ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 21 май көнендә сәгать 10.30., Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан,  Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов  гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү булачак.                 ( Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Масловка авылы Пролетарская урамы, 116 йорт).

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе барлык аучыларны һәм балыкчыларны бу вакыйгада катнашырга чакыра.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 11 май көненә Идарә белән барлыгы 42967 аучылык билеты бирелде.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

07.05.2016 елны Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 29-ЗРТ номерлы  Кануны расланды.

Т атарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексы 3.1. маддәсенең яңа басмасында,  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, кисәкләрен яисә ясалмаларын хокуксыз әйләнеше өчен җаваплылык каралды һәм шул канун бозулар өчен каршы чаралар күтәрелде.

Әйләнелеш төшенчәсенә керде: күрсәтелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, өлешләрен яки ясалмаларын хокуксыз рәвештә яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, яки  Татарстан Республикасының башка норматив-хокукый актлары белән билгеләнгән шартларны бозып, табу, саклау, күчерү,җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү.

Бу хокук бозулар өчен каршы чаралар: гражданнарга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр; урындагы затларга – ун меңнән унбиш мңгә кадәр, хокукый затларга – йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр административ штраф түләтүне тәшкил иттеләр.


6
май, 2016 ел
җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы  урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.

Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм тыл эшчеләренә тыныч  тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт  белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда татарстан Республикасы территориясендә дә,  Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.

Теләге булган барлык кешеләр дә, аучылык җирр-суларына чыгып, хисаплауда катнаша ала.

Хисаплауны уздырганнан соң  мәгълүматларын  карточкага тутырып   Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауны уздыруның методикасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  урнаштырылган. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга  була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 141 рейд уздырылды, 326 ташланган тоту коралы җыелды,19 зат административ җаваплылыкка тарттырылды һәм 3 затка җинаять эше ачылды.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның язгы ау чоры Татарстан Республикасы территориясендә 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шуның белән бәйле рәвештә, Сезне, ау кагыйдәләре белән каралган,  язгы ау режимын  тотуыгызны сорыйбыз.

Ау чоры тәмамланганнан соң “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау чоры тәмамланган көннән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга юнәлтергә онытмагыз.

Мәгълүматны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.

 


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында  рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә:


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: җитештерү аучылык инспекторы кандидатына  15.04.2016елда узган  белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәрнамә белән  Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе ( күзәтүе) бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International