ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 13 маенда, Экологик белем бирү көненә туры китереп, “Бердәм экологик дәрес”  исемендәге Республика күләмендәге экологик- белем бирү акциясе чикләрендә, Идарә инспекторлары республиканың белем бирү оешмаларында экологик дәресләр уздыруда катнаштылар.

“Бердәм экологик дәрес”  акциясе  республиканың яшь буыны арасында экологик белемнәрне таратуга,  табигый байлыкларга һәм тирәлеккә карата җаваплы караш тәрбияләүгә,  дөньяга экологик караш тәрбияләүгә,  Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм мәгариф системасын  үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән

12
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында  2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге комплекслы өлгер-профилактик чара уздырылуы турында,Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Чараларны уздыру биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ  куллануга, күл-елга балыгын тотарга рөхсәтнамәләре булган, шәхси эшмәкәрләрнең һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә,ә шулай ук  язгы- җәйге чорда браконьерлык  очракларын тыюга юнәлтелгән.


8
май, 2015 ел
җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы Батков Федор Сергеевич, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.

Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм тыл эшчеләренә тыныч  тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт  белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.

 Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенә Менделевск һәм Яңа Шешмә районнары буенчча  бүлек башлыгы кирәк.

Тулырак мәгълүматны 2117381 телефоныннан  белергә була.


5
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  26.03.2015 елдан  № 494-р боерыгы белән тәңгәл килеп,  2015 елның 1 апреленнән алып 2015 елның 1 июненә кадәр республикада “Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигать саклау акциясе  уздырыла.

Идарә инспекторлары штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән бергә урманарны чүп-чардан һәм пычрактан чистарталар.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: иртәгә Идарә бинасында, Казан шәһәре,    К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, сәгать 10.00 җитештерү  аучылык инспекторы кандидаты булуга белемнәрне тикшерү узачак.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

2013-2014 елларда Татарстанның М-7 юлында кыргый хайваннар катнашында 13 юл-транспорт вакыйгасы булды.

Прокуратура Һәм Идарә белән бергә үткәрелгән анализ ярдәмендә 2013-2014 елларда М-7 юлында кыргый хайваннар катнашында 13 юл-транспорт вакыйгасы булды. 2014 елда мондый юл-транспорт вакыйгалары ике тапкырга артты. Шулай, 2014 елның 6 октябрендә Hyundai Solaris автомобиле 9 кыргый кабан дуңгызларын таптады.

Шушы вакыйгалардан соң, табигать саклау прокуратурасы М-7 юлында кыргый хайваннар турында  кисәтүче юл билгеләрен урнаштыруны таләп итте. Шулай ук, хайваннарның юл аркылы чыгуын тәэмин итү өчен проектлар карала.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
20.03.2015 елдан № 451-р Татарстан Республикасының Министырлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп, 2015 елның 25 апрелендә республикада “Урман утырту көне” исемендәге табигать саклау акциясе узды. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объекларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре ГКУ “Шәхәр буе урманчылыгы”ның Биектау урманчылыгында, Кадышево бистәсе янында, агачлар утырттылар.

24
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 23.04.2015 елдан №УП-412 Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән Татарстан Республикасының ау сыйфатларына үзгәрешләр кертелде. үзгәрешләр аучылык байлыкларын саклау зоналарында ауга чикләнүләр кертүгә кагылалар. Боерыкның тексты белән Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерү ” бүлегендә “Норматив хокукый актлар”  битендә танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International