ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 14 мартында Яңа Шешмә муниципаль районы Киңәшмәсенең зур залында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Анда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгы Козлов Вячеслав Михайлович, Яңа Шешмә муниципаль районының иҗтимагый сораулар буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Семеняк Валентина Николаевна, оешмалар җитәкчеләре.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә түбәндәге буш урыннар бар : 1. Хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенә 1 нче категориягә ия булган белгеч; 2. Әлки районының Федераль дәүләт күзәтүе, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бүлегенә район ( районара) бүлек башлыгы. Өстәмә мәгълүмат артыннан телефон буенча мөрəҗəгать итегез. (843) 211 73 81

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 11 мартында Идарә бинасында Идарә хезмәткәрләре һәм район, районара бүлекләренең башлыклары “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль мәгълүматый системасы турында” Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүматый система программасы буенча белем алдылар. Системаны булдыру максаты: исәпләү һәм боерыкларны үтәүгә кабул итү турындагы хəбəрнамəләрнең учетын автоматлаштыру; киләчәк аналитик эштә куллану өчен, элек булган, ә шулай ук яңа кергән мәгълүматны үзәкләштереп саклауны оештыру.

11
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2014 елның 11 мартында Идарә бинасында “Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 1 августыннан алып 2015 елның 31 июленә кадәрге ау чорында аучылык байлыкларының санын( лимитлар һәм квоталар) киметүне нигезләү буенча материалларны әзерләү” темасына иҗтимагый тыңлаулар узды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләреннән башка фикерләшүдә 40 аучы һәм Татарстан республикасының 57 гражданы катнашты

7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе искә төшерә: 2014 елның 11 мартында сәгать 11 Идарә бинасында (Казан, Кәрим Тинчурин урамы 29) тирә-якка йогынты ясауны билгеләү чикләрендә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән,Татарстан Республикасы территориясендә 2014-2015 ау чорында аучылык байлыкларының санын киметү буенча материалларны нигезләү турында иҗтимагый тыңлаулар үткәреләчәк. Әсбаплар белән рәсми сайтта “Экологик тикшерү” бүлегендә танышырга була.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле хатын-кызлар!!! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән котлыйм! Яз һәм мөләемлылык бәйрәме белән. Сезгә саулык-сәламәтлек, шәхси һәм һөнәри башлауларыгызда күңел күтәренкелеге телим. Сезнең гомерегездә язгыча шатлыклы һәм бәхетле көннәр күбрәк булсын. Шушы көндә Сезне елмаюлар, хөрмәт һәм нәфис чәчәкләр исе биләп алсын!

4
март, 2014 ел
сишәмбе
ОАО “ Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге “Аучы. Балыкчы” исемендәге 8 нче махсус күргәзмәдә катнашырга чакыра. Күргәзмә 2014 елның 07 -10 март көннәрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе булышлыгында үтәчәк

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Язның беренче көнендә, Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы нигезендә, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада чикләрендә, чаңгы чабышлары буенча төркем ярышлары узды. хатын-кызлар 1 километр арада ярыштылар, ә ирләр 3 километрда. Ярышларда 25 төркем катнашты. Һәркайсында 2 хатын-кыз, 2 ир кеше. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре ярышларда актив катнаштылар.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргəзмə үзәгендә XIX “Хəвефсезлек һәм элемтә” исемендәге форум уза. Ул, Татарстан Республикасында хəвефсез торуның төрле өлкәләрендә, эшкәртмәләрне һәм җиһазларны кертү буенча өметле эш мәйданчыгы булып тора. Форум эшчәнлеге 1 мартка кадәр дәвам итә, анда 24 ил вәкиле катнаша. Үткәрелә торган чара чикләрендә “Тормышта хәвефсезлекнең заманча мəсьəлəләре: хәзерге һәм киләчәчк” исемендәге III халыкара фәнни-гамәли конференция һәм “Хәвефсезлек”, “Элемтә”, “Хезмәтне саклау һәм анда хәвефсезлек булдыру” исемендәге өч махсус күргәзмә үтәчәк.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 13 февралендә расланган № 275-р “ Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен Спартакиада уздыру турында” Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп 2014 елда татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырылачак. 2014 елның 1 мартында “Маяк” спорт комплексы нигезендә ( Яшел Үзән шәһәре, Рогачев урамы, 34 б йорт) чаңгы узышуы буенча ярышлар оештырылачак. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре бу ярышларда актив катнашырга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International