Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның август аенда Идарә белән 214 аучылык билеты бирелде.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе башланган ау чоры белән бәйле рәвештә, куркыныч йогышлы авыруларны булдырмау өчен барлык чараларны да күрергә кирәклеге турында кисәтә.
Кыргый һәм йорт хайваннары арасында таралган авыруларның йогу юлларын һәм йоктырмау чараларын аучыларга бермәкләп белергә кирәк.
Кешеләр өчен трихиннар белән агуланган итне ашау, аеруча аучылар итне пешереп җиткермәгән очракта, иң зур куркыныч булып тора.Әгәр дә ит лабораториядә трихинелезга тикшерелмәсә, өйдә ысланган ризыклар, кабанның чи килеш ысланган бот һәм түш ите дә шулай ук зур куркыныч белән яныйлар. Трихиннар белән агуланган итне ашаган кешеләр, гадәттә трихинеллез белән авырыйлар.
Кешеләрдә трихинеллез төрле ешлык белән очрый һәм гадәттә төркем сыйфатлы була, еш кына үлемгә дә китерә. Кешеләрдә ул бизгәк, кискен хәлсезлек, тамак кибү, йокы килү, курку хисе барлыкка килү, тын кысылу, тоткарланганлык һәм газаплы мускул авыртулары белән беленә. Трихинеллезның мускул рәвеше булганда тулы сәләмәтләнү җитми. Трихинеллез табигый учаклы инвазия булып килә, күп очракларда йорт хайваннары (дуңгызлар, күселәр, песиләр, этләр) инвазиясе белән бәйләнештә тормый.
Кеше өчен куркыныч , хайваннан кешегә күчә торган авырулардан, хайваннар арасында бик еш котыру,туляремия, сальмонеллезлар, бруцеллез, листериоз, лептоспироз, ящур, орнитоз һәм өстә әйтелгән трихинеллез.
Хайваннан кешегә күчә торган авыруларның уятучысын йоктыру, авыру хайван белән туры элемтә аша, ерткычлар һәм кимерүчеләр тешләве аша, зур хайваннарның түшкәләрен эшкәрткәндә, мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда була. Шулай ук туры булмаган элемтә – авыру хайван пычраткан җир, су аша.
Шуның белән бәйле рәвештә Идарә бөтен аучыларга да, кешеләр һәм аучылык хайваннары өчен уртак авырулардан кешеләрне киртәләү өчен, бөтен кирәкле чараларны күрү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Гомуми планда бу чаралар түбәндәге таләпләрне саклауны күздә тоталар:
- тотылган трофейларны эшкәртүне һәм калдыкларын күмүне, аның өчен җиһазланган махсус урыннарда гына булдырырга;
- хайваннарның калдыкларын алдан эшкәртмичә этләргә ашатмаска;
- кыргый хайваннарның һәм кошланың итен тикшерүсез һәм ветеринария белгечләренең рөхсәтеннән башка, ә кабаннарның, бурсыкларның, байбакларның итен өстәмә трихинеллезга тикшермичә ашамаска; киекләрнең итен бик әйбәтләп пешерергә һәм аеруча кыздырырга кирәк;
- мехлы хайваннарның тиреләрен салдырганда шәхси гигиена кагыйдәләрен таторга кирәк; аеруча кимерүчеләрнең тиреләрен салдырганда кулларны киселүдән сакларга кирәк; кулның теләсә кайсы киселгән урынын тиз арада чистартырга киәк;
- аулаган вакытта, торган сулыклардан һәм күлдәвекләрдән су эчәргә ярамый; аны кайнатканнан соң яки химия препаратлары белән йогышсызландырганнан соң гына кулланырга ярый.Хөрмәтле коллегалар, республика халкы! Барлык коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән сезне 30 август – Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!
Хәзерге Татарстан – ул көчле сәнәгый һәм яңа кодрәтле хәрәкәтчән үсешле икътисат, сирәк очрый торган милли күпьяклылык, сәләтле һәм кунакчыл халык.
Моның барысы да республика башлыкларының нәтиҗәле җитәкчелегенә һәм Татарстанның куанычлы җирендә татулыкта һәм тынычлыкта тора торган күп милләтле халыкның эше аркасында ирешелде.
Сезгә иминлек, тынычлык, яхшылык һәм республика игелегенә уңышлы эш телим!
Киекләргә ачылган ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2009 елның 24 июленнән 209-ФЗ номерлы “ Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп,Ау кагыйдәләрен куллану максаты белән киекләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:
урман киекләре- суер,көртлек, боҗыр, ак һәм тундра кыр тавыгы,теләттәвеч;
кыр-сазлык киекләре –урман үрдәге, чуллык, гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге, бибек, тулес, хрустан,улитлар,веретенник,кроншнеп, мородунка, камнешарка, тартар,көтүче, гадәти кугыч;
су киекләре – казлар, казаркалар, үрдәкләр,кашкалак, ушандаклар, камыш тавыклары;
чүл һәм болын киекләре- соры һәм сакаллы кыр тавыгы, бүдәнәләр, садңалар, кыргавыллар, күгәрченнәр һәм урман күгәрченнәре.
Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: өстә күрсәтелгән пискулька, казарка, олы улит, травник,олы кроншнеп, олы веретенник, әберчен, гадәти урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелделәр, шуңа күрә аларны аулау тыела.
Хөрмәтле аучылар, әгәр дә сез киекнең кайсы төргә кергәнен белмәсәгез – атмагыз.
Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
а) аучылык билеты;
б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
д) ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
-федераль дәүләт ау тикшерүен булдыручы, дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзасына, саклау , федераль дәүләт тикшерүе һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бурычы беркетелгән, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте әгъзалары карамагында булган, дәүләт оешмалары һәм табигатьне куллану өлкәсен тикшерү буенча Федераль хезмәтнең территориаль әгъзаларына һәм Россия Федерациясенең кануннары нигезендә вәкаләтле, башка урындагы затлар соравы буенча өстә язылган документларны, ау коралларын һәм табышны күрсәтергә.
- җитештерүче аучылык тикшерүен булдырырга вәкаләтле, җитештерүче аучылык инспекторы( документларын күрсәтсә) соравы буенча ауны булдырырга рөхсәт итә торган документларны, ә шулай ук үзе белән булган әйберләрне ( ау коралларын һәм ау продукциясен) һәм транспорт чараларын күрсәтергә тиеш.
Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;
- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);
- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;
· кешегә зыян ясарга мөмкин үзаткычларны, сагалаучы ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләр,ыргаклар, чокырлар “ башмаклар” һәм башка үзтоткычларны куллану куллану;
· каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
-каурыйлы кошларны тоту өчен төрле ут чараларын куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану ( урман киек кошларын аулауны кертмичә);
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал, җәя һәм арбалет куллану;
- урман күгәрченен, боҗырны, козгынны аулау очракларын кертмичә, пневматик ау коралын куллану;
-үсемлекләрне яндыру.
Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга, патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.
Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.
Ау вакытыннан башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.
Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла.
Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Бүген«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» исемендәге республика хәйрия акциясе чикләрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Ф.С. Батков татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә мәктәп әсбаплары җыелмасы белән букчалар бирде.
Бу акциянең төп максаты - барлык балаларга да бәйрәм бүләк итү,1 сентябрь көнне рәхәтләнеп мәктәпкә барырга мөмкинлек бирү. Бу балалар үз гомерләрендә күп нәрсә күргән кешеләр түгел һәм теләсә кайсы вакыйганы зарыгып көтәләр, ә кайбырсе быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк.
Федор Сергеевич балаларга үз үзләренә ышаныч теләде. Бөтенегез дә булдыклы, сәләтле, акыллы һәм теләгән әйберләрегезгә һичшиксез ирешәчәксез дип әйтте. Аларга бу эштә эш яратучанлык һәм катгыйлык, кыюлык һәм тапкырлык, иҗади сәләтләр булышачак. Мавыктыргыч, кызыклы уку, уңышлы уку елы һәм Хәерле юл теләде!
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Ни өчен республиканың аучылык хуҗалыкларында ауга чикләүләр кертергә туры килде
Ни өчен 2017 елга кадәр суерга, боҗырга,соры көртлеккә һәм ак куянга, ә шулай ук 2015-2016 еллардагы ау чорында республиканың аерым аучылык хуҗалыкларында соры куянга ауны яптылар дип сорыйлар кайбер аучылар.
Бу чикләүләрне билгели торган документның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән әзерләнде. Бу карарны кабул иткәнче, Идарә аучылар белән уздырылган киңәшмәләрдә, Татарстан Республикасы территоряисендә куянның һәм башка аучылык хайваннарының саны турында, ә шулай ук хайваннарның тотрыклы яшәеше һәм тотрыклы кулланылышы буенча чаралар кабул итәргә кирәклеге турында фикер алышты. Аучылар үзләре куянның саны кимү турында һәм бу мәсьәләне чишү буенча чаралар күрергә кирәклеге турында сорау куйдылар.
Хәзерге вакытта аучылык байлыкларын куллануны көйләү Россиянең табигать министрлыгының “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормативларын һәм аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларының сан нормативларын раслау турында” 2010 елның 30 апреленнән 138 номерлы боерыгына нигезләнә. Бу боерык белән куяннар һәм каурыйлы киекләр өчен табу нормативлары билгеләнмәгән, шуңа күрә бу төрләрне рациональ куллану максаты белән Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән аучылык байлыкларын тотарга рөхсәт ителгән нормалар һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормалары расланды. Ләкин бу документ тулы дәрәҗәдә хайваннар санының тергезүен тәртипкә салырга бирми.
Элек, һәрбер ау чоры алдыннан, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән, теге яяки бу төргә ау ачылмаган, аучылык биләмәләре исемлеге күрсәтелгән карар әзерләнә иде. Шул ук вакытта Идарә санны исәпләү нәтиҗәләре белән кулланып эш итте. Соры куянга ау 1 мең гектарга 4 баш куян, ә ак куянка - 10 баш булган шартта гына ачыла иде.
Соңгы 4 ел эчендә Идарә, аучыларны ауда чикләмәс өчен, ауны чикләү турында тәкъдимнәр белән чыкмады һәм тояклы хайваннардан кала, ау барлык төрләргә дә бөтен республика буенча ачыла иде.
Ләкин мондыый мөнәсәбәт аучылык хайваннарын саклауны һәм куллануын тәртипкә салуны тәэмин итми. Шуңа күрә 2015 елда, Идарә белән чикләү кертә торган документ проектын әзерләү турында карар кабул ителде. Сәбәп булып аучылык байлыкларының хәзерге торышы килде.
Аста китерелгән таблицада 2008 елдан алып хайваннарның саны күрсәтелгән
|
Аучылык байлыкларының төре |
Хисаплау елы |
|||||||
|
|
2008 |
2009 |
2010 |
2011 |
2012 |
2013 |
2014 |
2015 |
|
Ак куян |
12,5 |
10,8 |
9,9 |
8,8 |
9,1 |
10,17 |
9,21 |
6,807 |
|
Соры куян |
25,5 |
26,9 |
29,7 |
27,2 |
26,3 |
24,42 |
21,76 |
18,032 |
|
Суер |
2,9 |
2,5 |
2,3 |
1,9 |
1,35 |
2,88 |
1,58 |
0,818 |
|
Боҗыр |
4,8 |
4,2 |
4,4 |
3,9 |
4,0 |
6,42 |
5,67 |
2,448 |
|
Соры көртлек |
132,4 |
136,4 |
237,2 |
158,7 |
88,32 |
62,85 |
61,83 |
34,035 |
Хисаплау нәтиҗәләре өстә күрсәтелгән төрләрне саклап калу буенча тиз арада чаралар кабул итәргә кирәклеген күрсәтә. Каршы очракта якын арада саны кискен булырга мөмкин һәм бернинди ау турында да хыялланып булмас.
2015 елда соры куянга ауны, баш саны 1 мең гектарга биштән ким булган аучылык биләмәләрендә генә яптылар.
Аучылар кабул ителгән карарны дөрес аңларга тиеш, һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы ул бит кәсеп түгел. Бигрәк тә, куянның төп дошманы - төлкегә ау ачык, һәм ул хайванны аулап, аучы куяннарның үрчүенә булыша.
Хәзер аучылыкны кулланучылар алдында республика территориясендә куяннарның, боҗырларның, суерларның, соры көртлекләрнең санын тергезү буенча төп мәсьәлә тора, һәм аучылар катнашуыннан башка без монда булдыра алмыйбыз.
Аучылык биләмәләрендә санга биотехника, саклау, көйләү уздырырга кирәклеген Һәрбер аучы аңларга тиеш. Шуңа күрә Идарә барлык аучыларны да биотехник һәм саклау чараларында катнашырга, ә браконьерлыкның барлык очраклары турында да Идарәнең райондагы белгечләренә белдерергә өнди.
Хәзерге вакытта Идарә Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына куяннарны,көртлекләрне, суерларны тоту нормативларын урнаштыру турында, ә шулай ук куяннарга ау чорын көйләү турында мөрәҗәгать әзерли.
Тагын бер тапкыр аучыларны килеп чыккан шартларда аңлауга һәм ярдәм күрсәтүгә өндибез.
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү узды.
Җирәбә салу Комиссия белән аучылар һәм ТНВ телеканалы катнашуында уздырылды. Җирәбә салуның нәтиҗәләрен игълан итәбез.
Пошиларны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар
|
Әгерҗе:
Әлмәт:
Лениногорск:
Спасс: |
Латышев М.В. олы Ризаев Д.Н. олы
Китов А.В. олы Хабибуллин И.Х. олы Гатауллин И.Ю. олы
Лукашин М.В. олы Атамалов А.Н. олы Хабибуллин Р.Р. олы Ямаев М.М. олы
Абуладзе Георги Г. олы |
|
Кабаннарны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар
|
Әгерҗе:
Әлки:
Мамадыш
Норлат:
Спасс:
Тәтеш:
|
Никонов С.Н. олы Данилов Д.Н. олы Тукмачев Ф.А. олы Гаврилов С.Г. олы Китов А.В. 1 яшькә кадәр Соколов А.В. 1 яшькә кадәр Ямалтдинов Р.Р. 1 яшькә кадәр Хафизов А.Р. 1 яшькә кадәр Кулагин О.Б. 1 яшькә кадәр Кузьмин Д.С. 1 яшькә кадәр
Сергеев В.Е. олы Кравец В.И. 1 яшькә кадәр
Маннапов М.К. олы Самигуллин Р.Р. олы Казаков В.М. олы Квашук В.В. олы Ситдиков Р.Ш. 1 яшькә кадәр Ефимов А.В. 1 яшькә кадәр Самойлов Р.В. 1 яшькә кадәр Неумоин Ю.Г. 1 яшькә кадәр Михайлов В.П. 1 яшькә кадәр Язынин А.П. 1 яшькә кадәр
Заброда Л.А. олы Ахметшин И.И. олы Шакиров Д.И. олы Гараев А.Л. 1 яшькә кадәр Ермошкин А.В. 1 яшькә кадәр Коновалов Е.Н. 1 яшькә кадәр Толпенин Д.Л. 1 яшькә кадәр
Шамаев В.А. олы
Галлямов Э.Ф. олы Тетеря Б.Г. олы Захаров М.А. 1 яшькә кадәр Мотыгуллин А.А. 1 яшькә кадәр Кузнецов Е.И. 1 яшькә кадәр |
|
Рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар үзләренең хокукын кире каксалар, пошиларны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешергә мөмкин аучылар ( тәртип буенча)
|
Әгерҗе:
Әлмәт:
Лениногорск:
Спасс: |
1. Нуров С.Х. 2. Хафизов А.Р. 3. Богородских А.В.
1. Шамсутдинов Р.В. 2. Игонин Е.В. 3. Гумеров А.Г.
1. Герасимов Р.А. 2. Медведев Н.А. 3. Кондратьев М.В.
1. Павлов В.Н. 2. Гордеев А.Ю. 3. Газизуллин Р.М. |
Рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар үзләренең хокукын кире каксалар, кабаннарны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешергә мөмкин аучылар ( тәртип буенча)
|
Әгерҗе:
Әлки:
Мамадыш
Норлат:
Спасс:
Тәтеш: |
1. Зайцев А.Е. 2. Афанасьев Ю.Д. 3. Ризаев Д.Н.
1. Белавин С.Н. 2. Зайцев С.С. 3. Грунин О.Н.
1. Сибгатуллин А.Р. 2. Беспалов Д.Г. 3. Бабаниязов Р.Н.
1. Хабибуллина Л.И. 2. Екамасов А.А. 3. Мухаметшин А.Ш.
1. Сапарин М.В. 2. Коптелов С.А. 3. Валеев Ф.А.
1. Лазарь С.И. 3. Сазыкин Алексей В. |