2015 елның 30 ноябрь көнендә 1 нче Чирмешән суды хакименең боерыгы белән Гришанин В.А., Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе белән каралган, җинаять эшләүдә гаепле дип танылды һәм коралны тартып алу һәм 45 000 сум штраф рәвешендә җәза бирелде. 2015 елның 9 октябрендә Гришанин В.А. белән Чирмешән районның Аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә, техника чараларын кулланып, рөхсәтнамәсе булмаган килеш кабанны тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 45000 сумга тартты.
Бүгенге көндә күп кенә кеше Инвалидлар көне турында белә. Россиядә, күп кенә илләрдәге шикелле, ул 3 декабрь көнендә билгеләнә. Бу көн, авырлыклар чигеп яши торган кешеләр өчен, махсус оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.10.2015елдан 2260-р номерлы боерыгы белән, 2015 елның 1 декабреннән 2015 елның 10 декабренә кадәр, республикада Инвалидлар көне чигендә чаралар уздырылачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, аучылык тикшерүе өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү сораулары буенча, сәбәпләре чикләнгән затлар өчен “кайнар” телефоннар эшләячәк. (843) 211 66 94, 211 73 81,дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00-18.00, җомга 9.00-16.45, төшке аш 13.00- 13.45.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: аерым төр аучылык байлыкларының һәм территориаль шартларның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын үрчетү һәм саклау өчен шартлар тудыру масаты белән, Идарә Татарстан Республикасы территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проектын әзерли. Хәзерге вакытта республикада аулау, ау кагыйдәләре белән бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен билгеләнгән ау чорларында булдырылуны истә тотып, Татарстан Республикасы өчен җәйге-көзге чорда каурыйлы киекләргә, куяннарга, тиенгә, сусарга, чәшкегә, көзәнгә ау чоры вакыты проекты фикер алышуга чыгарыла.
|
Аучылык байлыкларының төре |
Ау кагыйдәләре буенча ау вакыты |
Тəкъдим ителгән ау вакыты |
|
Су йөзүче, саз-болын, кыр, дала. Урман киекләре ( җәйге-көзге ау чоры) |
Августның өченче шимбәсеннән |
сентябрьнең беренче шимбәсеннән |
|
куяннар |
15сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр |
|
тиен, сусар, чәшке, көзән |
Августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр
|
Шуның белән бәйле рәвештә барлык аучы гражданнарга фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтына ojm@tatar.ru җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлану белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, алынган рөхсәтнамәләрне 2015 елның 5 декабрь көненә кадәр тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә. Рөхсәтнамәне тапшырганда, табылган кошларның төрен һәм санын күрсәтеп, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырырга кирәк.
Тоткан кошның нинди төргә каравын билгеләп( кыр үрдәге, чүрәкәй, бүрекле үрдәк һ.б.), таблицаны ныклап тутыруыгызны сорыйбыз.
Рөхсәтнамәләрне тапшырмау өчен административ җаваплылык каралган.
Хөрмәтле аучылар, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2015 елның 25 ноябрь көнендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасы кандидатларының белемнәрен тикшерү булачак. Тикшерү Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресы буенча узачак.
Татарстан республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыру вакыты якынаю белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүгенге көнгә бердәнбер эшли торган методика дип, 11.01.2012 елдан 1нче номерлы Россияның Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият әгъзаларына Россия Федерациясе белән, аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлеген кышкы маршрут хисабы методы белән дәүләт күзәтүен алып бару буенча, тапшырган вәкаләтләрне үтәү буенча алып барыла торган Методик күрсәтмәләр санала. Шуның нигезендә бу методика буенча Идарә белән 2016 елда кышкы маршрут хисабын оештыру буенча эш алып барыла.
2016 елда кышкы маршрут хисабын уздыру тәртибе турында өстәмә әйтеләчәк. Мәгълүматны игътибар белән карап барыгыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 20 ноябрь көненә Идарә белән 40710 аучылык билеты бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамланды. Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк. Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган. Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.
Хөрмәтле аучылар, кичә, 2015 елның 13 ноябрендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен документларны кабул итүнең тәмамлануы турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә. Белемнәрне тикшерү 25.11.2015 елда Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин -29 адресы буенча үтәчәк. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.