Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр ярдәмендә каурыйлы киек кошларга ау түбәндә күрсәтелгән вакытта булдырыла.
Сазлык – болын киек кошларына – 25 июльдән алып 31 декабрьгә кадәрге чорда;
Урмандагы, болындагы һәм даладагы киек кошларга- 5 августтан алып 31 декабрьгә кадәр.
Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр), ә шулай ук муниципаль районнарда Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз.
2014елның 21 июль көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Батков Ф.С. киңәшмә уздырды. Анда Идарәнең төп эшчәнлеге буенча сорауларны һәр яктан тикшерделәр һәм үткән атнаның эш нәтиҗәләренә йомгаклау ясадылар, шулай ук киләсе атнага башкару өчен йомышлар бирелде.
2014.17.07. Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында дуңгызларда африка чумасын юк итү буенча тактик-махсус укулар узды. Эләктерү учагын юк итү буенча чаралар үткәргәндә, кыргый кабаннарның санын тәртипкә салу буенча төркемгә урнашкан, аучыларны да чакырдылар. Төркемнең максаты тоташ тирә-якны тикшерү һәм кабаннарның санын тәртипкә салу буенча чаралар күрү, ә шулай ук үлгән кыргый кабаннарны табу иде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 17 июленнән № 450 Татарстан Республикасы Президентының Боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 1 августыннан 2015 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын тотуга киләсе лимитлар раслануы турында хәбәр итә.
Поши – 424 баш,
Кыр кәҗәсе – 14 баш,
Селәүсән – 0 баш,
Бурсык - 167 баш.
Боерыкның тулы тексты белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында “ Норматив – хокукый актлар” бүлегендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, хәзерге вакытта Идарә белән, урманнарда аулый торган шәхси затларга, тояклы кыргый хайваннарны табуга рөхсәтнамәләр бүлеп бирү өчен әзерлек алып барылуы турында, хәбәр итә.
Рөхсәтнамәләрне бүлү җирәбә салу юлы белән үткәреләчәк. Җирәбә салуның тәртибе Татарстан Республикасының Экологик кодексы белән билгеләнде.
Үткәреләчәк җирәбә халык өчен ачык булсын өчен, Идарә бөтен аучыларга җирәбә салуның процедурасы буенча булган тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен Rinat.Chispyakov@tatar.ru электрон адреска яки почта аша җибәрергә мөрәҗәгать итә.
Җирәбә салуның үткәрелү вакыты һәм гаризалар бирү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк. Идарә сайтындагы хәбәрләрне игътибар белән карап барыгыз.
Балыкчылар көне июльнең икенче якшәмбесендә 1988 елның 1 ноябреннән СССРның Югары Киңәшмә Президиумы Боерыгы нигезендә билгеләнә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, бу көндә, гомерен романтик һәм катлаулы һөнәр белән бәйләгән бөтен кешене, ә шулай ук балыкчылык – спорт, хобби, рухның аерым хәле, табигать белән бәйләнү чарасы булган бөтен кешене котлый.
2010 елда Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында, элек юридик зат статусы булмыйча, Татарстанның аучылар-балыкчылар җәмгыятенә кергән, Актаныш районының аучылар һәм балыкчылар җирле иҗтимагый оешмасы оештырылды. Бу оешма, Актаныш аучылык хуҗалыгының 193,5 мең гектар җирендә, Татарстанның аучылар-балыкчылар җәмгыяте ул территориядән ирекле баш тарту нәтиҗәсендә, хайваннар дөньясы объектлары белән куллану хокукы алды.
Актаныш аучылык хуҗалыгы урман фондының җирләрен, ә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм су-баткаклык җир - суларын үз эченә ала.