Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә, 15 сентябрьдә, кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры ачылды.
Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә барлык аучыларны да билгеләнгән Ау кагыйдәләрен сакларга өнди. Хайваннар дөньясының торышы, аңа сезнең мөнәсәбәтегездән торуын исегездә тотыгыз. Шулай ук сезгә билгеле булган хокуксыз ау очраклары трында Идарәгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Бакчасарай аучылык хуҗалыгы нигезендәТатарстан Республикасының аучылар төркемнәре арасында спорт чаралары узачак.
Чара сәгать 11.00 башлана. Катнашучыларны теркәү сәгать 10.00.
Бару схемасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хуҗалыклары һәм аулау сораулары буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә урнаштырылган.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) барлык аучыларга да Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 17.06.2014 елдан № 269 “Дәүләт аучылык хуҗалыгы рестры формаларын раслау һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару тәртибе һәм аның катнашмасы, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыю һәм саклау тәртибе һәм аны, Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 06.09.2010 елдан № 345 боерыгы белән расланган, кызыксынган затларга тапшыру Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы ( алга таба – 265 нче боерык) көчкә керү турында хәбәр итә.
Шуның белән бәйле рәвештә, барлык аучыларга да, бу боерык белән танышырга һәм 1 сентябрьгә кадәр 269 нчы боерык белән расланган формалар буенча, Идарәгә документлаштырылган мәгълүмат җибәрергә.
1.1. (ЧМ)
1.2. (ЧП)
1.3. (ПЛ)
1.4. (ГР)
3.1. (ЮЛ.ИП)
4.1. (ДК)
4.2. (ДП)
4.3. (ДПТ)
4.4. (ДГП)
4.5. (ДВ)
5.1. (ВР)
5.2. (РЧ)
6.1. (ОУХ)
7.1. (ОХ)
8.1. (ИО)
8.3. (НОР)
8.4. (НТБ)
269 нчы боерык белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “ Хисапнамә бирүнең вакыты һәм рәвеше” өстәмә битендә танышырга була.
269 нчы боерык көчкә керү сәбәпле, Идарә белән, 01.06.2014елдан 89-од номерлы “ Хисапнамә бирү вакытын һәм рәвешен раслау турында”гы Идарә боерыгы белән расланган, хисапнамә бирү вакытына һәм рәвешенә үзгәртүләр әзерләнә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, Көзге кошлар күченүе башлану турында, хәбәр итә. Хәзер инде күчмә ерткыч кошларны күзәтергә була. Болар – карчыгалар, тилгәннәр,саз карчыгалары, кечкенә лачыннар,ә кайбер очракта сирәк очрый торган төрләрдән – балыкчы карчыгасы, кабер бөркете, ак койрыклы диңгез бөркете. Тиздән үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның зур өерләрен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта чыпчыксыман кошлар өерләренең күченүе бара. Нәкъ бу чорда табигать хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын күрсәтә.
Кайбер төр хайваннарның бу вакытта куышу вакыты җитә. Андыйларга кыр кәҗәсен һәм пошины кертергә була. Бу төр ата хайваннарның тавышларын республика урманнарында ишетергә була. Сезне сак булырга өндибез, чөнки поши куышу вакытында куркыныч буларга мөмкин.
Сезне табигатькә чыгарга чакырабыз, чөнки бу сезнең өчен дә, балаларыгыз өчен дә бик кызыклы вакыт.
Кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ачыла торган ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе“Ау кагыйдәләре”нең төп кагыйдәләрен исегезгә төшереп китә.
Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
Аучылык билеты:
аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән аучылык нормалары чигендә һәм күрсәтелгән территориядә генә ауларга.
Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында табыш турында туры килгән билге куярга кирәк.
Ау кагыйдәләре буенча, ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.
Иминлекне булдыру максаты белән аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китү;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка ату;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга ату;
- атучылар сызыгы буйлап ату; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);
- түгәрәк эчендә калган хайваннарны чолгап алганда, аучылар түгәрәк эченә керә торган ау хайваннарын куып кертүне оештыру.
Кыйммәтле мехлы хайваннарны аулаганда, аларның ояларын казу һәм җимерү тыела. Искәрмәне түбәндәге очраклар гына тәшкил итә:
Бүреләрнең ояларын һәм башка бала табу урыннарын җимерү һәм көчекләрен алу;
Үзтоткычларны кую өчен кондыз буаларын, су күселәренең ояларын җимерү;
Ояда булган ау токымы этләренә булышу өчен, бурсык, төлке, янутка охшаган этнең ояларын җимерү;
Кыйммәтле мехлы хайваннаны аулау тәмамланганнан соң, аларның казылган оялары тулысынча җир белән капланырга тиеш.
Йомраннарга, сукыр тычканнарга, әрләннәргә, су күселәренә,ләтчәләргә, су тычканына ау үзаткычлар ярдәмендә алып барыла.
Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга, патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.
Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.
Аучылык хайваннарын тоту һәм ату, хайваннар белән шəфкатьсез ысулларны кулланмыйча гына алып барыла.
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;искәрмәгә бүреләрне тоту гына кертелә;
-бүреләрне, янутка охшаган этләрне, селәүсәне, бурсыкны, урман сусарын, кондызны, су күсесен аулаганда, аякларны тотып ала торган капканнар куллану;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар.Искәрмә булып су күсесен һәм чәшкеләрне тотканда, 50 миллиметрдан ким булмаган күзәнәкләрдән ясалган мордушкалар һәм сусарларны тотканда җәнлек ятьмәләре тора;
-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;
элмәкләр кулану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
-бүрене тотудан кала, төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану, ә шулай ук таләпләрне саклап яраланган хайваннарны җыю өчен куллану;
- бүредән кала, хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
Аулаганда түбәндәгеләр тыела:
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- коллектив ауда, аучылык хайваннарын табу өчен, кибетле ярымавтоматик корал куллану;
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану;
-пневматик ау коралын куллану, искәрмәне тиенне аулау очрагы гына тәшкил итә.
Аерым саклана торган табигый территорияләлрдә ау токымы этләре белән һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын алып бару тыела.
Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.