ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Кар яту сәбәпле,кыргый тояклы хайваннарны массакүләм аулый башлыйлар, шуның белән бәйле рәвештә  коллектив ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Коллектив ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш:

  • аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерә;
  • аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертми;
  • аулау урынын һәм вакытын, коллектив ауны уздыру өчен җаваплы затның исемен һәм  фамилиясен, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номерын (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ), таба торган ау хайваннарының төрен һәм санын, коллектив ауда катнашкан аучыларның  фамилияләрен һәм инициалларын күрсәтеп коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзи( алга таба – аучылар исемлеге).
  • коллектив  ауда катнашучылар  белән, коллектив  ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын  аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора);
  • ау хайваны  аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга   җыеп бетерүне оештыра.
  • коллектив ауны  тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында йөртә;

 

Коллектив аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык ату коралы белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта - юлнамә;

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куела.

Ау табышын алып китү һәм аны урнаштыру, аучылык байлыгын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына мөмкин була. Рөхсәтнамәдә хайванны табу турында билге куела яки ертып алына торган талон тутырыла.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 ноябрь көнендә  су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана.

Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк.

Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган.

Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: “Хайваннар дөньясы турында” 1995елның 24 апреленнән 52-ФЗ номерлы Федераль канунның 14,16,40 маддәләре, “Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең  аерым актларына  үзгәрешләр кертү турында”гы 2009 елның 24 июленнән 209- ФЗ номерлы Федераль канунның 32, 40 маддәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, федераль дәүләт аучылык тикшерүе һәм барлавы буенча вәкаләтләрне үтәүгә юнәлтелгән,21.09.2015 елдан № 129-од, 21.09.2015 елдан № 131-од,  28.09.2015 елдан  № 132-од, 28.09.2015 елдан  № 133-од боерыклар чыгарылды.        

   Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә барлык аучыларны да, өстә күрсәтелгән боерыкларны үтәү буенча, беркетелгән територияләрдә эшне оештырырга сорый.                                                                                 

Өстә күрсәтелгән боерыклар белән Идарәнең сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә > “Хайваннар дөньясы объектлары белән озак вакытлы куллану” > “Аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын алып бару турында” өстәмә битендә танышырга була.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Идарәнең үзәк аппараты артыннан беркетелгән, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар җыю игълан ителә!

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторларның  төп максатлары  булып, Идарәнең вазифаи затларына, федераль дәүләт тикшерүе буенча вазифаларын үтәгәндә, гамәли ярдәм итү тора.

Шул санда: ау аншлагларын һәм плакатларын саклауны тәэмин итү буенча һәм  ау хайваннарына салган ризыкны саклау буенча чараларда катнашу;ау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү белән бәйле, Татарстан Республикасы  җирләрендә рейд чараларында катнашу;Һәвәскәр аучылар арасында  хокукый белемнәрне  пропагандалау, гамәлдәге канун нормаларын аңлату, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә канун бозарга авышлы кешеләр арасында, тәрбияви һәм профилактика эше алып бару; халык арасында хайваннар дөньясы объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар, 18 яше җиткән һәм  хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә административ хокук бозулары булмаган Россия  Федерациясе кешеләре арасыннан  сайлап алыналар.

Кандидат табигать саклау канунары буенча белемле булырга тиеш, шул санда 24.04.1995 елдан №52-ФЗ “Хайваннар дөньясы турында” Федераль канун, 29.07.2009 елдан № 209-ФЗ” аулау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында” Федераль канун, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының   хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар. Кандидатның яшәү урыны Казанда, яки аңа якын яшәү пунктларында булырга тиеш.

Катнашучылар, гамәлдәге табигать саклау канунары буенча тест узыру юлы белән, ә шулай ук  Идарәнең башлыгы белән әңгәмә уздыру аша сайланачак.

Сайланышта катнашу өчен,  Идарә башлыгы исеменнә ,билгеләнгән рәвештә язмача гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар 16.11. 2015 елга кадәр кабул ителәләр. Гариза бланкасы Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеге” өстәмә битендә урнаштырылган.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Сезгә хәбәр итә: ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясе”ндә Апас муниципаль районында табылган кабан ите сынавын алганда трихинеллез табылды. Сак булыгыз.

 

Аучылар өчен белешмә.

Игътибар булыгыз трихинеллез !!!

Татарстан Республикасында  трихинелез белән авырый торган кабан табылды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүматны белергә  кирәк:

      Авыруның тасвирламасы:

Трихинеллез –  эшләү сәләтлелеген югалту белән яный торган,ә аерым очракларда үлемгә китерә торган кеше һәм имезүче хайваннар гельминотозы. Инвазиягә лихорадка, мускул авыртулары,бит  шешү, тире бетчәләве, ә авыр очракларда –миокард, үпкә,үзәк нерв системасына тию характерлы.

Инфекция чыганагы  –  капсула эчендә триххинеллакортлары булган, зарарсызландырылмаган трихинеллезлы итне ашау. Бу авыруны ияртү өчен 10-15 грамм  трихинеллезлы итне ашау җитә.

 Инфекция йөртүчеләре– аучылык хайваннары - аю, кыргый кабан, бурсык, байбак. 

       Кабан, бурсык, байбак  тота торган Татарстан Республикасы аучылары түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

     Трихинеллоскопия уздыру өчен тоткан хайваннарның ит сынауларын ветеринария лабораториясенә бирергә.

Лабораториядән паразит юклыгы турында белешмә алмыйча бу төр хайваннарның итен ашамаска.

Трихинеллезлы итне  үзлегеңнән зарарсызландырмаска.

Авыру хайванның  гәүдәсен  юк итү өчен лабораториягә бирергә.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы өлкәсенең үсешенә һәм мәсьәләләренә багышланган идарәара киңәшмә узды.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

Биологик су байлыкларының хокуксыз әйләнеше;

 Республиканың балык тотучылары белән  балык тоту бүлемтекләрен куллану буенча килешүнамәдә каралган бурычларын тоту;

Татарстан Республикасының балык тотучылар берләшмәсен оештыру.

Киңәшмәдә ТР буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Төп ветеринария идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты аппараты вәкилләре, ә шулай  ук республиканың сулыкларында сәнәгый балык тоту белән шөгыльләнә торган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаштылар.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2015 елның 25 ноябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2015 елның 29 сентябреннән  башлана; -2015 елның 13 ноябрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре  өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаштылар. Ярышлар 31.10.2015 елда “ Бокс һәм өстәл теннисы үзәге” спорт комплексында уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International