Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмә эшенең барышында киләсе мәсьәләләр куелды һәм тикшерелде:
балык тоту бүлемтекләрен кулланучылар белән, уылдык чәчү вакытында, балык запасларын арттыруга юнәлтелгән чараларны уздыру, шул санда ясалма уылдык чәчү урыннарын булдыру;
киләсе “Уылдык чәчү-2017” чарасына әзерләнү;
биологик су байлыкларының төрлелеген саклау өчен, Мишә елгасының дельтасында, региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияне булдыру турында.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.
Түбән Кама районы буенча бүлек башлыгы Иванов И.П. “Табигать һәм без”исемендәге V Республика экология мәктәп балалары фестиваленең жюри эшендә катнашты. Ул фестиваль Түбән Кама шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә узды.
2017 елның 30 март көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәне утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе сораулар тикшерелде:
1. 2017-2018 еллардагы ау чорына лимитлар турында тәкъдимнәр;
2. аулау параметрларына аерым төр хайваннарны кертү турында тәкъдимнәр;
3.”Ау турында”гы Федераль канунның 71 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” канун проекты.
Норматив хокукый актларның тәкъдимнәре һәм проектлары, Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бертавыштан якланды.
Питрәч хөкем районы буенча 1нче хөкем участогы хакименең хөкем карары белән, гражданин А. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 258 маддә1 бүлек «б», «г» пунктлары белән каралган( Аерым саклана торган табигый территорияләрдә транспорт чарасын кулланып хокуксыз аулау) җинаять эшендә гаепле дип танылды. Аның өчен 50000 сум штраф рәвешендә һәм ату ау коралын тартып алу рәвешендә җәза бирелде һәм аучылык байлыкларына тидерелгән зыянны 6000 сум зурлыгында каплау каралды.
2016 елның 19 ноябрендә гражданин А., “Мишә”региональ әһәмияттәге дәүләт зоология (аучылык) тыюлыгы территориясендә булган вакытта , Renault Duster машинасы ярдәмендә, машинадан чыкмыйча, фараларның ерак уты белән тирәлекне яктыртып, 2 соры куян тотты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.
Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын әзерләү чикләрендә, Татарстан республикасы районнарында иҗтимагый тыңлаулар узды. Тыңлауларда пошиларны, кыр кәҗәләрен, селәүсеннәрне һәм бурсыкларны тоту квоталары тикшерелде.
Хәзерге вакытта Идарә белән, дәүләт экология экспертизасын узарга тиешле, документлар әзерләнде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе язгы ау чоры башында ,тышкы һәм тавыш сыйфатлары буенча,казларның төп аермалары белән танышырга тәкъдим итә. Алар Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә урнаштырылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елда Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасы чыкты.
Иске басма белән чагыштырганда, яңа басмада аучылык байлыкларына кагылышлы, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде. Яңа басма белән тәңгәл килеп, Кызыл китапка аучылык байлыкларына кагылышлы түбәндәге төрләр кертелде:
Ак куян, гадәти очкалак, Азия борындыгы,тимгелле йомран, соры аю, таш сусар,Европа чәшкесе, елга су күсесе.
Кызыл бугазлы казарка, соры каз, чыелдык каз, кызыл үрдәк, саз көтүчесе, камыш үрдәге, зур улит, үлән үрдәге, зур кроншнеп, саз шөлдие, клинтух, гадәти урман күгәрчене.
Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) өстәмә битендә урнаштырылган.