ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар!

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба –Идарә) хәбәр итә: 04.08.2015елдан  № 104-од  Идарә белән 2015-2016 еллар чорында аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу турында боерык расланды.

Боерык белән аучылык байлыкларының санын тәртипкә салуның түбәндәге параметрлары билгеләнде:

аучылык байлыкларының төре– төлке, чүл төлкесе, бүре;

 аучылык байлыкларының яше, җенесе: барлык яше җиткән төркемнәр;

аучылык байлыкларының саны: чикләнмәгән;

аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу чараларының уздырылу вакыты:  боерыкка имза куйган вакыттан 2016 елның 15 августына кадәр;

тәртипкә салу ысулы:  16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый балыклар министрлыгының боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп;

рөхсәт ителгән ау кораллары : 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый балыклар министрлыгының боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп;

территория: Татарстан Республикасының аучылык җир-сулары, дәүләт табигый аучылык тыюлыклары.

Барлык аучыларга да  Идарәдә  аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу чараларын уздырыр өчен рөхсәтнамә бланклары алырга кирәк.


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар!

 Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба –Идарә) хәбәр итә: 2015 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча узачак, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлүдә катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  2015 елның 12 август көненә сәгать 17.00 кадәр бирергә була.

Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен,  Идарәгә  түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп гариза бирәләр:

1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;

2) аның территориясендә  аулар өчен,аучы  аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;

3) аучылык байлыгының төре.

Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык  төрләренә карата уздырылачак:

Кабан: Әгерҗе районы – 2 баш

             Алексеевск районы – 10 баш

            Әлки районы – 2 баш

            Мамадыш районы – 10 баш

            Норлат районы – 7 баш

            Спасс районы – 1 баш

            Тәтеш районы – 5 баш

 

Поши:  Әгерҗе районы – 2 баш

            Әлмәт районы – 3 баш

            Лениногорск районы – 4 баш

            Спасс районы – 1 баш

 

2015 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында  http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.

 

 

 


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

 


31
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.

 


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 август көненнән каурыйлы киекләргә ау чоры ачыла. Шуның белән бәйле рәвештә 03.08.2015елда Идарә бинасында ( Казан, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт) Һәркем керерлек аучылык җир-суларга рөхсәтнамәләр бирү башланачак.

Бирелә торган рөхсәтнамәләр саны, 24.12.2009 елдан № 119 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән расланган, аучылык җир-суларының үткәрү саләтлелеге нормалары белән регламентлаштырыла.

Рөхсәтнамәләрне бирү вакыты: 10.00-17.00 ( дүшәмбе-пәнҗешәмбе),10.00- 16.00 (җомга),

тәнәфес:  13.00-14.00.

Идарә, рөхсәтнамәләр бирү Тәртибенең  19 пункты белән, аучылык билетын күрсәтеп ,рөхсәтнамәне гариза бирүче шәхси, яки  шәхесен раслый торган документ һәм  ышанычнамә күрсәтеп,аның вәкаләтле вәкиле ала алуын билгеләнүенә барлык аучыларның да игътибарын юнәлтә.


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  2015 елның 12 август көненә сәгать 17.00 кадәр бирергә була.

Барлык аучылар да,15.01.2009 елдан  № 5-ЗРТ  Татарстан Республикасының Экологик кодексы һәм  ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү комиссиясенең эш тәртибе турында Кагыйдәнамә белән урнаштырылган таләпләргә ( алга таба – Кагыйдәнамә)  туры килеп, җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирә алалар.

Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучылар Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Гаризада Кагыйдәнамәнең 4.3.  пункты белән билгеләнгән мәгълүматларны күрсәтәләр:

1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;

2) аның территориясендә  аулар өчен,аучы  аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;

3) аучылык байлыгының төре.

Игътибар итегез, Кагыйдәнамә белән билгеләнгән, гаризаларны кабул итмәү нигезләре:

1) Кагыйдәнамәнең 4.3. пунктында каралган мәгълүматлар күрсәтелмәгән;

2) гариза бирүче бер үк аучылык байлыгы төренә 1дән артык гариза биргән очракта;

3) гариза бирүче, үзенең гаризасында , 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәткән очракта.

Җирәбә салганда  аучылык байлыклары киләсе тәртиптә уйнатылачак:

1)                куышу вакытында ата хайваннар;

2)                олы хайваннар;

3)                1 яшькә кадәрге хайваннар.

 

Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык  төрләренә карата уздырылачак:

Кабан: Әгерҗе районы – 2 баш

             Алексеевск районы – 10 баш

            Әлки районы – 2 баш

            Мамадыш районы – 10 баш

            Норлат районы – 7 баш

            Спасс районы – 1 баш

            Тәтеш районы – 5 баш

 

Поши:  Әгерҗе районы – 2 баш

            Әлмәт районы – 3 баш

            Лениногорск районы – 4 баш

            Спасс районы – 1 баш

 

2015 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында  http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.


24
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан N 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2015 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә танышырга була.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр  ярдәмендә каурыйлы киекләрне аулау түбәндә күрсәтелгән вакытта алып барыла.

Сазлык – болын киекләре – 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәр;

Урман, болын һәм далаы киекләренә - 5 августтан 31 декабрьгә кадәр.

Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында,  аучылык байлыкларын  табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр) мөрәҗәгать итә аласыз.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 17 июленнән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 боерыгы белән

 аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе;

андый рөхсәтнамәләрне бирү өчен сорау кәгазьләрен һәм гаризаларны бирү тәртибе;

тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны табуга рөхсәтнамә бланкларының формалары расландылар.

Шуның белән бәйле рәвештә Идарә барлык аучыларны да  өстә күрсәтелгән боерык белән танышуларын сорый.

Аучылык билетын күрсәтеп ,рөхсәтнамәне гариза бирүче шәхси, яки  шәхесен раслый торган документ һәм  ышанычнамә күрсәтеп,аның вәкаләтле вәкиле алуын  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибенең 19 пункты белән билгеләнүенә сезнең игътибарыгызны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International