветераннары, шулай ук казак, кадет мәктәбе һәм «Юнармия» яшьләр хәрәкәтеннән яшь армиячеләр белән берлектә Идел ярларын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрделәр. Кайбер ветераннар чарага үзләренең балалары белән килделәр.
Уртак көч белән, элеккеге «Болгар» иске пристаненнан алып ТР Спас муниципаль районының «Райтопсбыт» причалы территориясенә кадәр, Идел елгасының яр буе линиясе чистартылды. Якынча исәпләүләр буенча, машиналар белән, каты көнкүреш калдыклар полигонына 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды.
Акция бәйрәм рухында узды, чөнки елга ярында эшләгәннән соң, акциядә катнашучыларның барысын да балык ашы һәм кайнар чәй көтте, ә кадет интернат-мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков ярга үзенең баянын алып килде. Барысы да мондый уртак чараларны традициягә кертергә дигән фикергә килделәр.
«Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика табигать саклау акциясенең язгы этабы кысаларында «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре урман массивларын тиешле санитар хәлгә китерделәр.
Чара Шаршады урманчылыгының урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә актив катнашты.
6 гектар мәйданда, урмандагы таратылган коры чүп-чарларны җыештырдылар. Барлыгы 45 капчык чүп -чар - пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиналар җыелды.
Алга таба территорияне коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү бурычы тора.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Нурма» исемле яңа аучылык хуҗалыгы барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Мамадыш районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының чикләре үзгәрде.
Мамадыш муниципаль районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының актуаль чикләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 ел, № 453 боерыгы белән расланган), Татарстан Республикасында су биоресурсларын чыгару (тоту) вакыты (чоры) 25 апрельдән 5 июньгә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, уылдык чәчү чорында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының һәм аларга коя торган елгаларның барлык биоресурсларын тоту тыела. Балыкны, уылдык чәчү урыннарыннан тыш, ярдан, гомуми саны 2дән артмаган йөзмә яки су төбе кармагы белән генә тотарга ярый.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ау күзәтчелеге өлкәсендә сораулар буенча кайнар линия телефоны (843) 211 73 81
Кайнар линия телефоны оператор тарафыннан турыдан туры кабул итү режимында эшли.
Хәбәрләрне кабул итү эш вакытында башкарыла (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 -18.00, җомга 9.00 -16.45 -, тәнәфес 13.00-14.00 ).
Татарстан Республикасының Балык Бистәсе район суды буенча җәмәгать судьясы белән, Чистай шәһәрендә яшәүче ике кешегә карата, су биологик ресурсларын законсыз табуда (тотуда) ярдәмлек итү,шулай ук башкару өчен хөкем карары чыгарды. Аннан башка, аларның берсе, үзенең җинаятьчел гамәлләре белән хайваннар дөньясына 300 мең сумнан артык зыян китереп, ике пошины законсыз аулаган өчен хөкем ителгән иде.
Суд карары нигезендә хөкем ителүченең берсенә 1 ел 2 ай вакыт эчендә хезмәт хакының 15 процентын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде, икенчесенә шундый ук җәза, ләкин эш вакыты 6 ай. Хөкем ителүчеләрдән ,республика хайваннарына китерелгән зыянны каплау өчен, 330 мең сумнан артык акча түләттерелде.
Суд карары буенча, җинаять кылганда кулланылган ятьмә һәм башка әйберләр юкка чыгарылырга тиеш, ә көймә һәм көймә моторы, дүрт көпшә утлы корал дәүләт кеременә тартып алынды.