Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, Татарстан Республикасының су объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына килешүнамә төзү бәйгесенең икенче этабы узды. Анда бәйгегә бирелгән гаризалар каралды.
Гаризаларны карау нәтиҗәсендә, киләсе этапка кертелгән, гариза бирүчеләр билгеләнде.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белдерү ясый: 2015 елның 30 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә Бөтен Россия буенча тәлләтәвечне иртәнге очу вакытында хисаплау уздырылачак.
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында уздырыла торган Спартакиада чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме, Казан шәһәренең Үзәк стадиондагы футбол – җиңел атлетика манеженда узган, җиңел атлетика ярышларында катнашты.
2015 елның 21 маенда биологик су байлыкларын хокуксыз тоту очракларын ачыклау максаты белән, Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиатөркеме һәм Идарә хезмәткәрләре бергә КА-226 вертолетында Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданын очып чыктылар.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: тиздән кош балаларының ояларыннан очып чыгу вакытлары җитәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә бөтен республика халкына мөрәҗәгать итәбез, кош балаларын тапкан очракта, аларны “коткару” буенча чаралар күрмәскә һәм кош балаларын алып китмәскә, чөнки, очып чыккан кошчыкларны ашата торган, ата-аналары янәшәдә очып йөриләр.
Ата-аналарыннан башка аларны беркем дә дөрес карый алмавы турында исегездә тотыгыз.
Ояларыннан очып төшкән кош балаларын өегезгә алып китмәгез!
Хөрмәтле аучылар, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 30 апрелендә узган, җитештерү аучылык инспекторы кандидаты булуга белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде. Мәгълүмат Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе( күзәтүе)” бүлегендә “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә урнаштырылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 май көнендә Идарәдә Татарстан Республикасының су объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына килешүнамә төзү бәйгесен уздыру буенча Комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында бәйгедә катнашу өчен гаризалы конвертларны ачу процедурасы уздырылды. Барлыгы 13 сәнәгый балык тоту бүлемтегенә 66 гариза бирелде. Шулай ук гаризалы конвертларны ачканда, гариза бирүчеләрнең вәкилләре дә булды.
Киләсе этап - гаризаларны карау, 2015 елның 28 маенда Идарә бинасында узачак.Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенә Менделевск һәм Яңа Шешмә районнары буенчча бүлек башлыгы кирәк.
Тулырак мәгълүматны 2117381 телефоныннан белергә була.