ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә  дәүләт инспекторы белән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә канун бозу өчен вакытында штраф түләмәгән О. гражданинына карата  административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе 1 бүлеге белән туры килеп, административ штрафны вакытында түләмәү, үз артыннан административ штрафның суммасын ике тапкыр арттырып түләүне, ләкин мең сумнан да ким түгел, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтүне тарта.

Өстә язылганнарны истә тотып, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә канун бозучыларга, канун белән каралган штрафларны  60 көн эчендә түләргә катгый киңәш бирәбез.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2015 елның 2 июнь көнендә “Татарстан Республикасының су  объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына  килешүнамә төзү бәйгесендә катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрнең гаризаларын бәяләү һәм чагыштыру” темасы буенча  Татарстан Республикасының су  объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына  килешүнамә төзү бәйгесен уздыру буенча Комиссия утырышы узды.

Утырышта гаризалар  2 лот буенча каралдылар: Спасс районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге һәм Алексеевск районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге.

Бәйгедә катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрнең гаризаларын бәяләү һәм чагыштыру нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче булып танылды:

Спасс районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге- шәхси эшмәкәр Подгорнов А.А.

Алексеевск районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге-ЯАҖ ”Лаеш балык заводы”.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Дөньядагы аучылык хуҗалыгына 40% кадәр табышны,ирексездә үстерелгән һәм аннары аучылык җир-суларына чыгарылган, кыргый хайваннарны тоту бирә. Табыштан башка бу экологик яктан да нәзакәтле ау алымы. Ул  аз  мәйданлы җирне һәм кертелгән хайваннарны кулланырга мөмкинлек бирә.

Идарә һәм ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белән 4 төп юнәлеш буенча: алтай маралын, себер кыр кәҗәсен,  ау кыргавылын,  йорт куянын  үрчетү системасы эшкәртелде һәм тормышка ашырыла. Барлык төрләрнең дә үрчүенә ирештеләр. Бер ел эчендә маралның баш саны  85кә кадәр , куянның 200гә  кадәр( аучылык җир-суларында), кыргавылның  ату астына 500 гә кадәр җитте. Даими нигездә кыргавылны  аулау үзләштерелә һәм инде алып та барыла..

2015 елда инде 2 марал баласы туды. Бу 2014 ел белән чагыштырганда әзрәк иртәрәк.  Бу  ана боланнарның Татарстан Республикасы шартларына  тулырак  җайлашулары турында әйтеп тора.  Болан балаларының  саны 20 кадәр  һәм артыгракка да үсәчәк дип ышанабыз.

Яшел Үзән районында урнашкан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” питомнигына барырга ( экскурсияләр уздырыла) һәм боланнарны, маралларны, кыр кәҗәләрен, куяннарны карарга мөмкин булуы турында исегезгә төшереп китәбез. Рәхим итегез.


29
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында  2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге комплекслы өлгер-профилактик чара уздырылуы турында,Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Чараларны уздыру биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ  куллануга, күл-елга балыгын тотарга рөхсәтнамәләре булган, шәхси эшмәкәрләрнең һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә,ә шулай ук  язгы- җәйге чорда браконьерлык  очракларын тыюга юнәлтелгән.

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, Татарстан Республикасының су  объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына  килешүнамә төзү бәйгесенең икенче этабы узды. Анда бәйгегә бирелгән гаризалар каралды.

Гаризаларны карау нәтиҗәсендә, киләсе этапка кертелгән, гариза бирүчеләр билгеләнде.


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белдерү ясый:  2015 елның 30 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә Бөтен Россия буенча тәлләтәвечне иртәнге очу вакытында хисаплау уздырылачак.

Теләге булган барлык кешеләргә хисаплауда катнашырга тәкъдим итәбез. Хисаплауны уздыруның методикасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы”  өстәмә битендә  урнаштырылган.

Хисаплау мәгълүматларын  хисаплау карточкасында  күрсәтелгән адрес буенча  яки безнең Идарә адресына җибәрәсе.

Хисаплауда катнашкан бөтен кешегә, алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында уздырыла торган Спартакиада чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме, Казан шәһәренең  Үзәк стадиондагы футбол – җиңел атлетика манеженда узган, җиңел атлетика ярышларында катнашты.


22
май, 2015 ел
җомга

2015 елның 21 маенда  биологик су байлыкларын хокуксыз тоту очракларын ачыклау максаты белән, Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиатөркеме һәм Идарә хезмәткәрләре бергә  КА-226 вертолетында Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданын очып чыктылар.


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International