Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның июнь аенда Идарә белән 132 аучылык билеты бирелде.
Еш кына юлларга зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яралана. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр. Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга. Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин. Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.
2015 елның 26 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Свияжск аучылык хуҗалыгында”, ә атап әйткәндә ДБО “ Хайваннар саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсия оештырды. Анда инде ике ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов ярдәмендә, алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен ярым ирекле шартларда үрчетү программасы тормышка ашырыла. Бу көнне Идарә хезмәткәрләре белән, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларга, мараллар һәм кыр кәҗәләре өчен төзелгән яңа вольер буенча экскурсия оештырылды. Экскурсиянең ахыры уенлы бәйгеләр һәм саф һавада уздырылган көндезге аш белән тәмамланды.
1985 елдан башлап, ел саен 27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләнә. Бәйрәм, Римда 1984 елның июль аенда узган, Балыкчылыкның тәртибе һәм үсеше буенча халыкара конференция карары белән билгеләнде.
Ул көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар уздыралар. Уздырыла торган чаралар тәҗрибәле балыкчыларны да, яңа башлаучы һәвәскәрләрне дә җыялар. Соңгы елларда балык тоту ярышында катнашучылар арасында хатын-кызларны да ешрак күреп була. Һичшиксез, балык тоту – рухи һәм физик көчләрне ныгыту өчен яхшы чара булуын аңлаучы кеше күбәйгәннән күбәя бара.
Россиядә Балыкчы көне июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләнә.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүген, 25 июнь көнендә Идел елгасында ( Аракчино бистәсе янында) «ProAnglersLeague» исемле көймәдән спиннинг белән балык тоту турнирының беренче этабы башлана. Ул турнир 2015 елның 2 июленә кадәр дәвам итәчәк.
«ProAnglersLeague» турниры 2012 елда барлыкка килде һәм бүгенге көндә Европада көймәдән спиннинг белән балык тоту буенча иң зур профессиональ турнир булып санала. Турнир “тоттың-җибәр” принцибы буенча алып барыла, ягъни бар тоткан балык та суга тере килеш җибәрелә. Шуның белән турнир актив яшәү рәвешен һәм илнең биологик байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалый.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
19.06.2015 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең питомнигында Казан ( Идел буе) федераль университет студентлары белән Идарә хезмәткәрләре бергә өмә уздырдылар.
Бердәм эш барышында алтай мараллары һәм кыр кәҗәләре өчен төрле азык әзерләнде. Ул хайваннарның тормышында хәзер бик үзенчәлекле чор – бәтиләү вакыты. Шуңа күрә аларга, күбрәк бәтиләр алып кайтырга булыша торган, балансланган ашату кирәк.
Идарә үзенең булышчыларына рәхмәт белдерә һәм андый нәтиҗәле сәфәрләр регуляр рәвештә үтәчәк дип ышанып кала.