Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә кич белән республиканың Алабуга районында, Мәскәү – Уфа машина юлының 1035 нче километрында 14 модель “Лада” машинасы пошины бәреп екты. Җиңел машина йөртүчесе, Мәскәү юнәлешендә барган вакытта, “Кыргый хайваннар” билгесе чигендә һәвефсез тизлекне сайламаган һәм пошины таптаган.машина эчендә булган ир кешеләр төрле имгәнүләр белән хастаханәгә салындылар, поши шунда ук һәлак булды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне урман юлга якын булган урыннарда, эңгер-меңгер һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклыкларны тоту кайгылы нәтиҗәләргә китермәскә булышачак.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Балык Бистәсе районында, РФ ҖК 256 маддәнең ( Үзйөрешле йөзү транспорт чарасын кулланып, уылдык чәчү урыннарында, алдан килешү буенча затлар төркеме белән, биологик су байлыкларын ( балык) хокуксыз тоту( аулау)) 3 бүлеге белән каралган җинаять эшләүдә гаепле булып танылган ике браконьерга хөкем чыгарылды.
20015 елның 5 майында, кич белән, җинаятьтә катнашучылар Балык Бистәсе районының территориясендә урнашкан Кама елгасының култыгында, көймә кулланып, уылдык чәчү вакытында балыкны тотарга ярамаганны белә торып ятьмә куйдылар. Икенче көнне җинаятьчеләр 94 балык тотып алдылар. Шуның нәтиҗәсендә РФ биологик су байлыкларына 4,6 мең сумлык зыян китерелде.
Гражданнар үзләренең гаебен тулысынча таныдылар.Аны исәпкә алып,хөкем һәрберсенә,100 мең сум штраф хөкем итте. Хөкем хокуклы көченә кермәде.
2015 елның 1нче ярты еллыгына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән уздырылган тикшерү чаралары барышында 399 хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча беркетмәләр төзелде һәм гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарттыру турында карарлар чыгарылды.
Шул ук вакыт эчендә табигать саклау кануннары буенча 5 җинаять эше ачылды.
Яңа Шешмә районында Идарә хезмәткәрләре белән браконьерлык очрагы ачылды. С. гражданины урманда, транспорт чарасының утын кулланып, караңгы вакытта куяннарны аулады. 21.01.2015елдан Яңа Шешмә хөкеменең карары белән, бозучы, РФ ҖК 258 маддә 1 бүлек б пункты буенча, җинаять эшләүдә гаепле булып танылды. Шуның нәтиҗәсендә җинаятьчегә 15 мең сум штраф салдылар, ВАЗ 21213 «Нива» машинасын һәм аучылык ату коралын тартып алдылар, ә шулай ук 5 куян тотып аучылык байлыкларына китерелгән зыян өчен 7, 5 мең сум түләттеләр.
Яшел Үзәнең Свияжск аучылык хуҗалыгында, караңгы вакытта куяннарны аулаганда ике кеше тоттылар. 05.03.2015 елдан Яшел Үзән шәһәр хөкеменең карары белән бозучылар җинаятьтә гаепле булып танылдылар. Аларның һәрберсенә 50 мең сум штраф салдылар, 3 ел дәвамында аучылык белән шөгылләнү хокукыннан мәхрүм иттеләр, аучылык ату коралын тартып алдылар, ә шулай ук куян тотып аучылык байлыкларына китерелгән зыян өчен 1, 5 мең сум акча түләттеләр
Иҗтимагый инспекторлар әйтүе буенча, Чистай районында Идарә хезмәткәрләре белән, хокуксыз пошины аулаган өчен, Т. гражданины тотылды. 20.01.2015 елдан Үзән шәһәр хөкеменең карары белән, РФ ҖК 2 маддә а рункты буенча, браконьерлыкта гаепле булып танылды. Аңа 1 ел дәвамында төзәтү эшләре һәм эш хокукыннан 10% тотып калу, ә шулай ук аучылык байлыкларына китерелгән зыян өчен 120 мең сум акча түләү билгеләнде.
2015 елның беренче ярты еллыгында аучылык хуҗалыкларында 8 планлаштырылган тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында, беркетелгән аучылык җир-суларында, аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау буенча, кирәкле биотехник чаралар тулы күләмдә яки бөтенләй дә уздырылмаган. Бу очрак буенча административ баваплылыкка 7 вазифаи зат һәм 1 юридик зат тарттырылды һәм гомуми 67,5 мең сумга штрафлар салынды.
2015 елның 25 апеленнән 10 июненнән алып Татарстан Республикасында “ Уылдык чәчү- 2015” исемендәге комплекслы оператив-өлгер чара уздырылды. Чараны уздыру биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга юнәлтелгән иде.
Барлыгы Идарә һәм ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре белән ”Уылдык чәчү” чарасы барышында 225 рейд уздырылды, 21 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, 1738 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды, полиция хезмәткәрләре белән уздырылган бердәм рейдлар нәтиҗәсендә, РФ ҖК 256 маддәсе “Биологик су ресурсларын хокуксыз табу” буенча, 2 җинаять эше ачылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарәдә коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә бүлегендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
2015 елның 10 июленнән № 509 “2016 елның 28 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында” гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары көчкә керде. Аның белән аучылык хуҗалыклары территорияләре буенча аучылык байлыкларын табу нормалары билгеләнде. Алар белән Идарәнең рәсми сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ФДБО “ Татар регионара ветеринария лабораториясе”ндә кабанның ит сынауларын тикшергәндә, Лаеш районының ҖЧҖ “Салават күпере” аучылык хуҗалыгы” ннан килгән кабан ите сынауларында трихинеллез табылды. Сак булыгыз.
Аучылар өчен белешмә.
Игътибар булыгыз трихинеллез !!!
Татарстан Республикасында трихинелез белән авырый торган кабан табылды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүматны белергә кирәк:
Авыруның тасвирламасы:
Трихинеллез – эшләү сәләтлелеген югалту белән яный торган,ә аерым очракларда үлемгә китерә торган кеше һәм имезүче хайваннар гельминотозы. Инвазиягә лихорадка, мускул авыртулары,бит шешү, тире бетчәләве, ә авыр очракларда –миокард, үпкә,үзәк нерв системасына тию характерлы.
Инфекция чыганагы – капсула эчендә триххинеллакортлары булган, зарарсызландырылмаган трихинеллезлы итне ашау. Бу авыруны ияртү өчен 10-15 грамм трихинеллезлы итне ашау җитә.
Инфекция йөртүчеләре– аучылык хайваннары - аю, кыргый кабан, бурсык, байбак.
Кабан , бурсык, байбак тота торган Татарстан Республикасы аучылары тиеш:
Трихинеллоскопия уздыру өчен тоткан хайваннарның ит сынауларын ветеринария лабораториясенә бирергә.
Лабораториядән паразит юклыгы турында белешмә алмыйча бу төр хайваннарның итен ашамаска.
Трихинеллезлы итне үзлегеңнән зарарсызландырмаска.
Авыру хайванның гәүдәсен юк итү өчен лабораториягә бирергә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә.Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 ”Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәк гаризаларны бирү тәртибен, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкасы формаларын раслау турындагы” боерыгы белән тәңгәл килеп, 17.06.2015 елдан аучылык байлыкларын табуга яңа рөхсәтнамә формалары кертелә.
Җәй уртасына якынрак Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәләре, аю балалары ныгыдылар һәм шактый хәрәкәтчән була башладылар. Алар ризык эшләп кырларга баралар, еш кына юл аша чыгалар һәм шунда һәлак булалар.
Шуның белән бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш кырлары аша узганда, аеруча игътибарлы булырга өндибез. Шуның белән сез хайваннарның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.