Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре урнаштырылды.
Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар өстәмә битендә урнаштырылды (ССЫЛКА ).
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә Чистай шәһәренең Җиңүнең 40 еллыгы урамында кар көртендә кыр кәҗәсе ятуы турында мәгълүмат керде. Урынга килеп җиткәч, ата хайван икәне билгеле булды. Аны урам этләре куып йөргәнгә күрә, ул курыккан һәм көчсезләнгән иде.
Хайванны тоттылар һәм соңыннан аңа ветеринар ярдәм күрсәттеләр. Җитди имгәнүләр юк, тик уң аягында кечкенә генә ярасы бар иде. Хәзер хайванны ДБУ «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нә терелгәнчегә кадәр күчерделәр, аннары кыр кәҗәсен иреккә чыгарачаклар.
Республиканың кайбер районнарында Бөтендөнья урманнарны яклау көненә багышланган дәресләр узды. Тыюлык белгечләре балаларга урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау һәм торгызу кирәклеге турында сөйләделәр.
Уздырылган чараларның максатлары булып, кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны яклау һәм саклау, балаларда урманда үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыру торды.
- Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Озын Алан»,
- Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Зөя буйлары»,
- ТР Әгерҗе районының Иж-Бубый урта мәктәбендә ДТКЗ «Кичке Таң»,
- ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында ДТКЗ «Спас»,
- ТР Чистай районының «17 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы»нда ДТКЗ «Чиста болыннар».
Татарстан Республикасында «Үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыннарын саклыйк!» девизы астында «Парклар маршы-2019» дип исемләнгән Халыкара табигать саклау акциясе башланды.
Парклар маршы- Кыргый табигатьне саклау үзәге (Мәскәү ш.) инициативасы белән, 1995 елдан бирле Россиядә һәм БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган акция. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә иҗтимагый ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акцияне Россия Федерациясенең Табигый байлыклар министрлыгы һәм БДБ илләренең тиешле министрлыклары хуплый.
2019 елда «Парклар маршы» акциясе кысаларында 2019 елның 26 мартыннан 24 маена кадәр «Кызыл китап битләре»дигән сәнгать конкурсы игълан ителде. Без Парклар маршында катнашучыларга уртак көч белән Кызыл китап төзергә тәкъдим итәбез. Аңа сезнең төбәгегезнең яки районыгызның, Россия яки төбәк Кызыл китапларына кертелгән, шулай ук аларга кермәгән, әмма сезнең яшәү тирәлегендә сирәк очрый торган төрләре керә ала. Шул хайваннар яки үсемлекләр рәсемнәрен ясарга кирәк.
Рәсемнәргә кыскача аңлатма язарга кирәк – ни өчен сез ул төрне сайладыгыз , нәрсәсе белән ул игътибарга лаек һәм аңа нәрсә яный.
Эшләрне башкару таләпләре белән Комитет сайтындаhttp://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 75 06 телефоны буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Советның көн тәртибендә түбәндәге сораулар булды:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларын тикшерү:
- Татарстан Республикасының Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә региональ әһәмияттәге комплекслы юнәлештәге «Кама - Ык» дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында
- Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы территориясендә «Агыйдел елгасы тамагы» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында
2. «Татарстан Республикасының республика һәм җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләр турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү.
Утырыш беркетмәсе белән «Комитет» - «Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга була
«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгында Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Удмуртия Республикасы буенча су-биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтү һәм саклау бүлеге делегациясе булды. Эш буенча очрашу “Иж елгасы” табигать һәйкәле территориясендә узды.
Елганың чыганагы Удмурт Республикасында, ә Татарстан Республикасы чикләрендәге озынлыгы 97,5 км тәшкил итә. Иж елгасы- Татарстан территориясендә Кама елгасының иң зур кушылдыгы.
Очрашу барышында балыкчыларның сулыкка йөрүләре, алар тоткан балыкларның төр һәм сан катнашмасы, һәвәскәр балык тоту кагыйдәләрен үтәү турында фикер алыштылар. «Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы, тыюлыкта эшләнә торган 90% хокук бозулар, Удмурт республикасында яшәүчеләр тарафыннан эшләнә, дип ассызыклады.
Тыюлык хезмәткәрләре шулай ук Удмуртиядән килгән коллегаларын, бер участогы Иж елгасы тамагында урнашкан, чөгә балыгының тотрыклы популяциясен булдыру максаты белән оештырылган "Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары" табигый зоология заказнигы белән таныштырдылар.
Табигать һәйкәле территориясен тикшерү вакытында, эшче төркем профилактик әңгәмә үткәрде һәм кышкы балык тотарга яратучыларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтте.
Удмурт Республикасы буенча су биологик ресурсларны дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белән хезмәттәшлек кысаларында, бүлек белгечләре һәм «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе уртак балык саклау рейдларын оештырырга карар кылдылар.
Халыкара урманнарны яклау көнендә ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында «Спас» тыюлыгы белгечләре һәм тәрбияче Осинцева Вера оештырган «Урман-табигать хәзинәсе» темасына бәйрәм чарасы узды. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар һәм кошлар турында, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш турында сөйләделәр. балалар белән мастер класс үткәрделәр: пластилиннан тал ботагын ясап, аны картонга ябыштырдылар .
Ә «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә һәм һәм ТР Спас районының «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 сыйныф укучыларына, «Спас» тыюлыгы белгече Мурзак Любовь урманның файдасы турында сөйләде. Шулай ук балалар белән викториналар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр һәм урман турында «Урман ничек яши», «Халыкара урман көне» исемле фильмнар күрсәттеләр.
Үткәрелә торган чараларның максаты-кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны сакларга өйрәтү, балаларның урманда үз-үзләрен тоту нормаларын формалаштыру.
Бәйрәм ахырында , тыюлык тарафыннан февраль аенда уздырылган «Могҗиза ашханәсе» һәм «Гамәли иҗат җимеше» номинацияләре буенча оештырылган, «Һәр кошчыкка - безнең җимлек» исемле район конкурсында җиңүчеләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырылды.
Дәүләт экологик экспертизасын үткәрүгә әзерлек өчен, 21-22 март көннәрендә, Татарстан Республикасының муниципаль районнарында 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын максималь рәвештә тоту квоталарын билгеләү буенча, иҗтимагый тыңлаулар узды.
Җыелышларның нәтиҗәләре һәм беркетмәләре соңрак урнаштырылачак.
Бөтендөнья су ресурслары көне ел саен 22 мартта билгеләп үтелә.
Бөтендөнья су ресурслары көнен бәйрәм итү идеясе 1992 елда Рио-де-Жанейрода БМОның әйләнә-тирә мохиткә һәм үсешкә багышланган конференциясендә тәкъдим ителде.
Бөтендөнья су ресурслары көне төче суга керә алу мөһимлегенең әһәмиятлелегенә игътибарны юнәлтү, шулай ук төче су ресурсларыннан тотрыклы һәм рациональ файдалану методларын пропагандалау максаты белән билгеләп үтелә.
Ел саен Бөтендөнья су ресурслары көне төче су белән тәэмин итү проблемасының күпмедер аспектын ассызыклап китә. 2019 елда Бөтендөнья су ресурслары көне темасы — «Беркемне дә читтә калдырмыйча».
21 мартта бөтен дөньяда, 1971 елда нигез салынган һәм шуннан бирле ел саен билгеләнә торган,Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне билгеләп үтелә. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы , җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, ел саен 21 март көнне Халыкара урманнар көнен (International Day of Forests) билгеләп үтүне үзенең резолюциясе белән раслады.
Халыкара Урманнар көненең төп бурычы булып планетада яшәүчеләрнең игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча төп чаралар турында хәбәр итү тора. Чөнки урманнар-милли байлык, шул исәптән Россиядә дә. Аның өлешенә дөнья урманнарының биштән бер өлеше һәм якынча шундый ук агач запаслары туры килә. Бу урманнарның глобаль әһәмиятен ил өчен иң кыйммәтле чимал чыганагы буларак кына түгел, ә җирдә яшәү шартларын билгели торган, биосфераның мөһим компоненты буларак та билгели.