ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Алексеевск районында 10 март көнендә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе һәм полиция хезмәткәрләре белән, кар машинасыннан файдаланып, кыр кәҗәсен законсыз тотуда гаепле гражданин К. тоткарланды.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Февраль ахырында, ТР Балтач районында конкурсның сайлап алу этабы узды.  Анда катнашу өчен «Табигать белән дус бул!» девизы астында экологик темага материал әзерләргә кирәк иде!

Конкурска ТР Балтач районының 8 гомуми белем бирү мәктәбеннән, 16 балалар бакчасыннан һәм 6 башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан   экология темасына барлыгы 144 рәсем һәм 13 презентация тапшырылган иде.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре (Хаҗиев Р. К., Муллагалиев А. Н., Гарифуллин Н..Р.) һәм ТР Балтач районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методистлары (Бариева Р. Р., Галләмова А. Р.) катнашуында махсус оештырылган комиссия, иң яхшы иҗади эшләр авторларын – җиңүчеләрне билгеләде. ​


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 6 март көнне, «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе ачылды. Ул 10 мартка кадәр эшләячәк. Шулай ук бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «2018 елда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлары турында"гы темага йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышында Татарстанның Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашты.

Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үз докладында, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, шулай ук республика халкының аучылык кебек рекреацион эшчәнлек белән кызыксынуын тәэмин итү,  хайваннар дөньясын  саклау һәм куллану өлкәсендә төп бурычлар булып килүе билгеләп үтте. (Аучылык җир-сулары 6 млн. 309,4 мең гектар мәйданны били, бу республика территориясенең 93% ын тәшкил итә. Әлеге мәйдан 68 ау өлкәсендә эшләүче арасында, 98 аучылык хуҗалыгына бүленгән).

Рәис аучылык байлыкларының суммар бәясе 1 621 884 000 сум тәшкил итүе турында сөйләде. Татарстан Республикасының табигый тыюлыклар фонды, гомуми мәйданы - 398,393 мең га булган, 184 аеруча саклаулы табигать территориясен тәшкил итә, бу республика мәйданының 5,87% ын тәшкил итә, һәм бу күрсәткечне Гомумроссиянекенә - 13% кадәр җиткерергә кирәк.

Шулай ук Федор Батков үзенең докладында, узган елда, законсыз ау өчен җинаять җаваплылыгын арттыру  өлешендә, РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте (РФ ҖК 258 маддәсе). Штрафлар 2 тапкырга арткан.

Моннан тыш, су биологик ресурсларын саклау буенча системалы ведомствоара эш нәтиҗәләре дә билгеләп үтелде. Узган ел белән чагыштырганда, административ материаллар буенча төзелгән күрсәткечләр 20% ка арткан. Экологик белем бирү  эшчәнлеге дә сизелерлек үсеш ала: узган ел ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруны, маймычлар чыгаруны һәм балыкларның һава җитмәүдән үлүен булдырмау чараларын үз эченә алган «Балык булсын» дип исемләнгән акция узды.

Шулай ук үз докладлары белән КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, Татарстан Республикасының Һәвәскәр балыкчылар федерациясе рәистәше Әхмәдов Нияз Рәшит улы, Кама Тамагы муниципаль районының «Кама Тамагы аучылык хуҗалыгы» муниципаль берәмлеге идарәсе рәисе Миңнулин Айрат Абдул улы чыгыш ясадылар.

Коллегия ахырында Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул комитетның нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Соңыннан Татарстан Республикасының Премьер-министры Комитетның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен–«Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән өчен» дигән ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

 


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә Актаныш муниципаль районында «Иске-Ак» елгасында һәвәскәр балыкчылар, балалар, җәмәгатьчелек һәм Дәүләт комитеты хезмәткәрләре арасында «Актаныш Fiska-2019»дип исемләнгән кышкы ярыш узды.

 76 катнашучы түбәндәге номинацияләрдә ярышты:

– «Иң зур балык»,

- «Иң вак балык»,

- «Балык саны»,

- «Гомуми авырлык»,

- «Иң яшь катнашучы»,

- «Иң өлкән катнашучы»,

- «Хатын-кызлар арасында катнашу»,

- «Бәкене иң тиз бораулаучы»,

-«Әти, әни, мин-балыкчылар гаиләсе».

Катнашучылар 3 сәгатьтән артык үзара көч сынаштылар һәм осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча балыкчылар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Чара ахырында барлык катнашучыларны хашлама,балык ашы һәм самавырдан кайнар чәй белән сыйладылар.​


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Кеше табигатькә аңлы һәм сакчыл карасын өчен, аның бу өлкәдә  белемнәре булсын өчен, экологик тәрбия һәм белем бирүне кечкенәдән башлау яхшырак.

Моның өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә балалар бакчалары администрациясе һәм тәрбиячеләре ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел Арча районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Васильев Божа балалар бакчасы"нда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан район семинары узды, анда «Ашыт» дәүләт тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Абдрахманова Г. И. катнашты, семинарга районның балалар бакчалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар кысаларында кунаклар балалар белән «Могҗизалы –су» һәм «Кышкы урман сукмаклары буйлап» дип исемләнгән квест-уенны карадылар, ташландык материалдан кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Тыюлык белгечләре семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар, «Васильева Божа балалар бакчасы» тәрбиячеләре Сабирова Ләйсән Наил кызы һәм Сабирова Резеда Әгъзәм кызының бердәм эшен билгеләп үттеләр.

Тәрбиячеләр күп еллар дәвамында тыюлык белгечләре белән хезмәттәшлек итәләр. Яшь буынга экологик белем бирү буенча күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.​


1
март, 2019 ел
җомга

Кышның соңгы атнасында, урманда азык калдыклары ахырына якынлашканда, җимлекләр кую бик актуаль.

Шуңа күрә, мәсәлән, «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Тәтеш районы буенча комитетның районара бүлеге башлыгы С. А. Кирилов белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз»дип исемләнгән  дәрес-экскурсия үткәрделәр.

Тыюлык территориясендә Сөйки урта мәктәбе һәм Тәтеш шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары кошлар өчен җим салынган 20дән артык җимлек элделәр. Саф һавада балалар үләннәр салган хуш исле чәй  һәм тәмле әйберләр белән сыйландылар. Табигатькә сәяхәт бик күңелле узды, балалар бик канәгать калдылар.

Ә Буа районында «Зөя буйлары» дәүләт тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә»  һәм   Буа шәһәренең «Йолдызкай» балалар бакчасында   «Җимлекләрне әзерләү һәм элү» темасына экологикдәресләр  үткәрделәр.

Балаларны кошларны ашату  үзенчәлекләре һәм җимлекләр ясау кагыйдәләре белән таныштырдылар. Шулай ук тыюлык белгечләре балаларга Буа районындагы аеруча саклана торган табигый территориянең әһәмияте һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. ​


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның  28 февраль  көне - 2018-2019 еллардагы кышкы маршрутны исәпкә алуның  соңгы көне.

Шулай ук, бүген кабанга һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлана.  Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәт кәгазьләрен алган барлык аучыларга да, 20 көн эчендә, рөхсәт кәгазьләрендә табыш алу турында мәгълүмат формасын тутырырга һәм аларны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, рөхсәт кәгазьләрен  вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.​


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасындагы Балтач районының Норма авылы янындагы сулыкта һәвәскәр балыкчылар арасында кышкы ярыш узды.

Балыкчылар киләсе номинацияләр буенча көч сынаштылар:

- иң беренче балык тоткан балыкчы;

- иң зур балык тоткан балыкчы;

- иң күп балык тоткан балыкчы;

- иң яшь балыкчы;

- иң өлкән балыкчы;

- балыкчы хатын-кыз;

- бозны иң тиз бораулаучы;

- ерактан килгән балыкчы.

2 сәгать дәвамында балыкчылар балык тоту буенча осталыкларын күрсәттеләр. Барлык 8 номинация нәтиҗәләре буенча да җиңүчеләр бүләкләнде.

 «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, җирле сулыкларның күптөрлелеген һәм чисталыгын саклау буенча ярдәм күрсәткән өчен, түбәндәге балыкчыларны бүләкләр һәм тыюлык дипломнары белән бүләкләделәр: Хәбибуллин Р. С., Гәрипҗанов А. С., Зыятдинов М. И., Һәдиев Х. Г., Шәрипов И. Р.

Чара ахырында барлык катнашучыларны балык ашы, чәй һәм коймак белән сыйладылар. Чараны оештыручылар: «Балтач» тыюлыгы, «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, социаль челтәрләрдәге «Балыкчылар» һәм «BaltasiFishing»төркемнәренең администраторлары.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

6 март көнне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада Комитетның 2018 елдагы эшенә йомгак ясаячаклар һәм 2019 елга куелган планнар һәм бурычлар турында фикер алышачаклар.

Шулай ук, 6 март көнне сәгать 10:00, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балыкчы. Аучы» исемле 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәне  ачу тантанасы узачак.  Анда балык тоту, ау һәм актив ял итү өчен товарлар тәкъдим ителәчәк.  Күргәзмә 6-10 март көннәрендә 3 нче павильонда  үтәчәк.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Салавыч авылындагы балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасында белгечләр «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес үткәрделәр, ә дәреснең икенче өлешендә балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре белән берлектә тыюлык хезмәткәрләре авыл халкына экологик темага агитацияләү листовкаларын таратып, мәгълүматны җиткерделәр.

Листовкаларны балалар үзләре ата-аналар ярдәме белән ясадылар. Мондый чара балаларның үзләренә дә бик ошады һәм халыкта да зур кызыксыну уятты. Авыл халкы  листовкаларны шатланып кабул итте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен сакларга вәгъдә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International