Яшел Үзән районындагы Кара күл табигать һәйкәле дип игълан ителде
18 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Кара күл» табигый объектын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле дип игълан итү турында»гы карары чыкты.
Кара күл хәзер уникаль күл комплексын, Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән су, су яны үсемлекләрен һәм хайваннарын саклау максаты белән барлыкка килгән аеруча саклана торган табигый территория булып тора.
Аеруча саклана торган табигый территориянең табигать һәйкәле территориясе дип игълан итү, әлеге участокларның милекчеләреннән, хуҗаларыннан һәм кулланучылардан үзе биләгән җир кишәрлекләрен тартып алудан башка башкарыла. Гомуми мәйданы 2 гектар булган табигать һәйкәле Яшел Үзән районының Ивановский бистәсеннән төньяк-көнбатышка таба 500 метр ераклыкта урнашкан.
Тулырак мәгълүмат һәм саклау режимы белән Карарда таныша аласыз: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=338727
Татарстан Республикасында 28 февраль көнне кабанга һәм кыйммәтле мехлы төрләргә ( бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлануы турында исегезгә төшерәбез. Шул ук вакытта, бүген( 20 март көнне) – табыш турында мәгълүматларны күрсәтеп, алу урыны буенча рөхсәтләрне кире кайтаруның соңгы көне. (Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган).
15-17 мартта ТР Биектау районының «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында " Яшь натуралист» фестивале узды. «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы республиканың 23 муниципаль берәмлегеннән 150дән артык экологик берләшмәнең, яшь натуралист түгәрәгенең катнашучыларын һәм җитәкчеләрен кабул итте.
Фестиваль кысаларында катнашучылар Россиядә һәм Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтенең үсеш тарихы белән таныштылар, экология өлкәсендә фән эшлеклеләре белән очраштылар, төрле экскурсия программалары уздылар һәм төрле экологик юнәлешләр буенча практик дәресләр карадылар.
Әлеге республика күләмендәге экологик белем бирү фестивале эшендә, шулай ук ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге белгече Слепченко Р. Р. катнашты. Ул Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча дәрес үткәрде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Ә Мәдәният сарае фойесында муниципаль район территориясендә эшләүче оешма һәм учреждениеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе дә катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре, күп кешенең игътибарын җәлеп иткән, табигать почмагы оештырдылар.
«Кичке Таң» табигать тыюлыгы экспозициясендә кунаклар тыюлык территориясендә үсә торган дару үләннәре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук, район җитәкчелеге һәм республика вәкилләре тарафыннан хупланган, тыюлык территориясендә булдырыла торган экологик сукмакларның макетлары күрсәтелде.
Дәүләт комитеты һәм «Зөя» тыюлыгы хезмәткәрләре белән, Яшел Үзән районының «Зөя» су тыюлыгы территориясендә, балык тоту кагыйдәләрен саклау буенча һәм су биоресурсларын тоту нормаларын үтәү буенча профилактик чаралар үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: су биоресурсларының минималь күләме(сәнәгый күләме): агарчак-40см, судак-40см., корбан балыгы-25см., җәен балыгы-90см., сазан-40см., чуртан-32см., кысла-10см, ә һәр граждан өчен тәүлек нормасы: корбан балыгы, судак, чуртан, сазан – 5кг, кысла– 20 данә.
Су биоресурсларын тотканда гомуми тәүлек нормасы арткан очракта тоту (чыгару) туктатыла.
2019 елның 15 мартында Спас районы территориясендә, Куралово авылы янында, Дәүләт комитеты, ДТКТ «Спас» хезмәткәрләре, Балык саклау, сәнәгый балык тоту (ИП Подгорнов) оешмалары, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән, кыш көне балыкларның һава җитмәүдән үлүләрен булдырмау буенча уртак чара үткәрелде. Әлеге чара барышында 50дән артык буа борауланды һәм шуларның эченә камыш тыгылды.
13 март көнне ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына социаль челтәрдән, сай участоклар урнашкан, Болгар шәһәрендә балыкның һава җитмәүдән үлүе турында хәбәр килде. Урынга ДТКТ «Спас» директоры һәм хезмәткәрләре, Дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы булган төркем җибәрелде. Хәзерге вакытта вәкаләтле ведомстволар белгечләре тарафыннан балык үлүнең төгәл сәбәпләрен билгеләнә.
Кышкы чор (аеруча февраль азагы – март башы) - сулыкларда су биологик ресурларының торышы өчен иң начар вакыт. Су дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, балык кислород җитмәүдән күпләп үлә, бигрәк тә аннан күлләр, буалар һәм сай сулы участоклар җәфа чигә.
Быел Дәүләт комитеты тарафыннан, битараф булмаган гражданнар катнашында, балыкның һава җитмәүдән үлүенә каршы чаралар оештырылды. Аңа сәнәгатьче балыкчылар, һәвәскәр балыкчылар, гражданнар һәм үсеп килүче буын актив кушылды. Берничә ай эчендә балыкның һава җитмәүдән үлүенә каршы көрәш чараларда 600дән артык кеше катнашты (шуларның 152се-балалар һәм мәктәп укучылары). Инде сулык мәйданының 118 участогында 2300нан артык буа һәм майна борауланган. Региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыкларының аеруча саклаулы табигый территорияләренә аеруча зур игътибар бирелә, хезмәткәрләр көче белән буалар бораулау буенча көндәлек эш алып барыла.
Сусаклагычларның гидрологик режимы үзенчәлеген, Республика территориясендә су фонды җирләренең зур мәйданын (шулардан, балык һава җитмәүдән үлүгә аеруча дучар ителгән,8 меңнән артык күл генә) исәпкә алсак, әлеге чаралар җитәрлек түгел һәм алдагы елларда волонтерлардан һәм тиешле техникадан аеруча зур ярдәм кирәк.
1997 елның мартында Бразилиянең Куритиба шәһәрендә, Халыкара елгалар көне (International Day for Rivers) дип аталган яңа бәйрәм оештырылуын хуплаган, беренче халыкара конференция узды. Бу көннең девизы булып «Елгалар, су һәм тормыш өчен!» сүзләре килде.
20 ил җәмәгатьчелеген берләштергән конференция, елга бассейннары белән идарә итүнең демократик алымнарын эшләү буенча зур бурыч куйды.
Россиядә 2,5 миллионнан артык елга, кечкенә елга һәм инеш бар дип исәпләнә. Бу көнне экологлар табигатьтә су әйләнешенең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәләр. Ә елгалар, бу процессның аерылгысыз өлеше.
Елгаларны табигать тудырганча саклау өчен, дөньяның күп кенә илләрендә төрле акцияләр, компанияләр, демонстрацияләр үткәрелә. Уникаль гидрография системаларын саклауның иң нәтиҗәле һәм озак сроклы ысулы булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру санала.
Түбән Новгородта, Түбән Новгород өлкәсенең Хайваннар дөньясы объектларын саклау, файдалану һәм яңадан торгызу комитетының «Аучылык хуҗалыгын һәм балыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре " темасына, регионара конференциясе узды. Уртаклашу һәм тәҗрибә алышу өчен төп сораулар арасында, хайваннар дөньясы объектларын саклау, эпизоотик иминлек, сәнәгый һәм һәвәскәр балыкчылыкны җайга салу буенча сораулар да булды.
Бу конференциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау буенча эш алымнары һәм тәҗрибәсе турында сөйләде.
Татарстан Республикасында, сулыкта аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру буенча, Россия өчен уникаль бу эш аерым игътибарны җәлеп итте. Болар - чөгә балыгын саклау һәм үрчетү өчен “Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” һәм уылдык чәчү чорында, бигрәк тә сазан балыгын, массакүләм тотуны тыю өчен «Мишә елгасы тамагы» тыюлыклары.
Бөтендөнья кыргый табигать көне, нинди дә булса табигый ресурсларны саклауга багышланган күп кенә даталар кебек үк, агитацияләү-белем бирү көне булып тора. Көннең максаты-җәмгыятькә кыргый табигать проблемалары турында мәгълүмат җиткерү һәм аны саклауга чакыру.
Татарстан Республикасында Кыргый табигать көне кысаларында төрле акцияләр һәм балаларның иҗади эшләр конкурслары уза. Узган атнада республика тыюлыкларында үткәрелгән, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау буенча гамәли чараларга аерым игътибар бирелә.