ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында Татарстан Республикасының аерым саклана торган тәбигый территорияләрне саклау режимы белән тәңгәл килеп, аулау түбәндәге территорияләрдә тыела:

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Ашит”- Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Долгая Поляна”- Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары”- Буа муниципаль районы (Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баиковская роща”  аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң”- Әгерҗе муниципаль районы (Красноборский аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Спасс”- Спасс муниципаль районы (Куйбышев аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чатыр Тау”- Азнакай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чистые луга”( “Чиста болыннар”) - Чистай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);

региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл “Чуртан тавы”- Тәтеш муниципаль районы (Идел аучылык хуҗалыгы).


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Язгы ау чорында аулаганда  тотарга кирәкле төп кагыйдәләрне исегезгә төшереп китәбез.

 Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә һәм путевка.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына  рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.


14
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15 апрельдән,  Идел-Каспий  балык хуҗалыгы бассейны өчен,Россия Федерациясенең 18.11.2014 елдан 453 номерлы   боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, балыкларның Уылдык чәчү вакытында сәнәгый ысуллар белән балык тоту тыела!

 Барлык сәнәгый балык тоту бүлемтекләре кулланучыларына, барлык сәнәгый балык тоту коралларын, Уылдык чәчү вакытына, бирелгән бүлемтекләрдән,  алып торырга кирәк.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 11 һәм 12 апрелендә  Идарә , язгы ау чорын ачу сораулары буенча,чыгыш киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәләрдә язгы ау чорында Ау кагыйдәләрен саклауны тикшерү сорауларына, киләсе “Уылдык чәчү”чарасына, ә шулай ук  Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә ау хайваннарын саклау һәм үрчетү буенча чаралар уздыруга игътибар юнәлтелде.

Идарә, Татарстанда 2017 елның язгы ау чоры  22 апрельдән алып 1 майга кадәр дәвам итүе турында, хәбәр итә.

Барыгызны  да, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән, язгы ау режимын тотуны сорыйбыз.

Чор тәмамланганнан соң, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау вакыты тәмамланган көннән алып, 20 көн эчендә рөхсәтнамә алган урынга җибәрегез.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

  Бүген Кукмор шәһәрендә  хокук тәртибе һәм канунчылык буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшмәсе Комитетының чыгу утырышы узды. Анда  “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 7.3. һәм 8.1. мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы канун проекты каралды. Шунда Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков чыгыш ясады.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына  рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.

Дүшәмбе

Җомга

Шимбә

 

 15.00 -19.00

15.00 - 19.00

9.00 -13.00

 

2017 елда  Татарстан республикасы территориясендә  аучылык байлыкларын тоту өчен бирелә торган рөхсәтнамәләрне бирү пунктлары :

Муниципаль оешманың исеме

Рөхсәтнамәләр бирү адресы

Элемтә өчен телефон

 

1

Әгерҗе

ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 70 йорт, 4нче каб.

89600692111

 

2

Азнакай

ТР, Азнакай шәһәре, Гагарин ур., 6а йорт

89872237737

 

3

Аксубай

ТР, Аксубай поселогы, Ленина ур., 8 йорт, 2 нче каб.

89172806347

 

4

Алексеевск

ТР, Алексеевск  поселогы, Куйбышев ур., 85 йорт

89372877304

 

5

Әлки

ТР, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 47 йорт

89030628261

 

6

Әлмәт

ТР, Альметьевск шәһәре, ул. Аминова, йоТР 9а. к. 18

89600504493

 

7

Баулы

ТР, Баулы шәһәре, Лесхоз ур., 1 йорт

89872087868

 

8

Бөгелмә

ТР, Бөгелмә шәһәре,. Гафиатуллин ур., 30 йорт, 56 к.

89272419253

 

9

Биектау

ТР, Биектау ст., Советская ур, 9 йорт

89178876617

 

10

Чүпрәле

ТР, Буа шәһәре , Р.Люксембург ур., 159йорт

89600346717

 

11

Алабуга

ТР, Алабуга шәһәре, Чапай ур., 68йорт

89178692865

 

12

Яшел Үзән

ТР, Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 40а

89172594850

 

13

Кайбыч

ТР, Зур Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт

89763662737

 

14

Лаеш

ТР, Лаеш шәһәре, М.Ульянова ур., 54 йорт, 1 каб.

89600346305

 

15

Лениногорск

ТР, Лениногорск шәһәре, Крупская ур., 4 йорт, 3 стр.

89600504518

 

16

Мамадыш

ТР, Мамадыш шәһәре, Советлар ур., 11/6 йорт

89173940230

 

17

Мөслим

ТР, Мөслим авылы, Ф.Рашитова ур., 40 йорт

89274519754

 

18

Түбән Кама

ТР, Түбән Кама шәһәре,  Кызыл ачкыч р-ны, Яр буе ур., 7 йорт

89173951328

 

19

Яңа Шешмә

ТР, Яңа Шешмә авылы, Советлар ур., 80 йорт

89874171299

 

20

Норлат

ТР, Норлат шәһәре ,Советлар ур., 117 йорт, 43каб.

89297213822

 

21

Балык Бистәсе

ТР, Балык Бистәсе поселогы  , Наратлы ур., 11йорт, 1к.

89274070277

22

Сарман

ТР, Сарман авылы, Куйбышев ур.,

86 йорт

89172666282

23

Спасс

ТР, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов ур., 21 йорт

89673662748

24

Тәтеш

ТР, Тәтеш шәһәре, Свердлова ур., 61

89600346730

25

Тукай

ТР, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 145 йорт, «Аучы» магазины

89600713399

26

Чирмешән

ТР, Чирмешән авылы , 22 Партсъезд ур., 54 йорт, 2 этаж

89274222044

27

Чистай

ТР, Чистай шәһәре, Бебель ур., 129йорт

89600504580

Татарстан Республикасының ачык җир-суларында аулау өчен рөхсәтнамә алуга гариза бланкы һәм дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары белән белән Идарәнең рәсми сайтында “ Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” бүлегендә “Ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табу  рөхсәтнамәсен алу өчен  хокук алу” өстәмә битендә >”Дәүләт пошлинасын түләүөчен бланк” бүлекчәсендә урнаштырылган

 Хөрмәтле аучылар, 2016 елның 28 апрель көненә ачык аучылык җир-суларына калган рөхсәтнамәләр саны турында мәгълүмат

 Бирелергә планлаштырылган рөхсәтнамәләр саны ( аучылык биләмәләренең  үткәрү сәләтеннән чыгып)

 

 

Каз

Урдәк

Тәлләтәвеч

1

Әгерҗе

450

450

60

2

Азнакай

1200

1200

200

3

Аксубай

350

350

15

4

Алексеевск

1200

1200

150

5

Әлки

600

600

50

6

Әлмәт

200

200

200

7

Баулы

700

700

200

8

Бөгелмә

130

130

10

9

Биектау

500

500

30

10

Чүпрәле

800

800

0

11

Алабуга

200

200

0

12

Яшел Үзән

50

50

0

13

Кайбыч

150

150

30

14

Лаеш

50

50

0

15

Лениногорск

170

170

120

16

Мамадыш

500

500

150

17

Мөслим

450

450

20

18

Түбән Кама

160

160

25

19

Яңа Шешмә

750

750

0

20

Норлат

1000

1000

500

21

Балык Бистәсе

20

20

0

22

Сарман

850

850

30

23

Спасс

900

900

70

24

Тәтеш

350

350

0

25

Тукай

650

650

15

26

Чирмешән

500

500

20

27

Чистай

950

950

15


7
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  табигый байлыклар, милек һәм җир мөнәсәбәте буенча Дәүләт Думасы Комитеты белән, 2017 елның 6 апрелендә“Аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклауның һәм куллануның  хокукый көйләвен камилләштерү” темасына парламент тыңлаулары уздырылды.

Тыңлауларда 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы “ Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  Федераль канунны камилләштерү сораулары каралды.

Чыгышларда  канунның аучылык хуҗалыклары килешүләре төзү,  озак вакытлы лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү, хисаплау эшләренең методикасы һәм  кабатлануы, аучылык билетларын бирү, ук җибәрү җайланмаларына һәм җәяләргә аучылык коралы дәрәҗәсен бирү бүлекләрендә канунның  эшләп җителмәве билгеләнеп кителде, ә шулай ук эшләп бетерергә кирәкле башка сораулар  каралды.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Идарәгә  юнәлтә аласыз.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International