25 апрельдан 10 июньга кадәр Татарстан Республикасында комплекслы “Уылдык чәчү - 2015” өлгер – профилактик чара уздырылачагы турында Татарстан Республикасың хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идәрәсе хәбәр итә. Чараларны уздыру биологик су ресурсларын саклау һәм рациональ куллануга, күл-елга балыкларын тотарга хокук бирә торган лицензияле юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын тыюга юнәлтелгән.
Язгы ау чоры дәвам итә. Аучылык байлыкларына сак караш һәм ау кагыйдәләрен саклау – безнең киләчәк токымыбыз өчен аучылык фаунасын саклау иминлеге булуы турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә.
Язгы ау чорында билгеләнгән тәртипне саклавыгызны, ә шулай ук югары оча торган каз төркемнәренә мәгънәсез атмавыгызны сорыйбыз. Аның белән сез казларны тота алмаячаксыз, һәм шулай ук республика территориясендә күчмә кошларга ял итәргә һәм үзләренә азык табарга да мөмкинлек бирмәячәксез.
Шулай ук аучылык җир-суларында учаклар якканда янгынга каршы кагыйдәләрне саклагыз.
Хөрмәтле аучылар, кичә, 2015 елның 20 апрелендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен документларны кабул итүнең тәмамлануы турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә. Белемнәрне тикшерү 30.04.2015 елда Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресы буенча үтәчәк. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, апрельнең 3нче шимбәсеннән ( 2015 елның 18 апреленнән) Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, язгы ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. Язгы ау объектлары:казлар (сорыдан башка),ата үрдәкләр,тәлләтәвеч, көртлек, суер.
Ау кагыйдәләренә, язгы ау чорында соры казларны аулау бүлегенә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, аларны башка төр казлардан аеру билгеләренә аерым игътибар итәргә киңәш бирәбез. Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: пискулька ( иң кечкенә соры каз) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аны аулау тыела.
Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;
Ау, аучылык байлыкларын тотуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, тоту нормалары эчендә булдырыла. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнде:
каз – 2 баш;
ата үрдәк – 3 баш;
тәлләтәвеч – 3 баш.
Хəвефсезлекне булдыру максаты белән, аулаганда түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;
- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда).
- информацион билгеләргә, шул санда юл билгеләренә, юл йөрү билгеләренә, чик билгеләренә, реклама стендларына,ә шулай ук махсус информацион билгеләргә һәм аларның терәкләренә,торак һәм кеше тормый торган биналарга атмаска;
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;
- язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;
- кешегә зарар китерә ала торган, саплы җәяләрне, сакка куйган ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләрне,ыргакларны, ау базларын һәм башка үзтоткычлар куллану ;
-элмәкләр куллану;
- төрле үзтоткычлар куллану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- төрле ут чараларын куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу машиналарын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Аулау түбәндәге очракларда тыела:
-язгы уеннар чорында тәләттәвечкә;
- язгы уеннар вакытында суерны кертмичә, мөнəсəбəтле язгы ау чорында;
- язгы ау вакытында үрдәкләрнең, суерларның, көртлекләрнең ана кошларына;
- язгы ау вакытында боҗырларга, камыш тавыгына, кашкабашка, соры казларга;
Язгы ау вакытында казларны аулау түбәндәге очракларда тыела:
- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, һәм алардагы утрауларда;
- Идел, Кама, Ак елга, Вятка елгаларының һәм алардан оештырылган сусаклагычларының су кырыеннан 200 метрдан ким аралыкта.
Российской Федерациясенең яки аның субъектының Кызыл китабына кертелгән ау кошларын һәм хайваннарын тоту тыела.
Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда
- хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр);
- үсемлекләрне яндыру тыела.
Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Татарстан Республикасының Норлат районы хөкеме карары нигезендә, корал белән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларда ауларга рөхсәт ителмәгән вакытта кергән өчен, гражданин А. КоАП РФ 8.37 маддәнең 1 бүлеге буенча гаепле дип танылды һәм аңа 1 ел эчендә аулау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җаза бирелде.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: киләчәк язгы ау чорына ау кагыйдәләре белән язгы уеннар чорында тәләттәвечне аулау, суерны кертмичә, язгы уеннар вакытында якынаю юлы белән аулау, һәм ау кошларын яки этләрен кулланып аулау, (искәрмәне яраланган кошларны эзләп табу һәм алып килү өчен кулланыла торган легавыйлар, спаниельләр, ретриверлар гына тәшкил итә) кебек чикләүләр кертелде. Шулай ук ау кагыйдәләре белән башка чикләүләр дә кертелде.
Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Билгеләнгән ау тәртибен тотуыгызны сорыйбыз.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында саклау режимы белән тәңгәл килеп,Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрендә аулау тыела:
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Ашит” - Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Озын Алан” - Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары” - Буа муниципаль районы ( Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баик агачлыгы” аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң” - Әгерҗе муниципаль районы ( Кызыл наратлык аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Спасс” – Спасс муниципаль районы ( Куйбышев аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чатыр-Тау” - Азнакай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чиста болын” - Чистай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар);
региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл “Чуртан тавы” - Тәтеш муниципаль районы ( Идел аучылык хуҗалыгы).
Өстә күрсәтелгән аерым саклана торган табигый территорияләрдә урнаштырылган тәртипне саклавыгызны сорыйбыз.